Левиләр 25
25
Җиденче ел – җир ял итә торган ел
1Синай тавында Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләр белән сөйләш, аларга менә нәрсә дип әйт: «Мин сезгә бирәсе җиргә килгәч, һәр җиденче елны Раббы хөрмәтенә җиргә ял итәргә бирегез. 3Алты ел кырларыгызга ашлык чәчегез, алты ел бакчаларыгызда йөзем куакларыгызны кыскартыгыз һәм уңыш җыегыз, 4ә җиденче ел – үзенә бер төрле, җир ял итә торган ел, Раббыга багышланган ел булсын: кырларыгызда ашлык чәчмәгез, йөзем куакларын кыскартмагыз. 5Үзе тишелеп чыккан ашлыкны урмагыз, бакчаларыгыздагы киселмәгән йөзем куагының җимешен җыймагыз – бу елда җир ял итсен. 6-7Ял иткән елында җир һәммәгезне: сезнең үзегезне, колларыгызны, җарияләрегезне, ялчыларыгызны, арагызда вакытлыча яшәүче килмешәкләрне, терлегегезне, илдәге ерткыч җәнлекләрне дә ризык белән тәэмин итәр. Чәчми үскән һәммә нәрсә сезгә ризык булыр.
Илленче ел – колларны иреккә җибәрә һәм мирас мөлкәтен хуҗасына кайтара торган ел
8Җиде елны җиде тапкыр кушып санагыз – җәмгысы кырык тугыз ел чыгар. 9Шуннан, җиденче айда, айның унынчы көнендә, ягъни Гөнаһ йолу көнендә, һәр урында мөгез быргылар кычкыртыгыз. 10Илленче елны изге дип игълан итегез, җирдә яшәүче барлык кешеләргә азатлык белдерегез; бу – сезнең өчен Яңарыш елы; һәркем үз гаиләсенең биләмәсенә кайтсын, һәркем үз кабиләсенә кушылсын. 11Илленче ел сезнең өчен Яңарыш елы булсын: бу елда чәчмәгез дә, урмагыз да, бакчаларыгыздагы кыскартылмаган йөзем куакларының җимешен дә җыймагыз, 12чөнки бу – Яңарыш елы, сезнең өчен изге ел. Җир үстергән нәрсәне генә ашагыз.
13Илленче елда һәркем үз гаиләсенең биләмәсенә кайтсын. 14Әгәр үзегезнең халыктан берәрсенә җир сатсагыз яки, киресенчә – үзегез җир сатып алсагыз, бер-берегезне алдамагыз. 15Җирне сатканда, аның бәясен Илленче елга кадәр калган уңыш елларының санын кертеп исәпләгез. 16Еллар саны күп булса, бәяне күтәрегез, ә инде еллар саны аз булса, бәясен киметегез, чөнки асылда җирдән җыеп алынасы уңыш сатыла. 17Бер-берегезне алдамагыз, Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
18Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылыгыз; шулай эшләсәгез, илегездә имин яшәрсез. 19Менә шул чагында җир үзенең җимешләрен бирер, һәм сез туйганчы ашарсыз; илегездә имин яшәрсез.
20„Ашлыкны чәчмәгәч, урып-җыймагач, Җиденче елда без нәрсә ашарбыз соң?!“ – диярсез.
21Алтынчы елда Мин фатихамны бирермен, һәм сез җирдән өч елга җитәрлек уңыш җыярсыз. 22Сигезенче елда иген иккәндә дә, тугызынчы елда уңыш өлгергәнче дә, әле һаман искедән калган икмәкне ашарсыз.
23Җир гомерлеккә сатылырга тиеш түгел, чөнки җир – Минеке; сез исә бу җирдә читтән килгәннәр һәм вакытлыча яшәүчеләр кебек кенә. 24Җир сатып алсагыз, элеккеге хуҗасының аны кире сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш.
25Әгәр берәр туганың, бөлгенлеккә төшеп, үзенең биләмәсен сата икән, аның иң якын кардәше, түләп, биләмәне кире кайтарып алсын. 26-27Әгәр аның, түләп, биләмәне йолып алырдай кардәше булмаса, әмма соңрак үзе баеп китә һәм биләмәсен кире сатып алырга мөмкинлек таба икән, Илленче елгача калган елларны исәпләп, җирне биләгән кешегә түләсен дә биләмәсенә яңадан хуҗа булсын. 28Әгәр әлеге кеше җирне кайтарып сатып алырга мөмкинлек таба алмый икән, аның җире Илленче елга кадәр сатып алган кеше кулында калсын, ә инде Илленче елда кабат элекке хуҗасына кайтарылсын.
