I Көринтлеләргә хат 11
11
1Мин Мәсихтән үрнәк алгандай, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
Гыйбадәт кылу тәртибе
2Имандашлар, өйрәткәннәремне истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне төгәл үтәвегез өчен сезне мактыйм.
3Әмма шуны белүегезне телим: һәр ирнең башлыгы – Мәсих, хатынның башлыгы – аның ире, ә Мәсихнең башлыгы – Аллаһы. 4Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә. 5Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын шулай ук оятлы итә, чөнки бу хәл хатынның чәче кырылуга тиң. 6Хатын-кыз әгәр башына кияргә теләми икән, чәчен кистерсен, ә инде чәченең киселүе яки кырылуы аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен. 7Шулай итеп, ир кеше, Аллаһының гәүдәләнеше һәм даны булганлыктан, башына кияргә тиеш түгел. Хатын исә – ирнең даны, 8чөнки ир – хатыннан түгел, хатын ирдән бар кылынган, 9һәм ир – хатын өчен түгел, хатын ир өчен яратылган. 10Шуңа күрә, хатынның хакимлек астында булуын фәрештәләр белеп торсын өчен, хатын башын каплап йөрергә тиеш.
11Дөрес, Хакимебез Гайсә алдында ир – хатыннан, хатын ирдән бәйсез була алмый, 12чөнки хатын ирдән яратылгандай, ир дә хатыннан дөньяга килә, һәр нәрсә исә Аллаһы тарафыннан бар кылына. 13Үзегез уйлап карагыз: хатын-кызга башын капламыйча Аллаһыга дога кылу килешәме? 14Сезне табигать үзе үк өйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның өчен хурлык. 15Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән. 16Хәер, әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, шуны белеп торсын: бездә дә, Аллаһының башка бердәмлекләрендә дә сүз көрәштерү гадәте юк.
Хакимебез Гайсәне искә алу
17Бу күрсәтмәләремне биреп, шуны да әйтәсем килә: мин сезне мактый алмыйм, чөнки җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә. 18Беренчедән, бердәмлек җыелышларында аерым төркемнәргә бүленәсез икән; һәм мин моңа күпмедер дәрәҗәдә ышанам да. 19Сүз дә юк, сынауларны үтә алган ышанычлы кешеләрнең барлыгын ачыклау өчен, арагызда карашларның төрле булуы да кирәк.
20Сезнең җыеннарыгызны Хакимебез Гайсәне искә алу ашы дип атап булмый. 21Һәрберегез үзенең алып килгән ризыгын тизрәк ашап куярга ашыга, шулай итеп, берәүләр ач кала, икенчеләр инде исергән була. 22Алай икән, өегездә генә ашап-эчсәгез яхшырак булыр. Ник әле сез шулай Аллаһы бердәмлеген санламыйсыз һәм мохтаҗларны кимсетәсез? Шундый гамәлләрегез өчен мактаргамы хәзер сезне? Әлбәттә, юк!
23Хакимнең Үзеннән кабул итеп сезгә җиткергән хәбәрем мондый иде бит: Хакимебез Гайсә хыянәткә дучар ителгән төнне кулына икмәк ала да, 24шөкрана кылып сындырганнан соң: «Бу – сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алып шулай эшләгез», – ди. 25Кичке аштан соң шулай ук кулына касә ала да: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган Яңа Килешү. Аңардан эчкән саен Мине искә алыгыз», – ди. 26Шулай итеп, бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен сез Хакимебезнең үлеме турында шаһитлык кыласыз. Ул кайтканчыга кадәр шулай эшләгез.
27Димәк, кем дә булса әлеге йолага хөрмәт күрсәтмичә бу икмәкне ашаса һәм Хакимнең касәсеннән эчсә, Аның тәне һәм каны алдында гаепле булыр. 28Шуның өчен кеше башта үзен сынасын, аннан соң гына бу икмәкне ашасын һәм бу касәдән эчсен. 29Хаким тәненең әһәмиятен аңламыйча ашаган яки эчкән кеше шул гамәле белән үзен хөкемгә дучар итә. 30Менә шуның өчен күбегез хәлсез һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел. 31Әгәр без үзебезне сынасак, Аллаһы безне хөкем итмәс иде. 32Җәзага хөкем иткәндә Хакимебез шул рәвешле безне дөнья белән бергә хөкем ителүдән саклый.
33Шуңа күрә, имандашларым, Хаким ашына җыелган вакытта ашыкмагыз, бер-берегезне көтегез. 34Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хөкем ителмәсен өчен, ачыккан кеше үз өендә ашасын. Башка мәсьәләләр турында яныгызга килгәч сөйләрмен.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 11: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025