I Көринтлеләргә хат 14
14
Таныш булмаган телләр һәм пәйгамбәрлек итү
1Күңелегездә мәхәббәт яшәсен; Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек сәләтенә ия булырга омтылыгыз. 2Кемдер таныш булмаган телдә сөйләсә, ул, димәк, кешеләргә түгел, Аллаһыга мөрәҗәгать итә; аны беркем дә аңламый, серләрен ул Рух ярдәмендә сөйли. 3Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләргә сөйли – аларны ныгыта, юата, рухларын күтәрә. 4Таныш булмаган телдә сөйләүче – үзен генә, ә пәйгамбәрлек кылучы иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта. 5Барыгызның да таныш булмаган телләрдә сөйләвен телим, ләкин пәйгамбәрлек итсәгез, тагын да яхшырак булыр. Әгәр шул телләрдә сөйләүче кеше иман итүчеләр бердәмлеген ныгытырдай сүзләрен аңлатып бирә алмаса, пәйгамбәрлек итүче аңа караганда бердәмлеккә күбрәк файда китерә.
6Имандашлар, яныгызга килеп таныш булмаган телләрдә сөйләргә тотынсам, ләкин сүзләремдә Аллаһыдан ачылыш та, белем дә, пәйгамбәрлек тә, үгет-нәсыйхәт тә булмаса, сезгә ни файда китерермен? 7Әйтик, курай яки арфа кебек җансыз уен коралларын алыйк: әгәр алар дөрес уйнамаса, нинди көй яңгыравын ничек аңларсыз? 8Әгәр быргы тонык аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер икән? 9Менә шулай сез дә телегез белән кеше төшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, сөйләгәнегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз. 10Дөньяда телләр күп төрле, һәм телне белүчегә аларның һәрберсе аңлаешлы. 11Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, мин – сөйләүче өчен, ә ул минем өчен чит ил кешесе кебек була. 12Сезнең белән дә шулай ук: Изге Рухтан килгән сәләтләргә ия булырга омтыласыз икән, иман итүчеләр бердәмлеген ныгытырдай сәләтләрегезне арттырырга тырышыгыз.
13Шуңа күрә таныш булмаган телдә сөйләүче кеше, үзенең әйткәннәрен аңлату сәләтенә ия булыр өчен, дога кылсын. 14Әгәр мин таныш булмаган телдә дога кылам икән, минем рухым дога кыла, акылым исә догага катнашмый. 15Алайса, нишләргә соң миңа? Доганы рухым белән генә түгел, акылым белән дә кылырмын; Аллаһыны рухым белән генә түгел, акылым белән дә данлап җырлармын. 16Рухың белән генә Аллаһыга шөкер итсәң, сүзләреңне аңламаган кеше синең шөкер догаңа ничек итеп «амин» дип әйтсен? Ул синең нәрсә әйткәнеңне аңламый бит! 17Син кылган шөкер, бәлки, яхшыдыр да, ләкин башкаларга аңардан файда булмас. 18Таныш булмаган телләрдә һәммәгездән күбрәк сөйләвем өчен мин Аллама шөкер итәм. 19Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш булмаган телдә ун мең сүз әйтүгә караганда, башкаларны үгетләп аңлаешлы биш сүз әйтүне яхшырак дип саныйм.
20Имандашлар, акылыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата – сабыйларча беркатлы, ә акылыгыз белән балигъ кешеләр сыман булыгыз. 21Канунда болай дип язылган:
«Бу халыкка чит телләрдә,
чит халыкларның сүзләре белән сөйләрмен,
әмма алар ул чакта да Мине тыңламаслар, –
ди Раббы».
22Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар өчен түгел, иман итмәүчеләр өчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр өчен түгел, иманлылар өчен билге. 23Шулай итеп, барлык иман итүчеләр бердәмлеге җыелып, барысы да таныш булмаган телләрдә сөйли башласа, һәм шулвакыт алар янына иман итмәүче яки телләрне аңламаучы берәр кеше килеп керсә, «акылдан яздыгызмы әллә?» дип әйтмәсме? 24Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә иман китермәгән яки телләрне аңламаган берәр кеше килеп керсә, һәркем тарафыннан гаепләнер һәм хөкем ителер. 25Шулай итеп, аның йөрәк серләре ачылыр, һәм ул, сәҗдә кылып, Аллаһыга табыныр, «Аллаһы дөрестән дә сезнең арада!» дияр.
Һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булсын
26Димәк, имандашлар, нинди нәтиҗәгә киләбез инде? Сез бергә җыелган вакытта кемдәдер мактау җыры, кемдәдер үгет-нәсыйхәт сүзләре, кемнеңдер Аллаһыдан иңгән ачылышы, кемнеңдер таныш булмаган телдә әйтәсе сүзләре яки аларның аңлатмасы булса, боларның һәммәсе бердәмлекне ныгытуга хезмәт итсен. 27Берәү таныш булмаган телдә сөйли икән, ике, иң күбе өч кеше чиратлашып сөйләсен, ә бер кеше аңлатып торсын. 28Әгәр арагызда аңлатучы юк икән, таныш булмаган телдә сөйләшүчеләр җыелышта дәшми генә торсыннар, әйтәсе сүзләрен үзләренә һәм Аллаһыга гына сөйләсеннәр.
29Пәйгамбәрләрнең дә икесе яки өчесе генә сөйләсен, ә башкалар, ишеткәннәре турында фикер йөртеп, аларга бәя бирсен. 30Җыелышта утыручылар арасыннан кемгә дә булса Аллаһыдан ачылыш иңсә, беренче сөйләүче тынып калсын. 31Бар кеше үзенә нинди дә булса белем алсын, рухын ныгытсын өчен, чиратлашып пәйгамбәрлек итегез. 32Пәйгамбәрләрнең рухлары пәйгамбәрләргә буйсына, 33чөнки Аллаһы – тәртипсезлек Алласы түгел, тынычлык Алласы.
Изгеләрнең барлык бердәмлекләрендәге кебек, 34хатыннар җыелышта дәшмәсеннәр, чөнки аларга анда сөйләргә рөхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш; 35әгәр нәрсә дә булса белергә телиләр икән, өйләрендә ирләреннән сорасыннар, чөнки бердәмлек җыелышында хатыннарның сөйләве урынлы түгел.
36Сез, бәлки, Аллаһы сүзе сездән башланган яки сезгә генә килеп ирешкән дип уйлыйсыздыр? 37Үзен пәйгамбәр яки рух белән сугарылган дип исәпләүче кеше сезгә язганнарымның Хакимебез Гайсә әмере икәнен танысын. 38Әгәр танымый икән, ул кешене сез дә танымагыз. 39Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек сәләтенә ия булырга омтылыгыз, әмма таныш булмаган телләрдә сөйләүне дә тыймагыз. 40Тик һәрнәрсә килешле һәм тәртипле булсын.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 14: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025