Рәсүлләр 13
13
Барнаб белән Шаулның хезмәткә сайлануы
1Антиухиядәге иман итүчеләр бердәмлегендә түбәндәге пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр бар иде: Барнаб, Шимун (аны Нигер дип тә йөртәләр иде), күриниле Луки, өлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул. 2Бервакыт алар Раббыга хезмәт иткән һәм ураза тоткан вакытта, Изге Рух:
– Мин билгеләгән хезмәтне башкарыр өчен, Барнаб белән Шаулны Миңа бирегез, – диде.
3Ураза тотканнан һәм дога кылганнан соң, пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башына кулларын куеп, аларны Аллаһы хезмәтенә җибәрделәр.
Рәсүлләр Кипрда
4Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб һәм Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр. 5Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте. 6Бөтен утрауны үтеп, алар Паф шәһәренә килделәр. Анда сихерче һәм ялган пәйгамбәр Бар-Ешуа исемле яһүдигә тап булдылар – 7әлеге Бар-Ешуа өлкә башлыгы Серги-Паул иярченнәренең берсе иде. Серги-Паул акыллы кеше иде. Ул, Барнаб белән Шаулны сараена чакыртып, Аллаһы сүзен тыңларга теләк белдерде. 8Әмма Бар-Ешуа (аның икенче исеме – Элум, ягъни «сихерче»), өлкә башлыгының иманга килүенә комачауларга тырышып, аларга каршы торды. 9Изге Рух белән сугарылган Шаул, ягъни Паул#13:9 Паул – шушы урыннан башлап китапның авторы Шаулны римлылар исеме белән Паул дип атый. , сихерченең күзенә туп-туры карап:
10– Синең эчең ялган һәм мәкер белән тулган. Син – иблис углы, һәртөрле дөреслекнең дошманы! Раббының туры юлларын бозып күрсәтүдән кайчан туктыйсың? – диде. – 11Менә хәзер Раббының кулы синең өстеңдә: син сукыраерсың һәм билгеләнгән вакытка кадәр кояшны күрмәссең.
Шулчак сихерченең күзен томан һәм караңгылык каплап алды да, берәрсе җитәкләмәсме дип, ул әле бер, әле икенче якка талпынып карады. 12Өлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Хаким Гайсә турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калды һәм иман китерде.
Паул һәм Барнаб Антиухия шәһәрендә
13Паул һәм аның юлдашлары, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия өлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя алардан аерылып Иерусалимгә кайтты, 14ә калганнар Пергидән Писидия өлкәсендәге Антиухиягә килделәр. Шимбә көнне алар яһүдиләр гыйбадәтханәсенә кереп утырдылар. 15Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр китапларыннан өзекләр укыганнан соң, гыйбадәтханә башлыклары аларга хезмәтче аша болай дип хәбәр итте:
– Туганнар! Халыкка җиткерергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса – әйтегез.
16Паул, кулы белән ишарә ясап, сүзен башлады:
– Исраил ирләре һәм Аллаһыны олылаучылар, сүземне тыңлагыз! 17Исраил халкының Алласы ата-бабаларыбызны сайлап алган һәм аларны Мисыр җирендә яшәгән чакларында бөек халык иткән, соңыннан ул илдән алып чыккан. 18Кырык ел дәвамында чүлдә Ул аларга карата түземлек саклаган. 19Аннан соң Кәнган җирендә җиде халыкны юк итеп, аларның җирләрен Исраил халкына мирас итеп биргән. 20Шулай дүрт йөз илле ел үткән. Аннары, Шемуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр, Аллаһы аларга хөкемчеләр биреп торган. 21Шуннан халык патша сораган, һәм Аллаһы аларга Беньямин нәселеннән булган Кыйш углы Шаулны патша итеп куйган. Шаул кырык ел чамасы идарә иткән. 22Аны тәхеттән төшергәннән соң, Аллаһы патша итеп Давытны куйган һәм аның хакында: «Мин Үз күңелемә хуш килердәй бер ирне – Ишай углы Давытны таптым. Ул Минем бөтен теләкләремне үтиячәк», – дигән.
23Аллаһы, Үзенең вәгъдәсенә тугры калып, Исраилгә Давыт нәселеннән Коткаручы Гайсәне бирде. 24Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм суга чуму йоласын үтәргә өндәп, бөтен Исраил халкына вәгазь сөйләде. 25Хезмәтенең ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Сез көткән Зат түгел мин. Минем арттан Берәү килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен», – диде.
