YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 14

14
Йогышлы тире авыруыннан чистарыну турындагы канун
1Раббы Мусага болай диде:
2– Йогышлы тире авыруыннан терелгәннән соң пакьләнү турындагы канун менә шундый: хаста кешене руханига китерсеннәр, 3-4һәм рухани, станнан читкә чыгып, аны тикшерсен. Әгәр хаста кеше йогышлы тире авыруыннан арынган икән, рухани аңа ике тере чиста кош, эрбет йомычкасы, җете кызыл җеп һәм һүссөп китерергә кушсын. 5Рухани бу кошларның берсен балчык савыттагы саф чишмә суы өстендә суярга әмер бирсен. 6Үзе исә, икенче тере кошны, эрбет йомычкасын, җете кызыл җепне, һүссөп алып, барысын бергә саф су өстендә суелган кошның канына манып алсын. 7Аннары йогышлы тире авыруыннан соң пакьләнүче кешегә шуны җиде мәртәбә чәчрәтсен һәм аны пакь дип игълан итсен, ә тере кошны яланга очыртып җибәрсен.
8Пакьләнүче кеше үзенең киемнәрен юарга, барлык чәч-төкләрен кырып юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр. Шуннан станга керсен, әмма җиде көн дәвамында чатырына аяк басмасын. 9Җиденче көнне башындагы бөтен чәчен, сакалын, кашларын һәм тәнендәге барлык төкне ул тагын кырырга, киемнәрен юарга һәм үзе юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр.
10Сигезенче көнне ул кеше кимчелексез ике тәкә бәрән, кимчелексез бер яшьлек саулык бәрән, икмәк бүләге итеп зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешен һәм бер лог#14:10 Лог – сыеклык үлчәү берәмлеге, 0,3 л. зәйтүн мае китерергә тиеш. 11Пакьләү йоласын башкаручы рухани пакьләнүче кешене әлеге бүләкләре белән бергә Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына алып килсен. 12Рухани, гаеп йолу корбаны итеп, тәкә бәрәннәрнең берсен бер лог май белән бергә китерсен һәм аларны, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен. 13Гөнаһ йолу корбаны һәм тулаем яндыру корбаны чалына торган изге урында тәкә бәрәнне чалсын; гөнаһ йолу корбаны кебек үк, гаеп йолу корбаны да – руханиныкы; бу – иң изге корбаннардан санала. 14Рухани гаеп йолу корбанының канын пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртсен. 15Аннары, зәйтүн мае алып, үзенең сул учына салсын да, 16уң кулының бармагын сул учындагы майга манып, җиде мәртәбә Раббы алдында чәчрәтсен. 17Учында калган майның бер өлешен пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына, шулай ук гаеп йолу корбанының канын сөрткән урыннарга сөртсен. 18Учында калган майны рухани пакьләнүче кешенең башына сөртсен; ул, шушылай итеп, Раббы алдында пакьләү йоласын үткәрер.
19Пакьләнүче кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен, рухани гөнаһ йолу корбаны тәкъдим итсен, аннары тулаем яндыру корбаны чалсын. 20Шуннан соң рухани тулаем яндыру корбанын һәм икмәк бүләген мәзбәхкә куйсын. Рухани моны ул кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен башкарыр, һәм ул кеше пакь булыр.
21-22Әгәр ул ярлы кешенең гадәти корбаннар китерерлек хәле булмаса, нәҗеслегеннән арынсын өчен, махсус бүләк буларак, гаеп йолу корбаны, ягъни бер тәкә бәрән, шулай ук, икмәк бүләге итеп, зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен, бер лог зәйтүн мае һәм, хәленнән килгәнчә, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; кошларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр. 23Пакьләнүенең сигезенче көнендә шушы әйберләрне руханига алып килсен дә Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килеп бассын. 24Рухани, гаеп йолу корбаны булган бәрәнне һәм бер лог майны алып, аларны, махсус бүләк буларак, Раббы алдында күтәреп селкесен. 