YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 8

8
Гайсәнең махаулыны савыктыруы
1Гайсә таудан төшкәч, артыннан күп халык иярде. 2Менә янына бер махау чире#8:2 Махау чире – йогышлы тире авыруы. белән авыручы кеше килеп тез чүкте һәм:
– Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең! – диде.
3Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм:
– Әйе, телим. Тазарын! – диде. Шунда ук махаулы кеше тазарды. 4Шуннан соң Гайсә аңа:
– Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән бүләкне китер, – диде.
Йөзбашының хезмәтчесен савыктыруы
5Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аңардан ярдәм сорап, бер йөзбашы килде:
6– Әфәндем! Минем хезмәтчем өйдә параличтан бик нык газапланып ята.
7– Мин барып, аны савыктырырмын, – диде Гайсә.
8– Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен, – дип җавап бирде Аңа йөзбашы. – Син әйт кенә, һәм минем хезмәтчем савыгачак. 9Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә, икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә, хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
10Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга болай диде:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем. 11Мин сезгә әйтәм: көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килеп, Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырырлар. 12Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр читкә, караңгылыкка куып чыгарылырлар: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
13Шуннан соң Гайсә йөзбашына:
– Өеңә кайт, сиңа иманыңча булсын, – диде.
Хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.
Гайсәнең күпләрне савыктыруы
14Гайсә Петернең өенә килде һәм кайнанасының кызышып, авырып ятуын күрде. 15Гайсә ул хатынның кулына кагылгач, кызышуы шунда ук бетте. Ул, торып, Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады. 16Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган күп кешеләрне алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды. 17Шуның белән:
«Ул сырхауларыбызны Үз өстенә алды,
авыруларыбызны күтәреп алып китте»#8:17 Карагыз: «Ишагыйя», 53:4. , –
дип, Ишагыйя пәйгамбәр әйткәннәр тормышка ашты.
Гайсәгә иярергә теләүчеләрнең кайберләре
18Тирә-ягындагы халык төркемнәрен күреп, Гайсә шәкертләренә күл аръягына чыгарга кушты. 19Шунда Аның янына канун белгечләреннән берәү килеп:
– Остаз, Син кая гына барсаң да, мин артыңнан барырмын, – диде.
20– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде Гайсә.
21Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде:
– Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит.
22Ләкин Гайсә аңа:
– Миңа ияр! Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде.
Гайсәнең давылны тынычландыруы
23Гайсә көймәгә кереп утырды. Аның артыннан шәкертләре дә иярде. 24Кинәт күл өстендә көчле давыл күтәрелде. Дулкыннар көймәгә бик каты итеп бәрделәр, һәм аңа су керде. Ә Гайсә йоклап ята иде. 25Шәкертләре килеп, Аны уяттылар һәм:
– Хакимебез, коткар! Батабыз! – дип кычкырдылар.
26– Ни өчен сез шундый куркак, сай иманлылар? – диде Ул аларга.
Гайсә, торып, җилне һәм күлне тыйды. Һәм үле тынлык урнашты.
27– Кем соң Ул? Җил дә, күл дә буйсына Аңа! – дип, кешеләр таң калды.
Гайсәнең җен кагылган ике кешене савыктыруы
28Гайсә аргы як ярдагы Гәдара җиренә килгәч, кабер-мәгарәләрдән#8:28 …кабер-мәгарәләрдән… – Яһүдиләр мәетләрне тауны тишеп ясалган кабер-мәгарәләргә куйганнар. Аңа каршы җен кагылган ике кеше килеп чыкты. Алар шундый усал булган ки, хәтта ул юлдан һичкем үтә алмаган.
29– Аллаһы Углы, Сиңа бездән ни кирәк? Син монда безне вакытыннан элек газапларга килдеңме? – дип кычкырдылар алар.
30Ә ерак түгел зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде. 31Җеннәр:
– Әгәр безне куып чыгарсаң, дуңгыз көтүенә җибәрче! – дип үтенделәр Аңардан.
32– Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә.
Җеннәр кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Шундук бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. 33Ә көтүчеләр исә качып киттеләр. Алар шәһәргә йөгереп кайтып, барысы хакында сөйләделәр. Җенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр. 34Менә бөтен шәһәр халкы Гайсә каршына килде. Аны күреп, алар Аңардан үзләренең җиреннән китүен үтенделәр.

Currently Selected:

Маттай 8: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in