Бервакыт алар Раббыга хезмәт иткән һәм ураза тоткан вакытта, Изге Рух:
– Мин билгеләгән хезмәтне башкарыр өчен, Барнаб белән Шаулны Миңа бирегез, – диде.
Ураза тотканнан һәм дога кылганнан соң, пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башына кулларын куеп, аларны Аллаһы хезмәтенә җибәрделәр.