29Әгәр берәү диварлы шәһәрдә үз йортын сата икән, сатылган көннән башлап, бер ел дәвамында йортын кайтарып сатып алырга мөмкин. Кайтару вакыты – бер елдыр. 30Әгәр тулы бер ел эчендә йортын киредән сатып алмаса, ул йорт сатып алган кешенең һәм аның нәсел варисларының кулында гомергә калсын, Илленче елда да аның кулыннан китмәсен. 31Дивар белән әйләндереп алынмаган авыллардагы йортлар ачык кыр кебек саналсын; аларны кайтарып сатып алырга мөмкин; Илленче елда ул йортлар элекке хуҗасына кайтарылсын.
32Левиләрнең шәһәрләрендә исә левиләргә үз йортларын теләгән вакытта кайтарып сатып алырга ярый. 33Левиләр, түләп, үз биләмәләрен кире сатып алырга мөмкин. Левиләрнең шәһәрләрендә левиләр саткан йортлар Илленче елда үзләренә кире кайтарылырга тиеш, чөнки андый шәһәрләрдәге йортлар аларга исраилиләрдән бирелгән милек булып исәпләнә. 34Әмма аларның шәһәр тирәсендәге кырлары сатылмасын, чөнки алар – левиләрнең мәңгелек биләмәсе.
35Берәр туганыгыз бөлгенлеккә төшсә һәм аның үз-үзен тәэмин итәрлек чамасы калмаса, читтән килгән кешегә, ягъни килмешәккә ярдәм иткән кебек, аңа да ярдәм итегез – ул сезнең арада яшәвен дәвам итәрлек булсын. 36-37Аңа әҗәткә биреп торган акчагыздан да, саткан азык-төлегегездән дә риба#25:36-37 Риба – биреп торган әйбер яки акчадан алынган процент. алмагыз; үзегезнең Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез – туганыгыз әнә шулай сезнең арада яшәсен. 38Кәнган җирен сезгә бирү һәм сезнең Аллагыз булу өчен, Мин, Раббы Аллагыз, сезне Мисыр җиреннән алып чыктым.
39Әгәр берәр туганың, фәкыйрьлеккә төшеп, үзен сиңа сатса, син аны кол кебек эшләтмә. 40Ул синең өчен ялчы яки килмешәк кебек булырга тиеш; Илленче елга кадәр ул сиңа эшләсен, 41шуннан соң үзе дә, аның балалары да синнән китсеннәр – ул үзенең нәселе янына, ата-бабаларының биләмәсенә кайтсын. 42Чөнки исраилиләр – Минем колларым, аларны Мин Мисыр җиреннән алып чыктым, шуңа күрә алар коллар кебек сатылырга тиеш түгел. 43Аларга рәхимсез булмагыз – Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез.
44Ир-ат яисә хатын-кыз колларыгыз әйләнә-тирәгездәге чит халыклардан булсын. Чит халыклардан үзегезгә кол сатып ала аласыз. 45Шулай ук килмешәкләрне һәм аларның сезнең илдә яшәгәндә дөньяга килгән токымын үзегезгә кол итеп сатып алырга мөмкин, һәм алар сезнең милкегез булыр. 46Аларны, мирас милке итеп, балаларыгызга калдыра аласыз; ул коллар гомерлеккә сезнеке булыр. Ә үзегезнең туганнарыгызга – исраилиләргә – рәхимсезлек кылмагыз.
47Әгәр сезнең арада яшәүче берәр килмешәк баеп китсә, ә туганнарыгыздан кем дә булса, бөлгенлеккә төшеп, әлеге килмешәккә яки аның гаиләсеннән берәрсенә үзен сатса, 48азатлык хакын түләп, аны йолып алырга мөмкин. Аны берәр туганы – 49абыйсы, абыйсының углы яки аның кабиләсеннән кем дә булса, азатлык хакын түләп, аны йолып алырга мөмкин. Яисә, хәлләнеп китеп, үз-үзен азат итсен. 50Ул, үзе сатылган елдан башлап, Илленче елга кадәр калган елларны санап, хуҗасы белән бергә исәп-хисап ясасын. Азатлыкка чыгу бәясе шул еллар санына карап билгеләнсен, һәм ул бәя ялчының эш хакы кебек исәпләнсен. 51Әгәр калган елларның саны күп булса, ул, әлеге еллар санына карап, күбрәк йолым түләргә тиеш. 52Илленче елга кадәр калган елларның саны аз булса, азатлык хакын шул еллар санына карап түләсен. 53Ул килмешәк сезнең туганыгызга ялчыга карагандай карасын – рәхимсезлек кылырга килмешәккә юл куелмасын. 54Әгәр сатылган туганыгыз азатлык хакын түләп йолып алынмаса, ул үзе һәм аның балалары Илленче елда, ягъни Яңарыш елында азат ителергә тиеш. 55Чөнки исраилиләр – Минем колларым; Мисыр җиреннән Мин аларны Үзем алып чыктым. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Currently Selected:
Левиләр 25: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015