YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 10

10
Унике шәкертне сайлау
1Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга явыз рухларны куып чыгару һәм төрле авырулардан, төрле чирләрдән савыктыру кодрәтен бирде. 2Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя, 3Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, 4Көрәшче Шимун#10:4 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч белән бәреп төшерүне яклап көрәшүче яһүдиләр төркеменең әгъзасы. һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Гайсәнең унике шәкертен җибәрүе
5Нәсыйхәт биреп, Гайсә менә шушы уникене юлга озатты:
– Башка халыкларга бармагыз һәм Самареянең бер шәһәренә дә кермәгез. 6Бигрәк тә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз. 7Барганда исә: «Күкләр Патшалыгы инде якын!» – дип хәбәр итегез. 8Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез. 9Билбау янчыгыгызга салу өчен, үзегез белән алтын да, көмеш тә, бакыр акча да алмагыз. 10Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кеше үзенә ризык бирелүгә лаек.
11Берәр шәһәр яки авылга килгәч, лаеклы кешене табып, киткәнче аның өендә калыгыз. 12Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтегез. 13Әгәр өйдәгеләр лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаексыз булса, иминлегегез үзегезгә кире кайтсын. 14Ә берәр йорт яки шәһәрдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез. 15Сезгә хак сүз әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Буласы эзәрлекләүләр
16Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз. 17Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырып хөкем итәрләр, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар. 18Сезне идарәчеләр, патшалар каршына Минем аркада алып барырлар. Сез аларга һәм халыкларга шаһитлык бирерсез. 19Үзегезне мәхкәмәгә алып барганда, нәрсә һәм ничек сөйләрбез, дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сөйләргә кирәклеге белдерелер. 20Әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, сезнең аша Атагызның Рухы сөйләр.
21Кардәш – кардәшен, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. 22Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар, әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр. 23Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы киләчәк.
24Шәкерт үзенең остазыннан өстен булмый, хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан өстен булмый. 25Шәкерт исә – остазы кебек, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә. Йорт хуҗасын Белзебул#10:25 Белзебул – иблис исемнәренең берсе. Белзебул кәнганиләрнең илаһы булган. Аны явыз рухлар башлыгы дип санаганнар. (Карагыз: «IV Патшалар», 1:2.) дип атыйлар икән, өйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар.
Кемнән куркырга кирәк?
26Шуңа күрә ул кешеләрдән курыкмагыз! Ачылмый калмас яшерен нәрсә һәм беленмәс һичбер сер юк. 27Мин сезгә караңгыда сөйләгәннәрне көн яктысында сөйләгез, пышылдап әйткәннәрне өй түбәләреннән игълан итегез. 28Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Күбрәк җанны да, бәдәнне дә җәһәннәмдә һәлак итүче Аллаһыдан куркыгыз!
29Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә#10:29 Бер бакыр тәңкә – грек телендәге төп нөсхәдә «бер ассарион». Бер ассарион 1/16 динарга тигез. (Бер динар – эшченең бер көнлек хезмәт хакы.) сатыла түгелме? Әмма алай да аларның берсе дә Атагызның рөхсәтеннән башка җиргә төшмәс. 30Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы. 31Шулай итеп, курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
Мәсих артыннан бару
32Кешеләр алдында Мине икърар итүчене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен. 33Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аннан ваз кичәрмен.
34Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем. 35Мин угыл белән атаны, кыз белән ананы, килен белән кайнананы аерырга дип килдем. 36Кеше өчен үз өендәгеләр дошман булыр.
37Атасын яки анасын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел. Углын яки кызын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел. 38Үз хачын алып, Миңа иярмәгән кеше Миңа лаек түгел. 39Җанын үзе өчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.
40Сезне кабул итүче Мине кабул итә. Ә Мине кабул итүче Мине Җибәрүчене кабул итә. 41Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче пәйгамбәрнең әҗерен алыр. Тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче тәкъваның әҗерен алыр. 42Шушы иң түбәннәрнең берсенә, шәкертем булганы өчен, бер чынаяк салкын су эчерсә, хак сүз әйтәм: ул кеше әҗерсез калмас.

Currently Selected:

Маттай 10: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in