Римлыларга хат 13
13
Хакимияткә буйсыну
1Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын, чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган. 2Димәк, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаһы билгеләгәнгә каршы килә, ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хөкемгә дучар итәрләр. 3Идарә итүчеләр яхшылык эшләүче өчен түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч бит. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар. 4Хакимлек итүче, синең мәнфәгатеңне кайгыртып, Аллаһыга хезмәт итә. Яманлык кыласың икән инде, курык! Ул тикмәгә генә кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаһының ачуына дучар итеп җәза бирә. 5Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк.
6Менә шуның өчен сез салым түлисез дә, чөнки алар, үз хезмәтләрен башкарып, Аллаһыга хезмәт итәләр. 7Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым тиешлегә – салым, имана тиешлегә имана түләгез, куркырга тиешледән куркыгыз, хөрмәткә лаеклыны хөрмәт итегез.
Бер-берегезне яратыгыз
8Бер-берегезне яратудан тыш, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була. 9«Зина кылма», «кеше үтермә», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма»#13:9 Карагыз: «Чыгыш», 20:13-15, 17; «Канун», 5:17-19, 21. дигән һәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»#13:9 Карагыз: «Левиләр», 19:18. дигән сүзләр белән аңлатыла. 10Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми, шуңа күрә мәхәббәт – Канунның тулысынча үтәлүе ул. 11Боларның барысын да эшләгез, чөнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез.
Инде безнең йокыдан уяну сәгате җитеп килә, чөнки иманга килгән вакытыбыздан котылуыбыз якынрак хәзер. 12Төн үтеп, көн туып килә. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. 13Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек вә азгынлык, ызгыш-талаш вә көнчелек белән түгел, әдәп белән көн яктысындагыдай гомер итик. 14Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, һәм гөнаһлы табигатегезнең азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз.
Currently Selected:
Римлыларга хат 13: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015