Саннар 34
34
Кәнган җире чикләре
1Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләргә шулай дип боер: «Кәнган җиренә кергәч, Мин сезгә бирәчәк ул җирнең чикләре түбәндәгечә булыр.
3Көньяк тарафта сезнең җирләр Сыйн чүленнән, Эдом чикләреннән башланыр. Көньяк чигегез, Тозлы диңгез#34:3 Тозлы диңгез – ягъни Үле диңгез. ярыннан башланып, 4көньякка – Акраббим үткеленә таба дәвам итәр, аннары, Сыйн чүле аша узып, Кадыш-Барнианың көньягына чыгар. Шуннан ары Хатсар-Аддарга юнәлер һәм, Асмунга җитеп, 5Мисыр чигендәге елгага таба борылыр да Урта диңгез буенда тәмамланыр.
6Ә көнбатыш чикләрегез Бөек диңгез#34:6 Бөек диңгез – ягъни Урта диңгез. яры буйлап узар. Бу – сезнең көнбатыш чигегез.
7Төньяк чигегез, Бөек диңгездән башланып, Һор тавына җитәр. 8Һор тавыннан чик Хамат үткеленә таба китәр һәм, Седадтан үтеп, 9Зифронга кадәр дәвам итәр дә Хатсар-Энанга җитеп туктар. Бу – сезнең төньяк тарафтагы чигегез.
10Көнчыгыш чигегез, Хатсар-Энаннан башланып, Шефамга җитәр. 11Шефамнан чик Аинның көнчыгыш ягындагы Риблага таба сузылыр һәм аннан Киннерет күленең#34:11 Киннерет күле – ягъни Гәлиләя күле. көнчыгыш ярындагы сөзәклекләр буенча дәвам итәр. 12Шуннан соң чик сызыгы Үрдүн елгасы буйлап төшәр дә Үле диңгезгә җитеп туктар. Һәр тарафта чикләре билгеләнгән менә бу җирләр – сезнекедер».
13Шуннан соң Муса исраилиләргә болай дип боерды:
– Тугыз ыругка һәм унынчы ыругның яртысына бирергә дип Раббы әмер иткән һәм сез, шобага салып, биләмәгә аласы җирләр менә шушыдыр. 14Рубин ыругы, Гәд ыругы һәм Менашше ыругының бер яртысы үз биләмәләрен гаиләләре санынча алды инде. 15Шушы ыруглар биләмә җирләрен Әрихә каршыннан, Үрдүннең көнчыгыш ярыннан алдылар.
Җир бүлүчеләр
16Раббы Мусага әйтте:
17– Җирне сезгә рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа бүлеп бирәчәк. 18Җирне бүлү өчен, һәр ыругтан берәр җитәкче дә алыгыз. 19Менә аларның исемнәре:
Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб;
20Шимун ыругыннан – Аммиһуд углы Шемуил;
21Беньямин ыругыннан – Кислон углы Элидад;
22Дан ыругыннан – Йөгли углы Вуккый;
23Йосыф углы Менашше ыругыннан – Ифод углы Ханниел;
24Эфраим ыругыннан – Шифтан углы Кымуил;
25Зәбулун ыругыннан – Парнах углы Элисапан;
26Исәсхәр ыругыннан – Аззан углы Палтиел;
27Ашер ыругыннан – Шеломи углы Ахиһуд;
28Нәптали ыругыннан – Аммиһуд углы Педаһел.
29Кәнганда исраилиләргә җирне бүлеп бирү өчен Раббы билгеләгән кешеләр әнә шулар.
Currently Selected:
Саннар 34: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: