I Көринтлеләргә хат 15
15
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
1Имандашлар, сезгә җиткергән Яхшы хәбәрне исегезгә төшерәсем килә. Сез аны кабул иттегез һәм иманыгызда нык торасыз. 2Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз – котылырсыз, тотмасагыз – иман китерүегез юкка булыр.
3Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Язмада әйтелгәнчә, Мәсих безнең гөнаһларыбыз өчен үлде, 4дәфен кылынды һәм, Язмада әйтелгәнчә, өченче көндә үледән терелде; 5башта Кифаска, аннан соң унике шәкертенә, 6шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандаш кардәшебезгә (аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде), 7аннары Ягъкубка һәм барлык рәсүлләргә, 8ә инде иң соңыннан, җитлекми туган бала кебек булсам да, миңа да күренде. 9Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләгән өчен рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен. 10Әмма Аллаһы мәрхәмәте белән мин хәзер рәсүлмен. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Дөресрәге, мин түгел, минем аша Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. 11Шулай итеп, мин игълан иткәнменме, әллә башкалармы – анысы мөһим түгел; без сезгә шул хәбәрне җиткердек, һәм сез аңа ышандыгыз.
Үледән терелү
12Без «Мәсих үледән терелде» дип вәгәзьләгәч тә, сезнең кайберләрегез «үлгәннәр терелә алмый» дип ничек сөйли ала соң? 13Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелмәгән булып чыга. 14Әгәр Мәсих үледән терелмәгән икән, димәк, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була түгелме? 15Ул очракта без үзебез дә Аллаһы хакында ялган шаһитлык бирүче булыр идек, чөнки без «Мәсихне Аллаһы үледән терелтте» дип шаһитлык иттек. Әгәр үлеләрне терелтү мөмкин булмастай эш икән, димәк, Аллаһы Мәсихне дә терелтмәгән. 16Үледән терелү булмаса, Мәсих тә үледән терелмәс иде. 17Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, сезнең иманыгыз файдасыздыр: гөнаһларыгыз, димәк, әүвәлгечә кичерелмәгән. 18Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булды дигән сүз. 19Әгәр без бу тормышта гына Мәсихкә өмет багласак, иң кызганыч кеше булыр идек.
20Әмма Мәсих дөрестән дә үледән терелде, һәм Ул үлеләрдән беренче булып терелде. 21Дөньяга үлем Адәм аша килгән кебек, үледән терелү дә бер Кеше – Мәсих аша булды. 22Тумышы белән Адәмгә бәйле һәркем үлемле булган кебек, иманы белән Мәсихкә бәйле һәркем тормышка кайтачак. 23Һәркем үз чиратында тереләчәк: беренче булып Мәсих, ә аннары, Ул килгәч, Мәсихнекеләр. 24Шуннан соң ахыр заман җитәр. Мәсих, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юк итеп, патшалыкны Атабыз Аллаһыга тапшырыр. 25Мәсихнең барлык дошманнарын Аллаһы Аның аяк астына салганчы, Мәсихкә патшалык итү тәгаенләнгән; 26юк ителәчәк соңгы дошман исә – үлемдер. 27Язмада әйтелгәнчә, «бар нәрсәне аңа буйсындырып, аның аяк астына салды». Бар нәрсә Мәсихкә буйсындырылды дип әйтелсә дә, һәммә нәрсәне Аңа буйсындырган Аллаһы Үзе шул исәпкә керми, әлбәттә. 28Ә инде һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылгач, Угыл да бар нәрсәне Үзенә буйсындырган Аллаһыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммәсе белән тулысынча хакимлек итәчәк.
