1
Маттай 10:16
Изге Язма
TtrBBL
Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз.
Compare
Explore Маттай 10:16
2
Маттай 10:39
Җанын үзе өчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.
Explore Маттай 10:39
3
Маттай 10:28
Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Күбрәк җанны да, бәдәнне дә җәһәннәмдә һәлак итүче Аллаһыдан куркыгыз!
Explore Маттай 10:28
4
Маттай 10:38
Үз хачын алып, Миңа иярмәгән кеше Миңа лаек түгел.
Explore Маттай 10:38
5
Маттай 10:32-33
Кешеләр алдында Мине икърар итүчене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен. Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аннан ваз кичәрмен.
Explore Маттай 10:32-33
6
Маттай 10:8
Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез.
Explore Маттай 10:8
7
Маттай 10:31
Шулай итеп, курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
Explore Маттай 10:31
8
Маттай 10:34
Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем.
Explore Маттай 10:34
Home
Bible
Plans
Videos