Нух көннәрендә ничек булса, Адәм Углы килгән вакытта да шулай булачак. Туфан алдыннан кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар нәрсә буласын аңламаганнар. Адәм Углы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак.