YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 9

9
Аллаһы һәм Исраил халкы
1Мәсихнеке булганга хакыйкать сөйлим, алдамыйм, вөҗданым Изге Рух аркылы алдамавымны раслый: 2йөрәгем үз халкым өчен зур кайгы һәм өзлексез газап белән тулы. 3Бу үз милләтемә, кан кардәшләремә ярдәм итә алса, үземнең каһәрләнгән һәм Мәсихтән аерылган булуымны теләр идем. 4Алар – исраилиләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр төзеде, Канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде. 5Алар – олы аталарыбызның токымы, Мәсих кеше буларак алар арасыннан килеп чыккан. Ул – һәрнәрсәдән өстен Аллаһы, Ул мәңге данлансын#9:5 Икенче җөмләне грек телендәге төп нөсхәдән болай да аңларга мөмкин: Һәрнәрсәдән өстен Аллаһы мәңге данлансын. . Амин.
6Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтеп булмый. Исраил халкының һәммәсе дә чын исраили түгел, 7Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел бит. Изге язмада: «Синең нәселең Исхак аркылы дип саналыр»#9:7 Карагыз: «Яратылыш», 21:12. , – диелгән бит, 8ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаһы балалары дигән сүз түгел. Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары дип санала. 9Ә вәгъдә сүзе болай булган: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның углы туган булыр»#9:9 Карагыз: «Яратылыш», 18:10, 14. .
10Әле бу гына да түгел: Рәбиканың ике углының да атасы – атабыз Исхак. 11-12Әмма әле игезәкләр туганчы һәм яхшы яки яман нәрсә дә булса эшләгәнче, Рәбикага: «Өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк»#9:11-12 Карагыз: «Яратылыш», 25:23. , – дип әйтелгән булган. Моның белән Аллаһының сайлавы аларның эшләренә түгел, ә Чакыручыга бәйле булуы күрсәтелә. 13Бу турыда Изге язмада болай язылган бит: «Мин Ягъкубны яраттым, Эсауга исә нәфрәтләндем»#9:13 Карагыз: «Малахи», 1:2-3. .
14Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Һич тә алай түгел! 15Ул Мусага болай дип әйтә:
«Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен;
кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын»#9:15 Карагыз: «Чыгыш», 33:19. .
16Шуңа күрә кешенең теләге йә тырышлыгы түгел, ә Аллаһының шәфкатьлеге мәгънәгә ия. 17Изге язмада Аллаһы фиргавенгә болай дигән: «Синең аша кодрәтемне күрсәтү өчен һәм бөтен җир йөзендә исемем мәгълүм булсын дип, патша итеп куйдым Мин сине»#9:17 Карагыз: «Чыгыш», 9:16. . 18Димәк, Аллаһы теләгән кешеләренә шәфкать күрсәтә һәм теләгән кешеләрен үҗәтләндерә.
Аллаһының ачуы һәм шәфкате
19Берәрегез миннән: «Аллаһы безне ни өчен гаепли соң? Аның ихтыярына кем каршы килә ала?» – дип сорар. 20Әй адәм, Аллаһы белән бәхәсләшергә син кем соң? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни өчен мине болай итеп ясадың?»#9:20 Карагыз: «Ишагыйя», 29:16; 45:9. – диярме? 21Бер үк балчык кисәгеннән бер савытны махсус куллану, ә икенчесен гадәти куллану өчен ясарга хокукы юкмыни чүлмәкченең?
22-23Аллаһы да шулай ук эшләсә, нәрсә була инде? Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, һәлакәткә дучар ителгән, ачуын чыгарган савытларга зур сабырлык белән түзеп торды бит. Ул моны шәфкать күрсәтергә теләгән һәм дан өчен әзерләгән савытларына Үз данының никадәр бай икәнлеген белдерү өчен эшләде. 24Яһүдиләрдән генә түгел, башка халыклардан да Ул чакырган шундый чүлмәкләр без. 25Һошея китабында Аллаһы болай ди:
«Халкым булмаганны Үз халкым дип,
сөекле булмаганны сөеклем дип атармын»#9:25 Карагыз: «Һошея», 2:23. .
26«Һәм: „Сез Минем халкым түгел“, –
дип әйтелгән урында
алар тере Аллаһының балалары дип аталырлар»#9:26 Карагыз: «Һошея», 1:10. .
27Ә Ишагыйя Исраил хакында шуны әйтеп җибәрә:
«Исраил халкы диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча күп булса да,
бик аз өлеше генә котылачак.
28 Раббы җир йөзендә кешеләр өстеннән
хөкемен тәвәккәл һәм тиз тормышка ашырачак»#9:27-28 Карагыз: «Ишагыйя», 10:22-23. .
29Янә Ишагыйя алдан әйткәнчә:
«Күкләр Хуҗасы Раббы безгә нәсел калдырмаган булса,
без Сәдүм каласы сыман булыр идек,
Гамура каласына тиңләшер идек»#9:29 Карагыз: «Ишагыйя», 1:9. .
Исраил халкы һәм Яхшы хәбәр
30Инде нәрсә әйтик? Аллаһының аклавына омтылмаган чит халыклар Аллаһы тарафыннан аклау алдылар. Бу аклау иман аша килде. 31Исраил исә Канун үтәү юлы аша аклану табарга омтылды, әмма моңа ирешә алмады. 32Ни өчен? Аларның омтылулары иманга түгел, эш-гамәлләргә нигезләнгән иде бит. Алар ташка абындылар. 33Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган:
«Менә, Сионда кешеләрне абындыра торган бер таш,
алар абынып егылачак бер кыя куям,
әмма Аңа ышанган кеше оятка калмас»#9:33 Карагыз: «Ишагыйя», 8:14; 28:16. .

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in