Рәсүлләр 22
22
Паулның үзен яклавы
1– Туганнар! Агайлар! Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез, – диде Паул.
2Паулның яһүд телендә дәшүен ишеткәч, халык тынып калды.
3– Мин – яһүди, – диде ул сүзен дәвам итеп. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым һәм монда, Иерусалим шәһәрендә, Гамәлиилнең үзеннән белем алып, ата-бабаларыбыз Канунын җентекләп өйрәндем. Бүген менә шушында җыелган һәрберегез кебек, мин дә Аллаһыга бик нык бирелгән кешемен. 4Гайсә юлыннан баручыларны мин үтергәнче эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. 5Моның шулай икәнен олуг рухани да, өлкәннәр киңәшмәсе дә раслый ала. Мин алардан Дәмәшкътәге дин кардәшләребезгә хат яздырып алдым да, шул юлдан баручыларны кулга алыр һәм җәзага тартыр өчен Иерусалимгә китерергә ниятләнеп, Дәмәшкъкә барырга чыктым.
Паулның Хаким Гайсәгә таба борылуы хакында сөйләве
6Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, көн урталарында, кинәт күктән төшкән көчле яктылык бөтен тирә-ягымны балкытты. 7Мин җиргә егылдым һәм шул мәлдә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишетеп, – 8«Әфәндем, Син кем?» – дип сорадым. «Син эзәрлекли торган насаралы Гайсә Мин», – дип җавап бирде Ул. 9Юлдашларым яктылыкны күргән булсалар да, миңа әйтелгән сүзләрне ишетмәделәр. 10Шуннан мин: «Әфәндем, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшкъкә бар, эшләргә кирәк булган бар нәрсәне сиңа шунда әйтерләр», – диде Ул миңа.
11Көчле яктылыктан сукырайганга, юлдашларым мине Дәмәшкъкә җитәкләп алып килделәр. 12Дәмәшкъ яһүдиләре хөрмәт иткән, Канунга тугрылык саклаган Һанани исемле диндар кеше, 13яныма килеп: «Шаул туган, күзләрең ачылсын!» – дип әйтүгә, күзләрем шундук ачылды, һәм мин аны күрдем. 14«Сине ата-бабаларыбызның Алласы сайлады, – диде Һанани. – Син, Аның ихтыярын белеп һәм Тәкъва затны күреп, Аның сүзен ишетерсең, 15күргән һәм ишеткәннәрең хакында барча кешеләр алдында Аның шаһиты булырсың. 16Шулай булгач, тагын нәрсә көтәргә? Тор да суга чуму йоласын үтә, Аның исеменә мөрәҗәгать итеп, гөнаһларыңны юып төшер».
17Иерусалимгә кайтып, Аллаһы йортында гыйбадәт кылган вакытта миңа илаһи күренеш булды, 18һәм мин Хуҗа-Хакимне күрдем. Ул миңа: «Иерусалимнән тизрәк кит! Ашыга төш! Чөнки монда Минем хакта биргән шаһитлыгыңны кабул итмәячәкләр», – диде. 19«Хакимем! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, Сиңа иман итүчеләрне зинданнарга утыртуым, аларны кыйнавым турында барысы да белә бит. 20Синең хакта шаһитлык биргән Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Аны үтерүне хуплап, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем. 21Шунда Хаким миңа: «Бар, Мин сине еракка, мәҗүсиләр янына җибәрәм», – диде.
Паул – Рим гражданы
22Шушы сүзләрне әйткәнче, халык Паулны тыңлап торды да аннары:
– Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башлады.
23Алар акыра-акыра өс киемнәрен күтәреп болгадылар, югарыга тузан ыргыттылар#22:23 …югарыга тузан ыргыттылар. – Яһүдиләрдә каты ачулануны белдерә торган хәрәкәт.. 24Шуннан гаскәриләр башлыгы, Паулны кирмәнгә алып керергә әмер биреп, халыкның нигә шулай акыруын белер өчен Паулны камчы белән суктырырга һәм сорау алырга боерды. 25Ләкин Паулны каешлар белән бәйләгән вакытта, янәшәдә басып торган йөзбашына ул:
– Рим гражданын шулай хөкемсез-нисез камчыларга рөхсәт ителәмени сезгә? – диде.
26Йөзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барды да:
– Нәрсә эшлисең син? Бу кеше – Рим гражданы икән бит, – диде.
27Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп:
– Әйт әле миңа, син – Рим гражданымы? – диде.
– Әйе, – дип җавап бирде Паул.
28– Мин исә бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип әйтте гаскәриләр башлыгы.
– Ә мин Рим гражданы булып туганмын, – диде Паул.
29Аңардан сорау алырга тиеш булган кешеләр шундук читкәрәк китте, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнен белгәч, аны бәйләгән өчен куркуга төште.
30Икенче көнне яһүдиләрнең Паулны нәрсәдә гаепләвен төгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы аның богауларын салдырды һәм, баш руханиларны, Югары киңәшмә әгъзаларының барысын җыеп алып, Паулны алар каршына кертеп бастырды.
Currently Selected:
Рәсүлләр 22: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025