25Рухани бәрәнне чалсын да аның канын пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртсен. 26-27Шуннан соң рухани, зәйтүн маеның бер өлешен сул учына салып, уң кулының бармагын шул майга манып алсын да җиде мәртәбә Раббы алдында чәчрәтсен. 28Учында калган майны пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына, шулай ук гаеп йолу корбанының канын сылаган урыннарга сөртсен. 29Үзенең учында калган майны рухани, пакьләнүче кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен, Раббы алдында аның башына сөртсен. 30-31Аннары пакьләнүче кеше, хәленнән килгәнчә, урман күгәрченнәре яки бала күгәрченнәр алып килсен; берсен – гөнаһ йолу корбаны, ә икенчесен, тулаем яндыру корбаны итеп, икмәк бүләге белән бергә китерсен. Рухани, шушылай итеп, пакьләнүче кешене нәҗеслектән Раббы алдында арындырыр.
32Йогышлы тире авыруы белән авырган, пакьләнер өчен гадәти корбаннар китерергә хәле булмаган кеше турындагы канун әнә шундый.
Йорттагы күгәрек турындагы канун
33Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
34– Мин сезгә биләмә итеп бирәчәк Кәнган җиренә кергәч, йортларыгызның берәрсенә үсә-тарала торган күгәрек җибәрсәм, 35ул йортның хуҗасы, рухани янына барып: «Минем өемдә күгәреккә охшаган нәрсә барлыкка килде», – дип әйтергә тиеш. 36Рухани өйнең эчен килеп тикшермәс борын, өйдәге әйберләр нәҗес дип саналмасын өчен, ул аларны ишегалдына чыгарырга боерсын. Әйберләр чыгарылгач кына, рухани өйне, 37-38диварлардагы күгәрекне килеп тикшерсен. Әгәр өйнең диварларында яшькелт яки кызгылт таплар күренсә, һәм ул таплар диварга батып кергән булса, рухани өйдән чыксын һәм өйне җиде көнгә бикләп куйсын. 39-40Җиденче көнне рухани, килеп, күгәрекнең ныграк таралуын күрсә, күгәрек булган ташларны кубарырга һәм шәһәр читендәге нәҗес урынга чыгарып ташларга әмер бирсен. 41Өйне ул эчке яктан кырып чистартырга һәм кырганда барлыкка килгән бөтен чүп-чарны, шәһәрдән алып чыгып, шул ук урынга түгәргә боерсын. 42Шуннан соң, дивардан алынган ташлар урынына яңаларын куеп, өйне яңа измә белән сылап чыксыннар.
43-44Ташларын кубарып, өйнең диварларын кырганнан һәм сылаганнан соң, күгәрек янә барлыкка килсә, һәм рухани аның таралуын күрсә, димәк, өйдә – зарарлы күгәрек, ул өй – нәҗес. 45Андый өй җимерелергә тиеш, һәм аның ташлары, агачлары һәм бөтен измәсе, шәһәрдән чыгарылып, нәҗес урынга түгелергә тиеш.
46Керергә тыелган шундый өйгә үткән кеше кичкә кадәр нәҗес булыр; 47андый өйдә йоклаган, ашаган кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш.
48Әгәр рухани яңадан сыланган өйдә күгәрек таплары күрмәсә, бу өйне чиста дип игълан итсен, чөнки күгәрек беткән була. 49-50Ул өйне чистарту өчен, рухани, ике кош, эрбет йомычкасы, җете кызыл җеп һәм һүссөп алып, бер кошны балчык савыттагы саф чишмә суы өстендә суйсын. 51Аннары ул эрбет йомычкасын, һүссөпне, җете кызыл җепне һәм тере кошны суелган кошның канына һәм саф суга мансын да җиде тапкыр өйгә чәчрәтсен. 52Шулай итеп, кош каны, саф су, тере кош, эрбет агачы, һүссөп һәм җете кызыл җеп ярдәмендә рухани өй чистарту йоласын үткәрер. 53Тере кошны исә шәһәрдән алып чыксын да яланга очыртып җибәрсен. Рухани, шушылай итеп, өйне нәҗеслектән арындырыр, һәм өй чиста саналыр.
54-56Бу – һәртөрле йогышлы тире авыруы, таз, шеш, тимгел һәм җилсенү, шулай ук кием-салымдагы һәм йорттагы күгәрек турындагы канун. Кемнеңдер яисә нәрсәнеңдер нәҗеслеген яки чисталыгын хәл иткәндә, йогышлы тире авыруы һәм күгәрек турындагы канун әнә шундый.

Currently Selected:

Левиләр 14: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in