YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 4

4
Мәсих белән бердәм булу
1Шуңа күрә мин, Хакимебез хакына тоткын буларак, Аллаһыдан алган чакыруга лаеклы итеп яшәвегезне үтенәм. 2Тыйнак, сабыр булыгыз, бер-берегезне яратып, түземлек күрсәтегез. 3Үзара тату яшәп, Рух аша бердәм булуыгызны сакларга тырышыгыз. 4Аллаһы сезне чакырып алганда сезгә бирелгән өмет бер генә булган кебек, Мәсих тәне дә, Рух та бер генә. 5Хакимебез – бер, иман – бер, суга чуму йоласы – бер, 6барыбызның Атасы булган Аллаһы да бер, Ул барысыннан өстен, барысы аша эш итә, һәркемнең күңелендә яши.
7Мәсих, Үзе кирәк санаганча, һәрберебезгә бүләгеннән өлеш чыгарган. 8Шуңа күрә Язмада:
«Югары күтәрелеп,
әсирләр төркемен Үзе белән алып китте
һәм кешеләргә бүләкләр өләште», –
дип әйтелгән.
9«Югары күтәрелеп» дигән сүзләр Мәсихнең әүвәл җирнең иң түбән катламына төшүен белдерә. 10Түбәнгә төшкән Зат, Үзе белән бөтен галәмне тутыру өчен, күкләрнең иң югары катына күтәрелде. 11Берәүләрне Ул – рәсүл, икенчеләрне – пәйгамбәр, өченчеләрне – Яхшы хәбәрне җиткерүче, кемнәрнедер бердәмлек башлыгы#4:11 …башлыгы… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «көтүчесе». һәм өйрәтүче итеп куйды. 12Аллаһының изге халкын хезмәт итүгә әзерләү, Мәсих тәнен, ягъни иман итүчеләр бердәмлеген ныгыту өчен эшләде Ул моны. 13Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булуга ирешкәнче бу шулай дәвам итәр. Нәтиҗәдә без иманда ныгыган һәм Мәсих кебек үк камиллеккә ирешкән кешеләр булырбыз.
14Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар һәм җилләр куып йөрткән көймә сыман, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк. 15Киресенчә, хакыйкать турында мәхәббәт белән белдереп, бар нәрсәдә Мәсихкә охшарга тырышып һәр яклап үсик. Мәсих ул – Баш, 16һәм Аңа бөтен тән буйсына. Тәннең бер-берсе белән тоташып берләшкән әгъзаларының һәммәсе үзенә тиешле эшне башкарганда, бөтен тән үсә һәм мәхәббәт ярдәмендә ныгый.
Мәсихтәге яңа тормыш
17Шуңа күрә Хакимебез исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: мәҗүсиләр кебек буш уйларга бирелеп яшәмәгез, 18чөнки аларның зиһеннәре томаланган. Йөрәкләре – таш, күңел күзләре сукыр булганга, алар Аллаһы биргән тормыштан читләшкәннәр; 19оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм комсызланып һәртөрле бозыклык кылалар. 20Әмма сез Мәсихтән моңа өйрәнмәдегез, 21чөнки сез, Аның турында ишетеп, Аңардан килгән хакыйкатьнең нәрсә икәнен белдегез; 22алдавыч нәфесләр белән азынган элекке табигатегездән, әүвәлге яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. 23Уй-фикерләрегез яңарсын, 24һәм Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа – чын мәгънәсендә тәкъва һәм изге кешегә әйләнегез.
25Барыбыз да бер тәннең әгъзалары булганлыктан, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хак сүз генә сөйләгез. 26Ачуыгыз чыккан булса да, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы, ачуыгыз басылсын. 27Тормышыгызда иблискә урын калмасын. 28Моңарчы урлашкан кеше бүтән урлашмасын, хезмәт куеп көн күрсен – шул чагында мохтаҗлар белән бүлешә алыр. 29Телегездән начар сүз чыкмасын, тыңлаучыларга файдасы булсын өчен, үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр сөйләгез. 30Аллаһының Изге Рухын кайгыга төшермәгез, чөнки йолып алу көне өчен сезгә Аның тарафыннан тамга салынган. 31Ачыну, ярсу, ачулану, кычкыру, яман телләнүдән һәм һәртөрле явызлыктан баш тартыгыз. 32Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in