I Петернең хаты 2
2
Тере таш һәм изге халык
1Шулай итеп, һәртөрле явызлыкны һәм мәкерне, икейөзлелекне һәм көнчелекне, гайбәтне читкә ташлагыз. 2-3Яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сөт#2:2-3 Пакь рухи сөт – иман итүчеләрнең иманын ныгытучы нәсыйхәт, ягъни Раббы сүзе күздә тотыла. эчәргә омтылыгыз; чөнки Раббы игелеген татып үскәндә сез котылуга ирешерсез.
4Аңа – кешеләр яраксыз дип тапкан, әмма Аллаһы сайлаган кыйммәтле тере Ташка килегез, 5һәм үзегез дә, тере ташлар кебек, рухи йорт булып төзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга хуш килердәй рухи корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. 6Язмада болай дип әйтелгән:
«Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым,
аны иң мөһим почмак ташы итеп Сионда#2:6 Сион – Иерусалим шәһәренең шигъри исеме. куям.
Аңа ышанган кеше оятка калмас».
7Шулай итеп, сезнең өчен, иман итүчеләр өчен, Ул – кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен –
«төзүчеләр яраксыз дип тапкан,
әмма иң мөһим почмак ташына әйләнгән таш»
8һәм
«абындыра торган таш,
сөрлектерә торган кыя».
Аллаһы сүзенә буйсынмаганга, ышанмаучылар ташка абыналар – аларның язмышы шундый.
9Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар#2:9 Патша-руханилар – бер үк вакытта патша да булган руханилар., изге халык, Аллаһының Үз халкы. 10Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез.
Аллаһының коллары булып яшәгез
11Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлардыр. Шуңа күрә үтенеп сорыйм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән качыгыз. 12Мәҗүсиләр арасында кылынган эшләрегез тел тидермәслек булсын. Шул вакытта, хәзер сезне явызлык кылучы дип нахак сүз сөйләсәләр дә, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы килгән көндә Аны данларлар.
13Хуҗа-Хакимебез хакы өчен кешеләр тарафыннан урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага 14һәм җинаятьчеләрне җәзалау, игелек кылучыларга әҗерен бирү өчен патша куйган идарәчеләргә күндәм булыгыз. 15Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән сез акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томаларга тиеш. 16Ирекле кешеләр булып яшәгез, әмма ирегегездән файдаланып яман эшләр кылмагыз – Аллаһының коллары булып яшәгез. 17Һәммә кешене хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшага ихтирам күрсәтегез.
Мәсих күрсәткән үрнәк
18Хезмәтчеләр, яхшы күңелле һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, кырысларына да курку катыш тирән хөрмәт белән буйсыныгыз. 19Әгәр берәрсе нахакка газап чиккәндә Аллаһының ихтыярына буйсынып түземлек күрсәтсә, Аллаһы моны хуш күрер. 20Гаеп эш эшләгән өчен кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар?! Әмма игелек эшләгән өчен газап чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрер. 21Сез шуның өчен чакырылдыгыз да бит, чөнки Мәсих, Үзенең эзеннән барырга сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Язмада әйтелгәнчә,
22«Ул һичнинди гөнаһ кылмады,
Аның теле ялган сүз сөйләмәде».
23Мыскыл ителгәндә Ул мыскыл белән җавап кайтармады, газап чиккәндә беркемгә янамады – һәммә нәрсәне гадел Хөкем итүче кулына тапшырды. 24Гөнаһлардан котылып хаклык өчен яшәсеннәр дип, безнең гөнаһларны Ул Үз өстенә алып хачка күтәрде: сезне Аның яралары савыктырды. 25Адашып йөргән сарыклар сыман идегез сез, инде хәзер Көтүчегез, җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.
Currently Selected:
I Петернең хаты 2: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025