YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 24

24
Аллаһы йортының җимерелүе
1Гайсә Аллаһы йортыннан чыгып киткәндә, Аның игътибарын Аллаһы йортының биналарына юнәлтер өчен, янына шәкертләре килделәр. 2Ә Гайсә:
– Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
Ахыр заман билгеләре
3Гайсә Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде.
– Әйт әле безгә: бу хәлләр кайчан булыр икән? Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.
4Гайсә җавап бирде:
– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, 5чөнки күпләр, үзләрен Минем исем белән атап килеп, «Мин – Мәсих» диярләр һәм күпләрне алдарлар. 6Сез якындагы сугышлар авазын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле: 7халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык һәм җир тетрәүләр булыр, 8әмма боларның барысы – тулгак тоту газапларының башы гына.
9Шушы вакытта сезне газаплауга дучар итәрләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезгә нәфрәтләнер. 10Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм нәфрәтләнер. 11Ялган пәйгамбәрләр күбәеп, күпләрне алдар. 12Явызлык артканлыктан, күпләрнең мәхәббәте суыныр. 13Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр. 14Барча халыкларга дәлил итеп, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер.
15Шуңа күрә, сез Даниил пәйгамбәр язган «ташландык хәлгә китерә торган нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын#24:15 Карагыз: «Даниил», 9:27; 11:31; 12:11. күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын), 16Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсыннар, 17өй түбәсендәгеләр, әйберләрен алырга дип, өйгә төшеп тормасын, 18кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтмасын. 19Ул көннәрдә авырлы һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! 20Качуыгыз кышка һәм шимбә көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз, 21чөнки ул вакытта дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер. 22Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак.
23Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз, 24чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер, әгәр килеп чыкса, хәтта Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. 25Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым.
26Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз. 27Чөнки Адәм Углының килүе күкне көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшен ярып үткән кебек булыр. 28Мәет кайда булса, үләксә кошлары шунда җыелыр.
29Шунда ук, ул көннәрдәге афәттән соң,
«кояш каралыр, ай яктыртмас,
күкләрдән йолдызлар коелыр һәм
күк җисемнәре тетрәнер»#24:29 Карагыз: «Ишагыйя», 13:10; «Йоил», 2:10, 31. .
30Шулвакыт Адәм Углының билгесе күренер, Аның күк болытлары өстендә кодрәт вә дан белән килүен#24:30 Карагыз: «Даниил», 7:13. күреп, җирнең бөтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. 31Адәм Углы фәрештәләрен көчле быргы тавышы белән җибәрер. Алар дөньяның дүрт тарафыннан, җирнең бер читеннән башлап икенче читенә кадәр Аның сайланганнарын җыярлар.
32Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. 33Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә! 34Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас. 35Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Көне һәм сәгате билгесез
36Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә. 37Нух көннәрендә ничек булса#24:37 Карагыз: «Яратылыш», 6:5-7:1. , Адәм Углы килгән вакытта да шулай булачак. 38Туфан алдыннан кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән. 39Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар нәрсә буласын аңламаганнар. Адәм Углы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак. 40Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесен калдырырлар. 41Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынның берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.
42Шуңа күрә, уяу булыгыз! Хакимегез кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит. 43Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, йокламыйча, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде. 44Шуңа күрә, сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
45Шулай итеп, хезмәтчеләргә ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? 46Хуҗасы әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. 47Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. 48Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, 49башка хезмәтчеләрне кыйный, үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, 50хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә 51аны җәзага тартыр һәм икейөзлеләр белән бер язмышка дучар итәр: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.

Currently Selected:

Маттай 24: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in