1
Маттай 7:7
Изге Язма
TtrBBL
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – сезгә ачарлар.
Compare
Explore Маттай 7:7
2
Маттай 7:8
Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачалар.
Explore Маттай 7:8
3
Маттай 7:24
Шулай итеп, сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган.
Explore Маттай 7:24
4
Маттай 7:12
Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язганнарның мәгънәсе шундадыр.
Explore Маттай 7:12
5
Маттай 7:14
Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба.
Explore Маттай 7:14
6
Маттай 7:13
Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр.
Explore Маттай 7:13
7
Маттай 7:11
Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, Күктәге Атагызның Үзеннән сораганнарга яхшы нәрсәләрне бирүе шөбһәсездер.
Explore Маттай 7:11
8
Маттай 7:1-2
Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс. Нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер.
Explore Маттай 7:1-2
9
Маттай 7:26
Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенең йортын ком өстенә төзегән акылсыз кешегә охшаган.
Explore Маттай 7:26
10
Маттай 7:3-4
Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың?
Explore Маттай 7:3-4
11
Маттай 7:15-16
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: эчендә ерткыч бүреләр алар. Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни?
Explore Маттай 7:15-16
12
Маттай 7:17
Менә шулай, яхшы агач – яхшы җимеш, ә начар агач начар җимеш бирә.
Explore Маттай 7:17
13
Маттай 7:18
Яхшы агач – начар җимеш, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.
Explore Маттай 7:18
14
Маттай 7:19
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар.
Explore Маттай 7:19
Home
Bible
Plans
Videos