YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 15

15
Бүлендек нәҗеслеге турындагы канун
1Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
2-3– Исраилиләргә игълан итегез: «Әгәр ир кешенең җенси әгъзасыннан бүлендек килсә, – бертуктаусыз киләме ул, вакыт-вакыт кынамы, – әлеге ир нәҗес саналыр. 4Әлеге кеше яткан яки утырган урын нәҗес булыр. 5Аның урын-җиренә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 6Бүлендеге килгән кеше утырган урынга бүтән берәү утырса, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 7Әгәр кем дә булса бүлендеге килгән кешегә кагыла икән, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 8Бүлендеге килгән кеше чиста кешегә төкерә икән, әлеге кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 9Бүлендеге килгән кеше атланып барган ат өстендәге ияр нәҗес саналыр. 10Андый кеше нәрсәгә дә булса утырса, шул әйбергә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр; әлеге әйберне күтәргән кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 11Бүлендеге килгән кеше, кулын юмаган килеш, кемгә дә булса кагыла икән, шул кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 12Бүлендеге килгән кеше кагылган балчык савытны – ватарга, ә агач савытны юарга кирәк.
13Бүлендеге килгән кеше, сихәтләнгәннән һәм җиде көн, ягъни чистарыну көннәре үткәннән соң, үзенең киемнәрен юарга һәм саф чишмә суы белән юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр. 14Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килергә һәм аларны руханига бирергә тиеш. 15Рухани кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен исә, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани, шушылай итеп, бүлендеге килгән нәҗес кешене пакьләндерер.
16Әгәр берәүнең мәние бүленеп чыга икән, ул кеше баштанаяк юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 17Мәни тигән һәр тукыма яки күн кием юылырга тиеш – кичкә кадәр әлеге әйбер нәҗес булыр. 18Әгәр берәр ир кешедә, хатын-кыз белән ятканда, мәни бүленеп чыга икән, алар икесе дә юынырга тиешләр – кичкә кадәр алар нәҗес булырлар.
19Әгәр берәр хатын-кызның гадәттәге күрем вакыты икән, ул җиде көн нәҗес булыр. Бу вакытта андый хатынга кагылган һәр кеше кичкә кадәр нәҗес булыр. 20Хатын-кыз нәҗес чагында яткан яки утырган һәр урын нәҗес булыр. 21-23Ул хатынның яткан яки утырган урынына кагылган кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 24Әгәр ир кеше андый хатын белән ятса, һәм хатынның каны иргә тисә, ул ир җиде көн буе нәҗес булыр, һәм ул яткан урын-җир дә нәҗес булыр.
25Әгәр берәр хатын-кызның гадәттәге күрем күрү вакытыннан тыш каны килеп торса яки күреме беткәннән соң да кан килүе дәвам итсә, ул хатын күрем вакытындагы кебек нәҗес булыр. 26Шул вакыт дәвамында ул яткан яки утырган һәр урын, гадәттәге күрем вакытындагы кебек, нәҗес булыр. 27Шуңа кагылган һәркем нәҗес булыр; ул кеше үзенең киемнәрен юарга, үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 28Кан килү туктаганнан соң җиде көн узгач, ул хатын пакь саналыр. 29Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, аларны Очрашу чатыры алдына руханига китерергә тиеш. 30Рухани ул кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани шушылай итеп хатынны кан килү нәҗеслегеннән Раббы алдында пакьләндерер».
31Исраил халкы арасында корылган Изге чатырымны нәҗесләп һәлак булмасыннар өчен, исраилиләрне нәҗеслектән саклагыз.
32-33Бүлендеге килгән яки мәни агудан нәҗесләнгән ир-ат, күрем күрүче хатын-кыз, бүлендеге килгән ир-ат яки хатын-кыз, нәҗесләнгән хатын белән якынлык кылган ир кеше турындагы канун әнә шундый.

Currently Selected:

Левиләр 15: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in