YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 12

12
Изге Рух тарафыннан бирелгән сәләтләр
1Имандашлар, Изге Рухтан бирелгән сәләтләр хакында бихәбәр булуыгызны теләмим. 2Исегездәме, Аллаһыны белмәгән чакта сез, кемдер җитәкләп йөрткән сыман, телсез потларга тартыла идегез. 3Менә шуңа күрә сез аңласын өчен белдерәм: Аллаһы Рухына ия булган беркем дә «Гайсәгә ләгънәт!» димәс; Изге Рух кушмаса, беркем дә «Гайсә – Хаким» дип әйтмәс.
4Изге Рух тарафыннан бирелгән сәләтләр төрле булырга мөмкин, әмма Рух шул бер үк. 5Хезмәт итүнең төрләре байтак, әмма Хаким бер үк. 6Гамәлләр дә төрле була, әмма аларның барысын һәркемдә шул бер үк Аллаһы башкара.
7Һәрберебездә исә Рухның уртак файдага эш итүе күренә. 8Берәүгә Рух тарафыннан зирәк сүз осталыгы, икенчесенә шул ук Рухтан белем бирү осталыгы; 9өченчесенә – иман, башка берәүгә – дәвалау сәләте; 10кемгәдер – могҗиза күрсәтү, кайберәүгә – пәйгамбәрлек итү, кемгәдер – төрле рухларны аера белү, кайсынадыр – таныш булмаган телләрдә#12:10 Таныш булмаган телләр – күктән җибәрелгән телләр. Таныш булмаган телдә сөйләүчене Изге Рух илһамландыра. сөйләү, берәүгә шул телләрдә әйтелгәнне аңлату сәләте бирелә. 11Боларның барысын да сәләтне һәркемгә Үзе теләгәнчә бүлеп бирүче Рух башкара.
Тән бер, ә әгъзалар күп
12Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; күп әгъзалардан торса да, тән бербөтенне тәшкил итә. 13Без һәммәбез – яһүдиләр яки греклар, коллар яки иреклеләр – бер Рухка сугарылып, бер тән булдык, һәм барыбыз да шул бер үк Рухны кабул иттек.
14Тән исә бер әгъзадан түгел, күп әгъзалардан тора. 15Әгәр аяк: «Мин – кул түгел, шуңа күрә тәннең бер өлеше түгелмен», – дисә, тәннең бер әгъзасы булудан туктармы? 16Колак та: «Мин – күз түгел, шуңа күрә тәннең бер өлеше түгелмен», – дигәнгә карап кына тәннең бер әгъзасы булудан туктамас иде. 17Әгәр бөтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бөтен тән колактан гына торса, ничек ис сизәр иде? 18Әмма Аллаһы тәндәге әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган. 19Әгәр тән бер генә әгъзадан торса, ул ничек яшәр иде? 20Кыскасы, әгъзалар күп, әмма алар барысы бер тәнне тәшкил итә.
21Күз кулга: «Син миңа кирәк түгел», – дип яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас. 22Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә әһәмиятле. 23Тәннең күркәм түгел дип санаган урыннарын без аеруча тырышлык күрсәтеп каплыйбыз, килешсез санаган өлешләрен җентекләп яшерәбез, 24-25ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә бүленеш булмасын, барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсын өчен, тәннең килешсез саналган өлешләренә күбрәк хөрмәт булсын дип, Аллаһы тәндәге әгъзаларны шулай үзара тоташтырды. 26Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза хөрмәтләнсә, калган барысы да аның белән бергә шатлана.
27Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул тәннең әгъзалары. 28Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне – рәсүл, башкаларны – пәйгамбәр, бүтәннәрне остаз итеп куйды; аннары кайберәүләргә могҗиза күрсәтү кодрәте, дәвалау, кешеләргә ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сөйләү сәләте бирде. 29Барысы да рәсүлме? Барысы да пәйгамбәрме? Барысы да остазмы? Барысы да могҗиза күрсәтүчеме? 30Һәммәсендә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сөйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата аламы? 31Шуңа күрә сәләтләрнең тагын да зуррагына ия булырга омтылыгыз. Әмма мин сезгә тагын да яхшырак юлны күрсәтәм.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in