YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 4

4
Гөнаһ йолу корбаны
1Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, түбәндәгеләрне башкарырга тиеш.
3Әгәр май сөртелгән зат, баш рухани, гөнаһ кылып, гаебе халык өстенә төшсә, әлеге рухани, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга кимчелексез үгез бозау китерергә тиеш. 4Үгез бозауны ул Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына китерсен һәм, кулын үгез бозауның башына куеп, аны Раббы алдында чалсын. 5Баш рухани корбанның канын Очрашу чатыры эченә алып керсен. 6Бармагын канга манып, Раббы каршында, Изге чатыр эчендәге пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен. 7Аннары үгез бозауның канын Очрашу чатыры эчендә, Раббы каршында торган хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны Очрашу чатыры алдындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен. 8-10Шуннан соң баш рухани, татулык корбаны итеп китерелгән үгезнең майларын аерып алган кебек, гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауның да эчке әгъзаларын каплаган маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын. Аннары аларны корбан яндыру мәзбәхендә яндырсын. 11-12Ә тиресен, башын, аяклары белән барлык итен, эчке әгъзаларын, шулай ук эчендәге шакшыларын, гомумән, үгез бозауны бөтен килеш, станнан читкә алып чыгып, көл түгелә торган чиста бер урында утын өстендә яндырсын.
13Әгәр дә бөтен Исраил халкы ялгышлык белән гөнаһ эшләсә, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, халык, үзенең гөнаһ кылганлыгын белмәсә дә, гаепле була. 14Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, халык, гөнаһ йолу корбаны итеп, Очрашу чатыры алдына бер үгез бозау китерергә тиеш. 15Халыкның өлкәннәре Раббы алдында кулларын үгез бозауның башына куйсыннар, һәм үгез бозау суелсын. 16Баш рухани үгез бозау канының бер өлешен Очрашу чатырына алып керсен. 17Бармагын канга манып, Раббы каршында, пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен. 18Аннары үгез бозауның канын Очрашу чатыры эчендә, Раббы каршында торган мәзбәхнең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны чатыр алдындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен. 19Ә бөтен маен, аерып алып, мәзбәхтә яндырсын. 20Баш рухани үзенең гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозау белән ничек эшләсә, бу үгез бозау белән дә шулай ук эшләсен. Шул рәвешле, баш рухани бу эшне халык үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм халыкның гөнаһы кичерелер. 21Баш рухани үзенең гөнаһы өчен китергән үгез бозавын, станнан читкә алып чыгып, ничек яндырса, монысын да шулай яндырсын. Бу – халыкның гөнаһы өчен китерелгән корбан.
22Әгәр берәр җитәкче ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы Алласы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, ул гаепле була. 23Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, әлеге җитәкче, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә тәкәсе китерергә тиеш. 24Ул үзенең кулын кәҗә тәкәсенең башына куйсын, шуннан соң аны тулаем яндыру корбанын чала торган урында, Раббы алдында чалсын. Бу – гөнаһ йолу корбаны. 25Рухани гөнаһ йолу корбанының канына бармагын мансын да корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен. 26Аның бөтен маен, татулык корбанының маен яндырган кебек, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны җитәкче үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.
27Әгәр ил халкы арасыннан берәр кеше ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, гаепле була. 28Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, ул кеше, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә китерергә тиеш. 29Ул кеше гөнаһ йолу корбаны өчен китерелгән малның башына кулын куйсын да тулаем яндыру корбанын чала торган урында чалсын. 30Рухани корбанның канына бармагын мансын да корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен. 31Татулык корбанының маен аерып алган кебек, корбанның бөтен маен аерып алсын да, Раббы алдында хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны әлеге кеше үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.
32Әгәр кеше, гөнаһ йолу корбаны итеп, бәрән китерергә тели икән, ул кимчелексез саулык бәрән булырга тиеш. 33Шул кеше корбанлык малның башына кулын куйсын да тулаем яндыру корбанын чала торган урында чалсын. 34Рухани, корбанның канына бармагын манып, корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен; 35татулык корбаны итеп чалынган сарыкның маен аерып алган кебек, корбанның бөтен маен аерып алсын да, Раббыга багышлап яндырылган башка корбаннар өстенә куеп, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны әлеге кеше үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.

Currently Selected:

Левиләр 4: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in