Гәләтиялеләргә хат 3
3
Канун яки иман
1И акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән? Ә бит сөйләгәннәремне тыңлаганда Гайсәнең хачка кадаклануын сез үз күзләрегез белән күргәндәй булдыгыз. 2Сездән шуны гына белергә телим: Аллаһы Рухын сез Канун таләпләрен үтәгән өчен алдыгызмы, әллә бездән ишеткән Яхшы хәбәргә ышанган өченме? 3Сез шулкадәр акылсызмыни? Яңа тормышыгызны Изге Рух белән башлаган идегез, инде хәзер максатыгызга үз көчегез белән ирешергә уйлыйсызмы? 4Башыгыздан кичергәннәрнең барысы да файдасызга булдымыни? Чынлап та шулаймы? 5Аллаһы сезгә Үз Рухын ни өчен бирә, сезнең арада ни өчен могҗизалар кыла? Канун таләпләрен үтәгәнегез өченме, әллә ишеткән Яхшы хәбәргә инанганыгыз өченме?
6Ибраһимны исегезгә төшерегез. Язмада аның турында «ул Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва булып саналды» диелгән. 7Сез, әлбәттә, аңлыйсыз булыр: иманга таянучылар гына Ибраһимның чын балалары. 8Аллаһының башка халыкларны иман аша аклаячагын Язма алдан белдергән иде. Әнә шуның өчен Аллаһы Ибраһимга «бар халыклар синең аша фатиха алачак» дигән Яхшы хәбәрне җиткерә. 9Шулай итеп, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха ала. 10Ә инде Канун таләпләренә таянып яшәүчеләрнең барысы ләгънәт ияседер. Язмада «Канун китабындагы таләпләрнең бөтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнгән» дип әйтелгән бит. 11Билгеле ки, Канун таләпләрен үтәп Аллаһы алдында һичкем аклана алмый, чөнки «иманы ярдәмендә Аллаһы тарафыннан акланган кеше – яшәячәк». 12Канун исә иман белән берничек тә бәйләнмәгән, чөнки Язмада «Канун таләпләренең һәммәсен үтәүче генә яшәячәк» дип әйтелгән. 13Мәсих, безнең урынга ләгънәт алып, безне Канун ләгънәтеннән йолып калды (бу хакта Язмада «агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән» дип әйтелгән). 14Ибраһимга бирелгән фатиха Гайсә Мәсих аша башка халыкларга да ирешсен һәм вәгъдә ителгән Рухны иманыбыз ярдәмендә без дә ала алсын өчен шулай эшләнде бу.
Канун һәм вәгъдә
15Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең тиешенчә төзелгән васыятен һичкем юкка чыгара яисә аңа нәрсәдер өсти алмаган кебек, 16Ибраһимга һәм аның токымына бирелгән вәгъдәләр белән дә нәкъ шул хәл: Язмада «нәсел варисларыңа» дип түгел, «нәсел варисыңа» дип әйтелгән, димәк, аның токымыннан бер генә кеше – Мәсих күздә тотыла. 17Мин шуны әйтергә телим: борынгы заманда Аллаһы белән Ибраһим арасында төзелгән килешүне дүрт йөз утыз елдан соң барлыкка килгән Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, Ибраһимга Аллаһы тарафыннан бирелгән вәгъдәнең көчен бетерә алмый. 18Аллаһының мирасы Канун таләпләрен үтәгән өчен бирелсә, ул инде вәгъдә белән бәйле булмас иде. Аллаһы исә мирасны Ибраһимга вәгъдә аша бүләк иткән.
19Алайса, Канун ни өчен кирәк булган соң? Кешеләрнең гөнаһлары аркасында Канун өстәмә буларак бирелгән һәм вәгъдә ителгән «нәсел варисы» килгәнче гамәлдә калган. Канун халыкка фәрештәләр аша һәм арадашчы Муса ярдәмендә тапшырылган. 20Килешүчеләр икәү булган очракта арадашчы кирәк, Аллаһы исә ялгызы гына эш итә.
Канунның максаты
21Димәк, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Әлбәттә, юк! Әгәр Канун тормыш бирә алырлык итеп төзелгән булса, кешеләрнең аклануы, дөрестән дә, Канун таләпләрен үтәү аша булыр иде. 22Әмма Язма «бөтен дөнья гөнаһ коллыгында» дип белдерә, шуңа күрә вәгъдә Гайсә Мәсихкә иман аша һәм бары тик иман китерүчеләргә генә бирелә.
23Ә инде шушы иман барлыкка килгәнче һәм безгә ачылганчы, без Канун сагы астында тоткынлыкта кала бирдек. 24Шулай итеп, Мәсих килгәннән соң Аллаһы безне иманыбыз аша акласын өчен, Мәсих килгәнче Канун безнең тәрбиячебез булды. 25Әмма хәзер, иман килгәннән соң, без инде тәрбияче кул астында түгел. 26Гайсә Мәсихкә булган иманыгыз нигезендә сез барыгыз да – Аллаһы балалары. 27Мәсих исеме хакына суга чуму йоласын үтәп, сез барыгыз да, яңа кием кигән кебек, Мәсихкә төрендегез. 28Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки Гайсә Мәсих белән берләшеп сез барыгыз да бербөтенне тәшкил итәсез. 29Әгәр сез Мәсихнеке икән, димәк, сез – Ибраһим токымы һәм Аллаһы вәгъдәсенең мирасчылары буласыз.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025