29Әгәр шулай булмаса, ни өчен кайбер кешеләр үлеләр урынына суга чуму йоласын үтиләр?#15:29 Әгәр шулай булмаса, ни өчен кайбер кешеләр үлеләр урынына суга чуму йоласын үтиләр? – Көринттә яшәүче мәсихчеләр арасында, күрәсең, мәрхүм туганнары урынына суга чуму йоласын үтәү гадәткә кергән булган. Үлеләрне терелтү мөмкин булмастай эш икән, кешеләр нилектән алар урынына суга чуму йоласын үтиләр? 30Без дә ни өчен үзебезне һәрвакыт куркыныч астына куябыз? 31Имандашлар, мин көн дә үлем белән йөзгә-йөз очрашам, һәм бу – хактыр, Хакимебез Гайсә Мәсих алдында сезнең белән горурлануым кебек үк хактыр. 32Кешеләргә хас булганча уйласак, Эфестә ерткыч хайваннар белән көрәшүдән миңа ни файда булды? Әгәр үлеләр терелми икән, әйдәгез, алайса, «ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!»
33Алданмагыз, «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». 34Акылыгызга килегез һәм гөнаһ кылудан туктагыз! Кайберләрегез Аллаһыны белми дә – мин моны сезгә оят булсын өчен әйтәм.
Җир һәм күк җисемнәре
35Кемдер: «Үлеләр ничек терелер? Ул вакытта аларның тәне нинди булыр?» – дип сорар. 36И акылсыз! Чәчкән орлыгың башта үлмәсә, аңардан яңа тормыш яралмаячак. 37Син, чәчкән чакта, булачак үсемлекнең үзен түгел, бодайның яки башка нәрсәнең орлыгын чәчәсең. 38Ә Аллаһы һәр орлыкка Үзе теләгән җисми тәнне бирә. 39Тәннәрнең барысы да бертөрле түгел: кешеләрнең тәне – хайванныкыннан, хайваннарның тәне – кошныкыннан, кошларның тәне исә балыкныкыннан үзгә. 40Күк җисемнәре һәм җир җисемнәре бар. Күк җисемнәре – үзенчә, җир җисемнәре дә үзенчә матур. 41Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәве башка. Йолдызлар да җемелдәве белән бер-берсеннән аерыла.
42Үлеләрнең терелүе дә шулай булачак: тән чери торган булып күмелә һәм череми торган булып терелә; 43кызганыч хәлдә җир эченә салына, данлы булып терелә; зәгыйфь килеш күмелә, көчле булып терелә; 44җисми тән күмелә, рухи тән#15:44 Рухи тән – ягъни Изге Рух тарафыннан тормыш бирелгән тән. терелә. Җисми тән бар икән, рухи тән дә бар. 45Язмада болай дип әйтелгән: «Беренче кеше, Адәм, тере җан иясе булды», ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух. 46Беренче булып рухи дигәне түгел, җисми дигәне килә; рухи дигәне соңыннан килә. 47Беренче кеше туфрактан, җирдән яратылды. Икенче Кеше – күктән килде. 48Җир кешеләре туфрактан яратылган беренче кешегә охшаган булса, күк кешеләре дә күктән килгән Кешегә охшар. 49Әлегә без туфрактан яратылган кешегә охшаган булсак, киләчәктә күк Кешесенә охшарбыз.
50Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: тән һәм каннан торганнар – Аллаһы Патшалыгын, фани булганнар мәңгелекне мирас итеп алмас. 51-52Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәттән, күз ачып йомган арада үзгәрәчәкбез. Быргы кычкыртканда үлеләр мәңгелек тән алып тереләчәк, ә без үзгәрәчәкбез. 53Димәк, фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнәчәк. 54Фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнгәч, Язмадагы
«Үлем җиңелде, йотылды»,
55«И Үлем! Синең җиңүең кайда?
И Үлем! Синең чага торган угың кайда?»
дигән сүзләр тормышка ашыр. 56Үлемнең угы – гөнаһтыр, гөнаһның көче исә Кануннан килә. 57Әмма Аллаһыга рәхмәт яусын! Ул безгә Хакимебез Гайсә Мәсих аша җиңү бирә.
58Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хакимебез Гайсә алдында бушка китмәячәген белеп, Аның эшен һәрвакыт бар көчегезне куеп башкарыгыз.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 15: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025