YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 6

6
Туфан
1Җир йөзендә адәм балалары үрчегәннән-үрчеде, аларның кызлары туа башлады. 2Аллаһы угыллары#6:2 Аллаһы угыллары… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «илаһларның угыллары» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. , адәм кызларының чибәрлеген күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлый торган булды. 3Раббы әйтте:
– Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер.
4Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде.
5Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта. 6Раббы кешене бар итүенә үкенде, бөтен йөрәге белән сызланды. 7Әйтте:
– Дөньяга Үзем яраткан кешеләрне, хайваннарны, сөйрәлүче хәшәрәтләрне, күктәге кошларны – һәммәсен җир йөзеннән юк итәм, чөнки аларны яратуыма Мин үкенәм, – диде.
8Раббы күңеленә фәкать Нух кына хуш килде.
9Нухның яшәү рәвеше болайдыр: ул тугры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше иде. 10Аның өч углы булды: Шем, Хам вә Яфет.
11Әмма Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан иде. 12Аллаһы җир йөзен күзеннән кичерде һәм һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары туры юлдан читкә тайпылганнар иде. 13Аллаһы Нухка әйтте:
– Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен! – диде. – Чөнки кешеләр аркасында җир йөзе явызлык белән тулды. 14Гофәр агачыннан#6:14 Гофәр агачы – кипарис сыман, сумалалы һәм ылыслы агач. үзеңә көймә яса. Эчен-тышын сумалала, көймәнең эчендә бүлмәләр яса. 15Көймәнең зурлыгы болай булсын: озынлыгы өч йөз терсәк, киңлеге илле терсәк, биеклеге утыз терсәк#6:15 Терсәк – 45 см. Димәк, көймәнең зурлыгы – 135х22х13 м. . 16Көймәнең өске өлешендә бер терсәк киңлегендә ачыклык калдыр, ян ягыннан ишек куй. Эчен аскы, урта, өске катлы итеп яса. 17Шуннан соң Мин җир йөзен туфан суына батырачакмын, күк астындагы барлык җан ияләрен юк итәчәкмен. Җир йөзендә бернинди тереклек калмаячак. 18Әмма Мин синең белән килешү төзим. Угылларың, хатының, киленнәрең белән берлектә көймәгә кер. 19Исән калсыннар өчен, һәрбер токым җан иясеннән ата һәм ана җенесле берәр парны үзең белән көймәгә ал. 20Төрле токымдагы кошлар, хайваннар, җирдә сөйрәлүчеләр – һәр төрдән икешәр-икешәр булып – исән калу өчен, синең янга килерләр. 21Син исә, үзең һәм башкалар тукланыр өчен, төрлесеннән кирәк кадәр азык ал, аны яныңа тупла.
22Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде.

Currently Selected:

Яратылыш 6: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy