Рәсүлләр 5
5
Һанани белән Сапфира
1Һанани исемле бер адәм һәм аның хатыны Сапфира бар иде. Шул Һанани милкен сатты да, 2хатыны белән сөйләшеп, акчаның бер өлешен яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде. 3Шунда Петер:
– Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Сатылган җир акчасының бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухны алдарга уйладыңмы? – диде. – 4Сатканчы ул милек синеке булды, сатканнан соң да акчасы синең кулда иде. Ни өчен син алдашырга уйладың? Син бит кешеләрне түгел, Аллаһыны ялганладың.
5Шушы сүзләрне ишетүгә Һанани идәнгә ауды да җан бирде. Бу хәл турында ишеткән кешеләрнең коты очты. 6Һананиның җәсәден егетләр кәфенгә төрделәр дә алып чыгып күмделәр.
7Өч сәгать чамасы үткәннән соң, Һананиның хатыны да килде. Булган хәлне ул әле белми иде. 8Петер аңардан:
– Әйт әле миңа, җирегезне фәлән бәягә саттыгызмы? – дип сорады.
– Әйе, шул бәягә, – дип җавап бирде хатын.
9– Ни өчен сез Раббының Рухын сынарга уйладыгыз? – диде аңа Петер. – Әнә, иреңне күмгән кешеләр кереп килә. Алар сине дә алып чыгачак.
10Хатын шундук аның аягына егылып җан бирде. Егетләр, кереп, хатынның үлгәнлеген күрделәр, аннары, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар.
11Иман итүчеләр бердәмлеген һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын көчле курку биләп алды.
Рәсүлләр күрсәткән могҗизалар
12Рәсүлләр кулы белән халык алдында гаҗәеп күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Иман итүчеләр, бергәләшеп, Сөләйман әйванында очрашып тордылар. 13Халык аларны хөрмәт итте, ләкин читтән аларга килеп кушылырга беркем базмады. 14Шулай да Хаким Гайсәгә иман итүче ир-ат һәм хатын-кызларның саны артканнан-арта барды. 15Петер урамнан үтеп барганда, «һич булмаса күләгәсе төшсә иде» дигән теләк белән авыруларны ятакларга, җәймәләргә салып чыгарып яткыралар иде. 16Шулай ук Иерусалим тирәсендәге шәһәрләрдән бихисап күп кеше хасталарны, җен кагылган адәмнәрне алып килә, һәм чирлеләрнең һәммәсе савыга иде.
Кулга алынган рәсүлләрне фәрештәнең иреккә чыгаруы
17Бервакыт олуг рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукей төркемендәгеләр, көнләшеп, 18рәсүлләрне кулга алдылар да шәһәр зинданына ябып куйдылар. 19Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты һәм:
20– Барыгыз, шушы яңа тормыш турындагы хәбәрне Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип аларны иреккә чыгарды.
21Рәсүлләр, аның сүзен тыңлап, иртә таңнан Аллаһы йортына килделәр һәм халыкка вәгазь сөйли башладылар.
Ә олуг рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының өлкәннәрен чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар да рәсүлләрне алып килер өчен хезмәтчеләрен зинданга җибәрделәр, 22әмма тегеләр, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар һәм:
23– Без килгәндә зиндан ишекләре бикле, ишек төбендә сакчылар да басып тора, әмма зинданда беркем юк иде, – диделәр.
24Олуг рухани, сакчылар башлыгы һәм баш руханилар моны ишетеп, монысы тагын нәрсә инде, дип аптырашта калдылар.
25Шул арада берәү килеп:
– Әнә, карагыз, сез зинданга япкан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип хәбәр итте.
Рәсүлләр Югары киңәшмә алдында
26Сакчылар башлыгы үзенең хезмәткәрләре белән шунда китте, әмма халыкның үзләренә таш ата башлавыннан куркып, рәсүлләрне алып килгәндә көч кулланмады. 27Аларны Югары киңәшмә каршына китереп бастырдылар, һәм олуг рухани:
28– Без сезгә, шул Кеше исеменнән өйрәтмәгез, дип катгый рәвештә боерган идек түгелме? – диде. – Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимгә таратасыз һәм ул Кешенең үлемендә безне гаепләмәкче буласыз.
29Петер һәм башка рәсүлләр исә:
– Кешеләрдән элек без Аллаһыга буйсынырга тиешбез. 30Сез агачка асып үтергән Гайсәне аталарыбызның Алласы үледән терелтте. 31Исраил халкы гөнаһларыннан тәүбә итеп кичерү алсын өчен, Аллаһы Аны, Юлбашчы һәм Коткаручы итеп, уң ягына утыртты. 32Без – бу хәлләрнең шаһиты. Аллаһының сүзен тоткан кешеләргә бирелгән Изге Рух та бу эшләргә шаһит, – дип җавап бирделәр.
33Моны ишеткәч, Югары киңәшмә әгъзалары ярсып китеп рәсүлләрне үтермәкче булдылар. 34Халык хөрмәтен казанган канун укытучысы – Гамәлиил исемле бер фарисей шулчак торып басты да рәсүлләрне күпмедер вакытка бүлмәдән чыгарып торырга боерды. 35Рәсүлләр чыгып киткәч:
– Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гамәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында яхшылабрак уйлагыз. 36Күптән түгел генә үзен бөек бер кеше итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс исемле кеше пәйда булып, аңа дүрт йөзгә якын кеше ияргән иде. Әмма аны үтерүгә, аңа ияргән төркем дә юкка чыкты. 37Шуннан соң, халык санын исәпкә алган көннәрдә, гәлиләяле Яһүдә пәйда булып байтак халыкны үз артыннан ияртте. Әмма ул да һәлак булды, һәм аңа ияргән халык таралды. 38Шуңа күрә миннән сезгә киңәш шул: тимәгез бу кешеләргә, җибәрегез аларны. Әгәр аларның ният-гамәлләре бәндәләрдән булса, үзеннән-үзе таркалыр. 39Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр булып куймагыз, – диде ул.
Өлкәннәр аның сүзенә колак салдылар. 40Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм, кыйнап, Гайсә исеменнән сөйләмәскә боерып иреккә җибәрделәр. 41Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булуларына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр. 42Алар, һәр көнне Аллаһы йортында һәм өйләрдә кешеләрне өйрәтеп, Гайсә Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.
Currently Selected:
Рәсүлләр 5: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: