YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 9

9
Гайсәнең паралич суккан кешене савыктыруы
1Гайсә, көймәгә кереп, күлне кичте һәм Үзе яшәгән шәһәргә килде. 2Менә берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аңа китерделәр. Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыруга:
– Кыю бул, углым! Синең гөнаһларың кичерелде! – дип әйтте.
3Шул вакытта канун белгечләре эчләреннән генә: «Бу Кеше көфер сөйли!» – диделәр. 4Гайсә, аларның ни уйлауларын белеп:
– Ни өчен күңелегездә шундый начар уйлар? – дип сорады. – 5Нәрсә җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дип әйтүме, әллә «тор да йөреп кит!» дип әйтүме? 6Ләкин сез хәзер Адәм Углының җирдә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белерсез!
Шулчак Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп:
– Тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
7Тегесе, торып, өенә кайтып китте. 8Моны күреп торган халык куркышып калды һәм кешеләргә шундый кодрәт биргән Аллаһыны данлады.
Гайсәнең Маттайны чакыруы
9Шул урыннан китеп барганда, Гайсә салым җыя торган урында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм:
– Миңа ияр! – диде.
Маттай, торып, артыннан китте.
10Гайсә аның өенә ашка килде. Анда күп кенә салым җыючылар һәм башка гөнаһлылар җыелып, Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә ашап утырдылар. 11Фарисейлар, моны күреп, шәкертләргә әйттеләр:
– Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра?
12Гайсә, моны ишетеп:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. 13Барыгыз һәм «Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим»#9:13 Карагыз: «Һошея», 6:6. дигән сүзләрнең мәгънәсен өйрәнегез. Мин бит тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип җавап бирде.
Ураза тоту хакында сорау
14Шуннан соң янына Чумдыручы Яхъяның шәкертләре килеп:
– Без һәм фарисейларның шәкертләре еш ураза тотабыз. Ни өчен Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
15Гайсә аларга:
– Кияү әле яннарында чакта, туйдагы кунаклар кайгыра аламы?! Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта алар ураза тотарлар. 16Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, чөнки яңа ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр, һәм тишек тагын да зураер. 17Яңа шәрабны иске турсыкка#9:17 Турсык – сыеклык өчен капчык сыман зур күн савыт. салмыйлар, югыйсә иске турсык тишелер дә шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Киресенчә, яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Шул вакытта шәраб та, турсык та сакланып калыр, – дип җавап бирде.
Гайсәнең үлгән кызны һәм авыру хатынны терелтүе
18Гайсә шулай сөйләп торганда, янына яһүдиләр башлыгының берсе килеп тез чүкте һәм:
– Әле генә кызым үлде. Ә Син янына килеп, өстенә кулларыңны куйчы, һәм ул терелеп китәр! – дип әйтте.
19Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте. 20Шул вакыт унике ел дәвамында кан килүдән интеккән бер хатын, Гайсәнең артыннан килеп, өс киеменең чабуына орынды. 21Ул: «Киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип уйлаган иде. 22Гайсә борылып карады да, аны күреп:
– Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде.
Шул вакытта ук хатын савыктырылды.
23Башлыкның өенә кергәч, Гайсә анда матәм көйләрен уйнаучыларны һәм елаучылар төркемен күреп:
24– Китегез моннан! Кыз бала үлмәгән, ул йоклый! – диде.
Аңардан көлә башладылар. 25Ләкин халык өйдән чыгарылгач, Гайсә, бүлмәгә кереп, кызның кулыннан тотты, һәм кыз торып басты. 26Бу хактагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
Гайсәнең ике сукырны һәм телсез кешене савыктыруы
27Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде.
– Давыт Углы, безне кызганчы! – дип кычкырдылар алар.
28Ул өйгә кергәч, бу сукырлар янына килделәр. Гайсә алардан:
– Ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады.
– Әйе, Әфәндем, – дип җавап бирделәр алар.
29Гайсә аларның күзләренә кагылды һәм:
– Ышануыгызча булсын сезгә, – диде.
30Аларның күзләре ачылып китте. Гайсә аларга:
– Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен, – дип каты кисәтеп әйтте.
31Әмма алар, киткәч, Аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр.
32Алар китәм дигәндә, Гайсә янына җен кагылган телсез кешене китерделәр. 33Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады. Моңа халык хәйран калып:
– Исраилдә беркайчан да мондый хәлнең булганы юк, – дип әйтте.
34Ләкин фарисейлар:
– Ул җеннәр башлыгы ярдәме белән җеннәрне куып чыгара, – дип каршы сөйләделәр.
35Гайсә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, бөтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде. 36Ул халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклардай борчылган һәм таралган иделәр. 37Шул чакта Гайсә шәкертләренә әйтте:
– Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. 38Шуңа күрә Үз ашлыгын урып алу өчен, эшчеләр җибәрсен дип, ашлык Хуҗасына ялварыгыз.

Currently Selected:

Маттай 9: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in