YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 15

15
Төрле корбаннар китерү кагыйдәләре
1Раббы Мусага әйтте:
2-3– Исраилиләргә игълан ит: «Мин сезгә биргән җиргә барып урнашканнан соң, вак яки эре терлектән яндыру корбаны – тулаем яндыру яки татулык корбаны, әйткән нәзерне үтәү өчен, ихтыяри яисә билгеләнгән бәйрәмнәрдә китерелә торган корбанны тәкъдим итегез; бу корбаннарның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. 4Раббыга корбан китерүче, шуларга өстәп, бер һин#15:4 Һин – сыеклык үлчәү берәмлеге, 3,5 л. зәйтүн маеның дүрттән бер өлешенә бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен кушып, икмәк бүләге китерсен. 5Тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны итеп китерелгән һәр бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез.
6Ә инде сарык тәкәсен корбан иткәндә, бер һин зәйтүн маеның өчтән бер өлешен алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге, 7шулай ук һиннең өчтән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге китерегез. Бу корбаннарның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
8-10Тулаем яндыру корбаны итеп, яки нәзерне үтәү өчен, яисә татулык корбаны итеп, яшь үгез китергәндә, ярты һин зәйтүн мае алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге, шулай ук ярты һин шәраб бүләге китерегез. Утта яндырылган бу корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. 11Корбан ителгән үгез, сарык тәкәсе, тәкә бәрән яки кәҗә бәрәне белән бергә һәрвакыт шуларны китерегез. 12Моны сез корбанлык малның санына карап эшләгез.
13Тәмле исе Раббының күңеленә хуш килерлек итеп яндыру корбаны китергәндә, һәрбер исраили шушы кагыйдәләр буенча эш итсен. 14Әгәр берәр килмешәк яисә сезнең арада яшәүчеләрдән кем дә булса Раббы күңеленә хуш килердәй яндыру корбаны китерергә теләсә, сезнеңчә эш итсен. 15Сезнең өчен дә, арагызда яшәүче килмешәкләр өчен дә кагыйдә бер булсын. Бу кагыйдә сезнең һәм киләчәк буыннарыгыз өчен мәңгелек. Раббы алдында сез дә, килмешәкләр дә тигездер; 16карар-кануннар сезнең һәм сезнең арада яшәүче килмешәкләр өчен – бер».
17Раббы Мусага әйтте:
18-19– Исраилиләргә игълан ит: «Мин алып барасы җиргә аяк баскач, шул җирнең икмәген ашаганда, икмәкнең бер өлешен Раббыга тәкъдим итегез. 20Яңа уңыштан, беренче оннан пешерелгән көлчәне ындырдагы ашлыктан китерелгән бүләк кебек тәкъдим итегез. 21Беренче камырдан пешерелгәнне сез буыннан-буынга Раббыга бүләк итегез.
Уйламыйча эшләнгән ялгышлар өчен корбан китерү кагыйдәләре
22Сез яки киләчәктә нәсел варисларыгыз, ялгышып, Раббы Мусага биргән боерыкларның берәрсен – 23Раббының Муса аша сезгә җиткергән ниндидер боерыгын Ул аны сезгә биргән көннән башлап үтәмисез икән, менә нәрсә эшләргә кирәк: 24әгәр бу ялгышлык Исраил халкының игътибарсызлыгы аркасында эшләнә икән, ул чагында бөтен җәмәгатьчелек, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау һәм аның белән бергә тиешле булган икмәк һәм шәраб бүләген тәкъдим итсен – корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Шуңа өстәп, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерелергә тиеш. 25Рухани бөтен Исраил халкы өчен гөнаһтан арындыру йоласын башкарачак, һәм аларның гөнаһлары кичереләчәк, чөнки бу – ялгышлык белән эшләнгән эш, һәм белми кылынган бу гамәлләре өчен инде алар Раббыга яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерделәр. 26Бөтен Исраил халкының һәм алар арасында яшәүче килмешәкләрнең гөнаһлары кичереләчәк, чөнки бу эш халыкның ялгышлыгы белән килеп чыкты.
27Әгәр кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ эшли икән, ул чагында бу кеше, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер яшьлек кәҗә китерергә тиеш. 28Ялгышлык белән гөнаһ эш кылган кеше өчен рухани Раббы алдында гөнаһтан арыну йоласын башкарыр, һәм әлеге кеше кичерелер. 29Ялгышлык белән гөнаһ эш кылган Исраил кешесе өчен дә, сезнең арада яшәүче килмешәк өчен дә канун бер булсын.
30Әгәр җирле кеше яки килмешәкләрдән берәрсе белә торып гөнаһ эшли икән, ул кеше Раббыны хурлаган була, һәм андый кеше үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш, 31чөнки Раббы сүзенә җирәнеп караган һәм Аның боерыкларын бозган санала; андый кеше юк ителәчәк, аның гөнаһы үз өстендә булачак».
Шимбә көн кагыйдәләрен бозган өчен җәза
32Чүлдә чакта исраилиләр шимбә көнне утын җыеп йөрүче кешене очраттылар да, 33-34тотып алып, Муса белән Һарун һәм Исраил җәмәгате каршына китереп бастырдылар. Әлеге кеше нишләргә икәнен белмәгәнгә күрә, аны сак астына куйдылар. 35Раббы Мусага әйтте:
– Бу кеше үтерелергә тиеш; халык аны станнан читкә алып чыксын да таш атып үтерсен.
36Шуннан соң халык аны станнан читкә алып чыкты да, Раббы Мусага әмер иткәнчә, таш атып үтерде.
Киемдәге чуклар турында
37Раббы Мусага әйтте:
38– Исраилиләргә әйт: «Үзегез дә, сезнең киләчәк буыннар да кием итәгенә чуклар таксын, һәм һәр чукта зәңгәр җеп булсын. 39Сез, шул чукларга карап, Раббының барлык боерыкларын истә тотарсыз, аларны үтәрсез, йөрәк һәм күз азгынлыгына бирелмәссез. 40Сез, шушылай итеп, Минем барлык боерыкларымны хәтерегездә тотарсыз, аларны үтәрсез һәм Аллагыз алдында изге булырсыз. 41Мин – Раббы, сезнең Аллагыз. Сезнең Аллагыз булу өчен, Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз».

Currently Selected:

Саннар 15: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in