Рәсүлләр 4
4
Петер белән Яхъя Югары киңәшмә алдында
1Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, Аллаһы йортының сакчылар башлыгы һәм саддукейлар килде. 2Петер белән Яхъяның халыкны өйрәтүе һәм Гайсә мисалында үлеләрнең терелүе хакында әйткән сүзләре аларны нык ачуландырды. 3Шул сәбәпле алар Петер белән Яхъяны кулга алдылар һәм, инде кич җиткәнлектән, иртәнгә кадәр сак астына тапшырдылар. 4Тыңлап торучыларның күбесе рәсүлләр сөйләгән Хәбәргә ышанды, һәм бу кешеләрнең саны биш меңгә җитте.
5Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, халык өлкәннәре һәм Канун белгечләре җыелды. 6Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр. 7Петер белән Яхъяны уртага бастырып:
– Бу савыктыруны сез нинди кодрәт белән, кем исеменнән эшләдегез? – дип сорадылар.
8Шулвакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга:
– Халык башлыклары, халык өлкәннәре! – диде. – 9Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык һәм аның ни рәвешле савыгуы турында бүген бездән җавап таләп ителә икән, 10сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сез хачка кадаклаткан, әмма Аллаһы үледән терелткән насаралы Гайсә исеме ярдәмендә савыккан адәм хәзер сау-сәламәт килеш каршыгызда басып тора. 11Ә Гайсә – «сез, төзүчеләр, кире каккан иң мөһим почмак ташы» ул. 12Башка һичкемнән котылу килмәс. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай бүтән исем юк.
13Укымаган, гап-гади бу ике кешенең – Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп, Югары киңәшмәдә утыручылар бик гаҗәпләнделәр, аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен аңладылар. 14Савыккан кешене дә Петер белән Яхъя янында күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм 15аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.
16– Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз. 17Әмма халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәштеләр.
18Петер белән Яхъяны яңадан чакырып керттеләр, Гайсә исемен телгә алып һичнәрсә сөйләмәскә һәм һичкемне өйрәтмәскә әмер бирделәр. 19Әмма тегеләр:
– Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән? 20Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында без сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап кайтардылар.
21Киңәшмәдәгеләр исә җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, кат-кат янап Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Алар халыктан курка иделәр, чөнки гарип кешенең савыгуын күргән-ишеткән һәркем Аллаһыны данлады. 22Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырыктан узган иде.
Иман итүчеләрнең догасы
23Азат ителгәннән соң, Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм халык өлкәннәре әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр. 24Моны ишеткәч, барысы да бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылдылар:
– Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм шундагы бөтен нәрсәне Бар кылучы! 25Үз колың булган атабыз Давыттан Изге Рух аша Синең шушы сүзләрең килеп иреште:
«Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр,
ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы?
26Җир йөзенең патшалары баш күтәрә,
Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы
тупланадыр бергә илбашлары».
27Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән берләшеп, Изге Хезмәтчең Гайсәгә – Үзең май сөрткән Затка каршы шушы калага җыелдылар, 28Син Үз кодрәтең һәм ихтыярың белән алдан билгеләгән эшне гамәлгә ашырдылар.
29Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм без колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир. 30Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән авыруларны савыктыр, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәт.
31Дога кылганнан соң, алар тупланган урын тетрәнеп куйды, һәм барысы да, Изге Рух белән сугарылып, Аллаһы сүзен зур кыюлык белән сөйли башлады.
Һәрнәрсә уртак
32Иман китергән кешеләрнең барысы да йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәм булды. Берсе дә үз милкен «минеке» дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде. 33Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына рәсүлләр биргән шаһитлык зур көч-кодрәткә ия иде, һәм Аллаһы барчасына Үзенең мәрхәмәтен мул итеп яудырып торды. 34Иман итүчеләр арасында беркем мохтаҗлык кичермәде, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35рәсүлләр карамагына тапшыра торды. Һәркемгә ихтыяҗына карап бирелде. 36Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип исем кушкан, Кипрда туган Йосыф исемле левиле 37җир саткан акчасын шулай рәсүлләргә бирде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 4: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: