YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 3

3
Чумдыручы Яхъяның вәгазьләве
1Ул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя#3:1 …Чумдыручы Яхъя… – Яхъяны «Чумдыручы» дип атыйлар, чөнки ул кешеләрне суга чумдыру йоласын башкара иде. Суга чумдыру – тәүбә итү һәм үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлау йоласы. килде. 2Ул:
Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итте.
3Ишагыйя пәйгамбәр:
«Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез,
Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“»#3:3 Карагыз: «Ишагыйя», 40:3. , –
дип, Яхъя турында әйткән иде.
4Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы булды. 5Аның янына Иерусалим халкы һәм бөтен Яһүдия белән Үрдүн буе төбәгендә яшәүчеләр килә иде. 6Килүчеләр үзләренең гөнаһларын таныдылар, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды#3:6 Сүзлектәге «Суга чумдыру йоласы» сүзен карагыз..
7Суга чумдырылырга дип, күп фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга:
– И-и сез елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? 8Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. 9«Атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!», – дип кенә уйламагыз. Сезгә әйтәм: Аллаһы әнә шул ташлардан Ибраһимга балалар бар кыла ала. 10Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. 11Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. 12Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.
Гайсәнең суга чумдырылуы
13Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу өчен, Гәлиләядән Гайсә килде. 14Яхъя исә, Аны туктатырга тырышып:
– Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең! – диде.
15– Хәзер шулай булсын. Без Аллаһының гадел ихтыярын шулай итеп үтәргә тиеш, – диде аңа Гайсә.
Шуннан соң Яхъя риза булды. 16Гайсә, чумдырылып, судан чыккач ук, күк капусы ачылып китте, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде. 17Күктән:
– Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым, – дигән тавыш килде.

Currently Selected:

Маттай 3: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy