YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 3

3
Татулык корбаны
1Кем дә булса Раббы алдына татулык корбаны китерә икән, ул кимчелексез үгез яки сыер булырга тиеш. 2Корбан китерүче кулын корбанының башына куйсын да Очрашу чатыры алдында аны чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен. 3-4Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, татулык корбанының эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын, 5һәм Һарунның угыллары шуларны мәзбәхтәге утта, тулаем яндыру корбаны өстендә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
6Әгәр кем дә булса, татулык корбаны итеп, Раббыга вак терлек бүләк итә икән, ул кимчелексез иркәк яки ана терлек булырга тиеш. 7Әгәр кеше, корбан итеп, сарык китерә икән, аны Раббы алдында тәкъдим итсен. 8Кулын корбанының башына куеп, Очрашу чатыры алдында чалсын; ә Һарунның угыллары аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен. 9-10Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, татулык корбанының койрыгын мае белән бергә төбеннән кисеп алып, эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын. 11Рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу, ризык буларак, – Раббыга багышланган яндыру бүләге.
12Әгәр кеше, корбан итеп, кәҗә китерсә, аны Раббы алдында тәкъдим итсен. 13Кулын корбанының башына куйсын да Очрашу чатыры алдында чалсын; ә Һарунның угыллары аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен. 14-15Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, корбанының эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын. 16Рухани аларны, ризык буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Бөтен май – Раббыныкы. 17Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».

Currently Selected:

Левиләр 3: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in