YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 33

33
Мисырдан Үрдүн елгасына кадәр үткән юл
1Төркемнәргә бүленгән Исраил халкы, Муса белән Һарун җитәкчелегендә сәяхәт кылганда, түбәндәге урыннарда тукталды. 2Раббы кушуы буенча, Муса чүл сәфәре дәвамында туктап ял итәсе урыннарның исемлеген төзеде. Аларның барыр юллары һәм тукталышлары түбәндәгечә.
3Беренче айның унбишенче көнендә, Котылу бәйрәменнән соң икенче көндә, мисырлыларның күз алдында алар, кыю атлап, Рәмесестән чыгып киттеләр. 4Ул вакытта мисырлылар Раббы тарафыннан һәлак ителгән беренче булып туган угылларын җирли иделәр – Раббының Мисыр илаһларын хөкем итүе иде бу!
5Исраилиләр, Рәмесестән кузгалып китеп, Суккөттә чатырларын корып урнаштылар.
6Суккөттән китеп, чүл читендәге Этамда чатырларын корып урнаштылар.
7Этамнан китеп, Багал-Сефоннан көнчыгышта урнашкан Пи-Һахирутка таба борылдылар һәм Мигдол каршында чатырларын корып урнаштылар.
8Пи-Һахируттан китеп, диңгезне кичтеләр, аннары чүлгә чыктылар һәм, Этам чүле буйлап өч көн барганнан соң, Марада чатырларын корып урнаштылар.
9Марадан китеп, Элимгә килделәр; Элимдә унике су чыганагы һәм җитмеш хөрмә агачы бар иде. Алар шунда чатырларын корып урнаштылар.
10Элимнән китеп, Камышлы диңгез яры буенда чатырларын корып урнаштылар.
11Камышлы диңгез яры буеннан китеп, Син чүлендә чатырларын корып урнаштылар.
12Син чүленнән китеп, Дуфкада чатырларын корып урнаштылар.
13Дуфкадан китеп, Алушта чатырларын корып урнаштылар.
14Алуштан китеп, Рефидимдә чатырларын корып урнаштылар; анда халык өчен эчәргә су юк иде.
15Рефидимнән китеп, Синай чүлендә чатырларын корып урнаштылар.
16Синай чүленнән китеп, Кыйбрут-Һаттавада чатырларын корып урнаштылар.
17Кыйбрут-Һаттавадан китеп, Хасеротта чатырларын корып урнаштылар.
18Хасероттан китеп, Ритмада чатырларын корып урнаштылар.
19Ритмадан китеп, Риммун-Переста чатырларын корып урнаштылар.
20Риммун-Перестан китеп, Либнада чатырларын корып урнаштылар.
21Либнадан китеп, Риссада чатырларын корып урнаштылар.
22Риссадан китеп, Кыһилатада чатырларын корып урнаштылар.
23Кыһилатадан китеп, Шефер тавында чатырларын корып урнаштылар.
24Шефер тавыннан китеп, Харадада чатырларын корып урнаштылар.
25Харададан китеп, Макыһелотта чатырларын корып урнаштылар.
26Макыһелоттан китеп, Тахатта чатырларын корып урнаштылар.
27Тахаттан китеп, Терахта чатырларын корып урнаштылар.
28Терахтан китеп, Миткада чатырларын корып урнаштылар.
29Миткадан китеп, Хашмонада чатырларын корып урнаштылар.
30Хашмонадан китеп, Мосеротта чатырларын корып урнаштылар.
31Мосероттан китеп, Бәне-Ягаканда чатырларын корып урнаштылар.
32Бәне-Ягаканнан китеп, Хор-Һагидгәддә чатырларын корып урнаштылар.
33Хор-Һагидгәддән китеп, Йотбатада чатырларын корып урнаштылар.
34Йотбатадан китеп, Абронада чатырларын корып урнаштылар.
35Абронадан китеп, Эсион-Гебердә чатырларын корып урнаштылар.
36Эсион-Гебердән китеп, Сыйн чүлендәге Кадышта чатырларын корып урнаштылар.
37Кадыштан китеп, Эдом җирләре чигендәге Һор тавында чатырларын корып урнаштылар.
38Исраил халкының Мисырдан чыгуына кырыгынчы ел киткәч, бишенче айның беренче көнендә, Раббының кушуы буенча, рухани Һарун Һор тавына менде һәм шунда вафат булды. 39Һор тавында үлеп калганда, Һарунга йөз егерме өч яшь иде.
40(Кәнган җиреннән көньякта, Нәгебтә яшәгән кәнгани Арад патша исраилиләрнең килүен ишетә.)
41Алар, Һор тавыннан китеп, Салмунада чатырларын корып урнаштылар.
42Салмунадан китеп, Пунонда чатырларын корып урнаштылар.
43Пуноннан китеп, Оботта чатырларын корып урнаштылар.
44Оботтан китеп, Мәаб чигендәге Ие-Әбаримдә чатырларын корып урнаштылар.
45Ие-Әбаримнән китеп, Дибон-Гадта чатырларын корып урнаштылар.
46Дибон-Гадтан китеп, Алмон-Диблатаимдә чатырларын корып урнаштылар.
47Алмон-Диблатаимнән китеп, Нәбу алдындагы Әбарим тауларында чатырларын корып урнаштылар.
48Әбарим тауларыннан китеп, Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында чатырларын корып урнаштылар. 49Аларның чатырлары Үрдүн яры буйлап Мәаб үзәнлегендәге Бәйт-Ешимоттан алып Әбел-Шиттимгә кадәр урнашкан иде.
50Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббы Мусага:
51-52– Исраилиләргә әйт: «Үрдүн елгасын кичеп, Кәнган җиренә кергәч, ул җирдә яшәүчеләрне бөтенләй куып чыгарыгыз. Аларның коеп яки таштан сырлап ясаган барча потларын һәм потханәләрен пыр туздырыгыз, – диде. – 53Ул җирне яулап алыгыз һәм шунда хуҗа булып урнашыгыз, чөнки Мин ул җирне сезгә биләмә итеп бирәм. 54Ул җирне, шобага салып, ыруглар арасында бүлегез; зуррак ыругка – күбрәк, кечерәк ыругка азрак итеп җир бирегез; шобага кемгә чыкса, шул җир аныкы булыр. Җирне ата-бабаларыгызның токымнары арасында бүлегез.
55Әгәр ул җирдә яшәүчеләрне куып җибәрмәсәгез, сезнең арада яшәп калучылар күзегезгә кергән тикән, янтыгыгызга кадалган тигәнәк кебек булырлар: бу җирдә алар сезгә тыныч кына яшәргә ирек бирмәсләр. 56Шул чакта Мин, аларга каршы нәрсә эшләргә ниятләгән булсам, шуны сезгә каршы эшләрмен».

Currently Selected:

Саннар 33: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in