YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 21

21
Паул Иерусалимдә
1Алар белән саубуллашып юлга чыкканнан соң, без туп-туры Кос утравына юнәлдек, икенче көнне Родос утравына, аннары Патара утравына җиттек. 2Анда Фойникә өлкәсенә баручы кораб табып, аңа утырдык та кузгалып киттек. 3Кипр утравын көньягыннан урап үтеп, Сүрия өлкәсенә таба юлны дәвам иттек. Сурда тукталыш ясадык, чөнки анда корабтан йөк бушатырга тиеш иделәр.
4Әлеге шәһәрдә имандашларыбызны эзләп табып, яннарында җиде көн булдык. Алар, Рух кушканны тыңлап, сиңа Иерусалимгә барырга ярамый, дип Паулны кат-кат кисәттеләр, 5әмма китәр вакыт җиткәч, без юлга чыктык. Барлык имандашлар үзләренең хатыннары һәм балалары белән безне шәһәр читенә кадәр озата барды, ә яр буена килеп җиткәч, бөтенебез бергә тезләнеп дога кылдык. 6Саубуллашканнан соң, без корабка утырдык, ә алар өйләренә кайтып киттеләр.
7Юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәһәренә килеп төштек. Анда имандашлар янына бардык һәм көне буе алар янында булдык. 8Ә икенче көнне Кайсариягә килеп, җиде ярдәмченең#21:8 Бу турыда 6:1-6 ны укыгыз. берсендә – Яхшы хәбәрне таратучы Филип өендә тукталдык. 9Аның кияүгә чыкмаган дүрт кызы булып, аларда пәйгамбәрлек сәләте бар иде.
10Берничә көн узганнан соң, Яһүдиядән Һагәб исемле пәйгамбәр килде. 11Ул, яныбызга кереп, Паулның билбавын алды да үзенең кул-аякларын бәйләде.
– Изге Рух болай дип әйтә: Иерусалимдәге яһүдиләр, бу билбауның иясен менә шулай бәйләп, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, – диде Һагәб.
12Бу сүзләрне ишетеп, без һәм анда булган башка кешеләр Паулның Иерусалимгә бармавын үтенә башладык. 13Әмма Паул:
– Нәрсә эшлисез сез? Ник елап йөрәгемне телгәлисез? Хакимебез Гайсә исеме хакына мин Иерусалимдә тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип җавап бирде.
14Паулны күндерә алмаячагыбызны аңлагач, без:
– Раббы ихтыярынча булсын! – дип тынып калдык.
15Шуннан соң без, юлга әзерләнеп, Иерусалимгә киттек. 16Безнең белән бергә кайсарияле берничә шәкерт тә барды. Алар безне Гайсәнең күптәнге шәкертләреннән булган кипрлы Мынасун йортына алып килделәр.
Паулның Ягъкуб белән очрашуы
17Иерусалимгә килгәч, андагы имандашлар безне ачык йөз белән кабул иттеләр. 18Икенче көнне без Паул белән бергә Ягъкуб янына бардык; анда бердәмлекнең барлык өлкәннәре җыелган иде. 19Аларның хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң, Паул чит халыклар арасында Аллаһы ярдәме белән нинди эшләр башкаруын җентекләп сөйләп бирде. 20Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данлады, аннары аңа:
– Беләсеңме, имандаш, яһүдиләр арасында иманга килгән ничә мең кеше бар инде, – диде. – Алар барысы да Муса канунын яклаучылардан. 21Аларга килеп ирешкән хәбәргә караганда, син, имеш, мәҗүсиләр арасында яшәүче яһүдиләрне «угылларыгызны сөннәткә утыртмагыз, гореф-гадәтләребезне сакламагыз, Муса кануныннан баш тартыгыз» дип өйрәтәсең икән. 22Нәрсә эшләргә инде хәзер? Синең килүең турында алар, әлбәттә, ишетерләр. 23Шуңа күрә киңәшебез шул: бездә нәзер әйткән дүрт кеше бар, 24алар белән бергә пакьләнү йоласын үтә һәм алар чәчләрен кырдыра алсын өчен чыгымнарын үз өстеңә ал. Шул чагында һәммәсе синең хакта ишеткәннәрнең ялган икәнлеген һәм үзеңнең дә Канунга буйсынып яшәвеңне аңлар.
25Ә инде мәҗүсилектән Гайсә Мәсих юлына күчкән кешеләргә килгәндә, без аларга «потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайванның итен ашаудан һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз» дип, үзебезнең карарны әйтеп хат яздык.
26Икенче көнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәде, аннары Аллаһы йортына килде. Анда ул пакьләнү көннәренең кайчан тәмам буласын һәм аларның һәрберсе өчен кайчан корбан китерәчәген белдерде.
Паулның Аллаһы йортында кулга алынуы
27Пакьләнү өчен билгеләнгән җиде көн үтте дигәндә, Асия өлкәсеннән килгән берничә яһүди Паулны Аллаһы йортында күрде. Алар, бөтен халыкны котыртып, Паулны тоттылар да:
28– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Һәр җирдә безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә торган кеше шушыдыр! Өстәвенә ул, грекларны Аллаһы йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырырга тотындылар.
29(Элегрәк алар Паулны эфесле Трофим белән бергә шәһәрдә күргән булганнар, шуңа күрә Паул аның белән бергә гыйбадәтханәгә кергән дип уйлаганнар.)
30Бөтен шәһәрдә шау-шу купты, төрле яктан халык җыела башлады. Паулны Аллаһы йортыннан сөйрәп алып чыктылар да капкаларны бикләп куйдылар. 31Алар аны үтерерлек итеп кыйнаган чакта, римлыларның гаскәр башлыгына Иерусалимдә буталыш башлануы турында хәбәр иттеләр. 32Ул шундук гаскәриләр һәм йөзбашлары белән бергә халык җыелган урынга йөгерде. Гаскәриләрне һәм аларның башлыгын күреп, халык Паулны кыйнаудан туктады. 33Гаскәриләр башлыгы, якынрак килеп, Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән бәйләргә әмер бирде һәм:
– Бу кеше кем? Нәрсә эшләде ул? – дип сорады.
34Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы мондый шау-шуда эшнең асылын аңлый алмады, шунлыктан Паулны кирмәнгә#21:34 Кирмән – ныгытма, кальга. илтергә кушты. 35Паул инде баскычка җиткәндә, төрле яктан халык кысрыклаганга күрә, гаскәриләргә аны күтәреп барырга туры килде. 36Халык төркеме:
– Үлем аңа! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды.
37Кирмән эченә керер алдыннан гаскәриләр башлыгына Паул:
– Сиңа бер сүз әйтергә мөмкинме? – диде.
– Син грекча беләсеңмени? – дип гаҗәпләнде теге. – 38Димәк, элегрәк фетнә күтәреп, дүрт мең юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгелсең?
39– Мин – яһүди, Киликия өлкәсенең танылган Тарс шәһәреннән. Үтенеп сорыйм, халыкка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бир миңа, – диде Паул.
40Гаскәриләр башлыгы рөхсәт биргәннән соң, Паул, баскычта торган килеш, халыкны тынычландырыр өчен кулын күтәрде. Тирән тынлык урнашкач, Паул яһүд телендә сөйли башлады.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in