YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 23

23
Шимбә көн турында
1Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә Раббы билгеләгән бәйрәмнәр хакында игълан ит: ул бәйрәмнәрдә изге җыелышлар үткәрелсен. Мин билгеләгән бәйрәмнәр түбәндәгеләр: 3«Алты көн эшләгез, ә җиденче – шимбә көнне, ял көнендә, изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш эшләмәгез; кайда гына яшәсәгез дә, бу – Раббыга багышланган ял көне.
Котылу һәм Төче күмәч бәйрәме
4Билгеләнгән көннәрдә үткәрелергә тиешле Раббы бәйрәмнәре, изге җыелышлар, менә шулар: 5беренче айның ундүртенче көнендә, кояш батканда, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәме башлана; 6шул ук айның унбишенче көнендә Раббы хөрмәтенә Төче күмәч бәйрәме башлана – җиде көн төче икмәк ашагыз. 7Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез һәм гадәттә эшли торган бер эшне дә эшләмәгез. 8Җиде көн буе, Раббыга багышлап, яндыру бүләкләре китерегез; җиденче көнне дә изге җыелыш үткәрегез һәм гадәттә эшли торган бер эшне дә эшләмәгез».
9Раббы Мусага болай диде:
10– Исраилиләргә игълан ит: «Мин бирәчәк җиргә килгәч һәм анда уңыш җыеп алгач, уңышларыгызның беренче көлтәләрен руханига китерегез. 11Әлеге бүләк сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул кылынсын өчен, рухани шимбәдән соң икенче көнне көлтәне Раббы алдында күтәреп селкесен. 12Көлтәне селкегән көндә, Раббыга, тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез бер яшьлек тәкә бәрән китерегез. 13Һәм бәрән белән бергә Раббыга, икмәк бүләге итеп, зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешен китерегез. Бу – яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. Бу бүләк белән бергә һиннең#23:13 Һин – сыеклык үлчәү берәмлеге, 3,5 л. дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез. 14Яңа уңыштан Аллаһыгызга бүләк тәкъдим иткән көнгә кадәр икмәк тә, кыздырылган яки чи бөртек тә ашамагыз. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.
Уңыш бәйрәме
15Көлтә күтәреп селкегән көннән, ягъни, шимбә узып, икенче көннән, тулы җиде атна хисаплагыз; 16җиде шимбә узганнан соң, ягъни илленче көнне, Раббыга янә икмәк бүләге китерегез. 17Күтәреп селкү бүләге өчен үзегез яшәгән һәр кала-саладан ике икмәк китерегез; алар бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешеннән ачыга пешерелсен. Бу – Раббыга беренче уңыш бүләге. 18Икмәк белән бергә кимчелексез бер яшьлек җиде тәкә бәрән, бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе тәкъдим итегез; алар Раббыга тулаем яндыру корбаны булыр. Икмәк вә шәраб бүләкләре белән бергә китерелгән шул корбаннар – Раббыга багышланган яндыру бүләкләредер; аларның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 19Шулай ук, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе һәм, татулык корбаны итеп, берәр яшьлек ике тәкә бәрән китерегез. 20Рухани беренче уңыш икмәге белән ике бәрәнне, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен. Бу – Раббыга изге бүләк, ул – руханиныкы. 21Шул ук көнне изге җыелыш үткәрегез; ул көнне гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.
22Иген кырыгызда уңыш җыйган вакытта, басуның читенә кадәр урмагыз һәм урганнан калган башакларны да җыймагыз; аларны фәкыйрьләргә һәм килмешәкләргә калдырыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
Быргылар бәйрәме
23Раббы Мусага болай диде:
24– Исраилиләргә игълан ит: «Җиденче айның беренче көне – сезнең өчен махсус ял көне; ул көнне, быргылар кычкырткач, изге җыелыш үткәрегез. 25Ул көнне гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез һәм, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез».
Гөнаһ йолу көне
26Раббы Мусага болай диде:
27– Җиденче айның унынчы көнендә, Гөнаһ йолу көнендә, изге җыелыш үткәрегез; бу көнне ураза тотыгыз һәм, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез. 28Ул көнне бернинди дә эш эшләмәгез; чөнки ул – Гөнаһ йолу көне, Раббы Аллагыз алдында сезне гөнаһлардан арындыру көне. 29Ә инде ул көнне ураза тотмаган кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 30Әгәр кем дә булса ул көнне ниндидер эш эшләсә, андый кешене Мин халкы арасыннан юк итәчәкмен. 31Ул көнне бернинди дә эш эшләмәгез. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә. 32Бу – сезнең өчен махсус ял көне, сез ураза тотарга тиеш көн. Айның тугызынчы киченнән башлап, иртәгесе көннең киченә кадәр шимбә көнне билгеләп үтегез.
Чатырлар бәйрәме
33Раббы Мусага әйтте:
34– Исраилиләргә игълан ит: «Җиденче айның унбишенче көненнән башлап, җиде көн дәвамында Раббыга багышланган Чатырлар бәйрәме уздырылсын. 35Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез, гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез. 36Җиде көн буе, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез; сигезенче көнне тагын изге җыелыш үткәрегез һәм янә, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез; шушы изге җыелыш көнендә гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез.
37(Раббының бәйрәмнәре әнә шулар; ул көннәрдә изге җыелышлар үткәрелергә тиеш; ул бәйрәмнәрдә, һәрберсенең үз көнендә, Раббыга багышланган яндыру бүләкләре – тулаем яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре, башка корбаннар һәм шәраб бүләкләре китерегез. 38Әлеге бәйрәмнәр Раббының шимбә көннәре исәбенә керми, һәм әлеге корбан-бүләкләр сезнең гадәти бүләкләр, нәзер буенча һәм ихтыяри рәвештә китерелә торган корбан-бүләкләр исәбенә керми.)
39Җиденче айның унбишенче көненнән башлап, җирегездә өлгергән уңышны җыеп алгач, җиде көн буена Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез; беренче һәм сигезенче көн махсус ял көннәре булсын. 40Бәйрәмнең беренче көнендә агачларның иң яхшы җимешләрен, хөрмә агачының һәм зур яфраклы агачларның ботакларын, шулай ук елга ярында үскән талларның ботакларын сындырып алыгыз һәм Раббы Аллагыз алдында җиде көн күңел ачыгыз. 41Шул көннәрне ел саен җиде көн буе Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. Сезнең киләчәк буыннар өчен бу – мәңгелек кагыйдә. Аны җиденче айда бәйрәм итегез. 42Җиде көн буена чатырда яшәгез; барлык җирле исраилиләр җиде көн дәвамында чатырда яшәсен; 43шунда сезнең нәсел варисларыгыз исраилиләрне Мин Мисыр җиреннән алып чыкканда чатырларда яшәткәнемне белерләр. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
44Раббы билгеләгән бәйрәмнәр хакында Муса исраилиләргә игълан итте.

Currently Selected:

Левиләр 23: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in