26Җәмәгать! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыны олылап яшәүчеләр! Котылу турындагы бу хәбәр безгә җибәрелде. 27Иерусалимдә яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне Мәсих дип танымады, Аны үлемгә хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбәдә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырды. 28Мәсихне үлем җәзасына дучар итәрдәй һичнинди гаеп тапмасалар да, Аны үтертергә алар Пилатны ризалатты. 29Шул рәвешле, Язмада Аның турында әйтелгәннәрнең һәммәсе гамәлгә ашты. Аннары Аны хачтан төшереп кабергә салдылар. 30Әмма Аллаһы Аны үледән терелтеп торгызды, 31һәм Ул әле байтак көннәр дәвамында Үзе белән бергә Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күренә торды. Хәзер инде әлеге кешеләр – халык алдында Аның шаһитларыдыр.
32-33Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Гайсәне терелтеп торгызуы белән Аллаһы ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәсен безнең өчен, ягъни аларның балалары өчен гамәлгә ашырды. Зәбур китабының икенче мәдхиясендә бу турыда болай язылган:
«Син – Минем Углым,
бүген Мин Синең Атаң булдым#13:32-33 Патша итеп сайланып май сөртелгән кешене Аллаһы, ата кеше үз углын яраткандай, якын күрә. Шундый мөнәсәбәт бу өлештә Гайсәгә карый.».
34Гайсәне үледән терелтүе, гәүдәсенең черүенә юл куймавы турында исә Аллаһы болай дигән:
«Давытка бирелгән изге һәм ышанычлы вәгъдәне
сезнең өчен тормышка ашырачакмын».
35Шуның өчен Зәбур китабының башка бер урынында:
«Үз Изгеңнең гәүдәсен
һичкайчан черетмәссең», –
дип язылган.
36Заманында Давыт Аллаһы ихтыярын үтәп яшәгән, вафат булганнан соң үзенең ата-бабалары янында җирләнгән; аның гәүдәсе черегән. 37Ә Аллаһы терелтеп торгызган Затның гәүдәсе черемәде.
38Шулай итеп, җәмәгать, сезгә мәгълүм булсын: бу Зат аша сезгә гөнаһлардан кичерелү игълан ителә. 39Муса кануны сезгә гөнаһлардан аклану бирә алмады, ләкин бу Затка ышанучы һәркем Аның аша аклана. 40Сак булыгыз, пәйгамбәрләрнең әнә шушы сүзләре сезгә карата әйтелгән булып чыкмасын:
41«Тәкәбберләр, карагыз!
Таң калып, юк булыгыз!
Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш кылырмын ки,
әгәр сезгә бу хакта сөйләп бирсәләр,
сез һичкайчан моңа ышанмас идегез».
42Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, аларның киләсе шимбәдә дә бу хакта сөйләүләрен үтенделәр.
43Җыелыш таралганнан соң, яһүдиләрнең һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән, Аллаһыны олылаган диндар кешеләрнең күбесе Паул белән Барнаб артыннан иярде, һәм рәсүлләр, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтенә өмет баглап яшәргә үгетләделәр.
44Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды. 45Җыелган халыкның күплеген күреп, яһүдиләр көнләшә калдылар һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр. 46Паул һәм Барнаб исә, кыюлык күрсәтеп:
– Аллаһы сүзен без иң элек сезгә җиткерергә тиеш идек, – диделәр. – Әмма сез аны кире какканга һәм үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел дип санаганга күрә, без хәзер башка халыкларга мөрәҗәгать итәбез. 47Чөнки Раббы безгә:
«Синең аша котылу
җирнең читләренә барып җитсен дип,
Мин Сине башка халыкларга
яктылык чыганагы итеп куйдым», –
дип әмер бирде.
48Паул белән Барнаб әйткәнне ишетеп, мәҗүсиләр бик куандылар һәм Раббыны бу сүзләре өчен данладылар. Мәңгелек тормышка сайланган кешеләрнең барысы да иман китерде. 49Раббының сүзе әйләнә-тирәдәге җирләргә дә барып иреште.
50Әмма яһүдиләр, мәшһүр гаиләләрдән булган диндар хатыннарны һәм шәһәр аксөякләрен Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекли башладылар һәм үз җирләреннән кудырттылар. 51Паул белән Барнаб исә аларга каршы шаһитлык билгесе итеп аякларына кунган тузанны кагып төшерделәр дә Икүниун шәһәренә юл алдылар.
52Ә Антиухиядәге шәкертләрнең күңелләре шатлык һәм Изге Рух белән тулы иде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 13: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025