Маттай 7
7
Берәүне дә хөкем итмәгез
1Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс. 2Нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер. 3Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? 4Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың? 5Икейөзле! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең яхшырак күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың.
6Изге нәрсәне этләргә бирмәгез: алар, сезгә борылып, үзегезне ботарлар. Энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез: алар энҗегезне аяклары белән таптарлар.
Сорагыз, эзләгез, шакыгыз
7Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – сезгә ачарлар. 8Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачалар. 9Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы углына таш тоттырыр? 10Ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер? 11Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, Күктәге Атагызның Үзеннән сораганнарга яхшы нәрсәләрне бирүе шөбһәсездер.
12Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язганнарның мәгънәсе шундадыр.
Тар капка
13Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр. 14Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба.
Ялган пәйгамбәрләр
15Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: эчендә ерткыч бүреләр алар. 16Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни? 17Менә шулай, яхшы агач – яхшы җимеш, ә начар агач начар җимеш бирә. 18Яхшы агач – начар җимеш, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый. 19Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар. 20Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз.
21Күк Патшалыгына Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. 22Кыямәт көнендә Миңа күпләр: „Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени?! Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни?! Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?!“ – дип әйтерләр. 23Менә шул вакытта Мин аларга: „Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!“ – дип җавап кайтарырмын.
Ике төзүче
24Шулай итеп, сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган. 25Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп, шул йортка ябырылган, әмма ул җимерелмәгән, чөнки таш нигез өстенә салынган булган ул. 26Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенең йортын ком өстенә төзегән акылсыз кешегә охшаган. 27Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп, шул йортка ябырылган. Ул йорт җимерелгән, һәм аның җимерелүе коточкыч булган».
28Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүләреннән халык хәйран калды, 29чөнки Ул канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
Currently Selected:
Маттай 7: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015