YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 4

4
Гайсәнең иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынуы
1Шуннан соң, Рух Гайсәне, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салу өчен, чүлгә ияртеп алып китте. 2Ризык капмыйча, кырык көн һәм кырык төн уздырып, Гайсә бик нык ачыкты. 3Аздыручы иблис, Аның янына килеп:
– Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, бу ташларга боер, икмәккә әйләнсеннәр! – диде.
4Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
– «Кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһы әйткән һәр сүз белән яши»#4:4 Карагыз: «Канун», 8:3. , – дип язылган Изге язмада!
5Шуннан соң, иблис Аны Иерусалимгә – изге шәһәргә алып килеп, Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды 6һәм:
– Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбәнгә ташлан! – диде. – Изге язмада әйтелгән бит:
«Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер.
Алар Сине кулларына күтәреп алырлар,
аякларың ташка абынмас»#4:6 Карагыз: «Зәбур», 90:11-12. .
7– Анда: «Раббы Аллаңны сынама»#4:7 Карагыз: «Канун», 6:16. , – дип тә язылган, – дип җавап бирде Гайсә.
8Аннары иблис, Аны бик биек тауга алып менеп, дөньяның барлык патшалыкларын һәм аларның бөтен зиннәтен күрсәтте 9һәм:
– Әгәр йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен! – диде.
10– Кит, иблис! – дип җавап бирде Гайсә. – Изге Язмада язылган: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит»#4:10 Карагыз: «Канун», 6:13. .
11Шуннан соң иблис Аны калдырып китте, һәм янына фәрештәләр килеп, Гайсәгә хезмәт күрсәтте.
Гайсәнең хезмәт итә башлавы
12Яхъяның зинданга утыртылуы хакында белгәннән соң, Гайсә Гәлиләягә китте. 13Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя күле#4:13 Гәлиләя күле – аны Геннисарет күле дип тә атыйлар. янындагы Зәбулун һәм Нәптали җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә барып урнашты. 14Бу исә Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр гамәлгә ашсын өчен булды:
15«Зәбулун җире, Нәптали җире!
Диңгезгә алып баручы юл,
Үрдүн аръягындагы Гәлиләя – мәҗүсиләр иле!
16Караңгылыкта яшәүче халык көчле яктылыкны күрде.
Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен нур балкыды»#4:15-16 Карагыз: «Ишагыйя», 9:1-2. .
17Шул вакыттан алып Гайсә:
– Тәүбәгә килегез! Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итеп йөрде.
Гайсәнең беренче шәкертләре
18Гәлиләя күле яныннан үтеп барганда, Гайсә бертуган кардәшләрнең – Петер дип аталган Шимун һәм Әндринең – күлгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде.
19– Миңа иярегез! Мин сезне кеше аулаучы#4:19 …кеше аулаучы… – Гайсә биредә кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. итәрмен! – диде аларга Гайсә.
20Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр. 21Аннан киткәч, Гайсә башка бертуган кардәшләрне – Зебедәй углы Ягъкубны һәм Яхъяны күреп алды. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмәләрен сиплиләр иде. Ул Үзенә иярергә өндәде. 22Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
Гайсәнең гыйлем бирүе, савыктыруы
23Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде. 24Бөтен Сүрия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Янына төрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, өянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. 25Аның артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркемнәре йөрде.

Currently Selected:

Маттай 4: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy