YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 5

5
Адәмнең нәсел шәҗәрәсе
1Адәмнең нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Кешене яратканда, Аллаһы аны Үзенә охшаш итеп яратты. 2Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты һәм мөбарәк кылды. Яраткан көнендә аларга «адәм» дип исем бирде.
3Адәмгә йөз дә утыз яшь булганда, аның үз сурәтендә, үзенә охшаган бер углы туды. Аңа Шет дип исем кушты. 4Шет туганнан соң, Адәм тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары һәм кызлары булды. 5Адәм барлыгы тугыз йөз дә утыз ел яшәп вафат булды.
6Шетка йөз дә биш яшь булганда, углы Энош туды. 7Энош туганнан соң, Шет тагын сигез йөз дә җиде ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 8Шет барлыгы тугыз йөз дә унике ел яшәп вафат булды.
9Эношка туксан яшь булганда, углы Кынан туды. 10Кынан туганнан соң, Энош тагын сигез йөз дә унбиш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 11Энош барлыгы тугыз йөз дә биш ел яшәп вафат булды.
12Кынанга җитмеш яшь булганда, углы Маһалалел туды. 13Маһалалел туганнан соң, Кынан тагын сигез йөз дә кырык ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 14Кынан барлыгы тугыз йөз дә ун ел яшәп вафат булды.
15Маһалалелгә алтмыш биш яшь булганда, углы Еред туды. 16Еред туганнан соң, Маһалалел тагын сигез йөз дә утыз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 17Маһалалел барлыгы сигез йөз дә туксан биш ел яшәп вафат булды.
18Ередка йөз дә алтмыш ике яшь булганда, углы Ханох туды. 19Ханох туганнан соң, Еред тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 20Еред барлыгы тугыз йөз дә алтмыш ике ел яшәп вафат булды.
21Ханохка алтмыш биш яшь булганда, углы Мәтушелах туды. 22Мәтушелах туганнан соң, Ханох тагын өч йөз ел Аллаһы юлында йөрде. Башка угыллары, кызлары булды. 23Ханох барлыгы өч йөз дә алтмыш биш ел гомер итте, 24Аллаһы юлында йөрде, соңра күздән югалды, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде.
25Мәтушелахка йөз дә сиксән җиде яшь булганда, углы Ләмех туды. 26Ләмех туганнан соң, Мәтушелах тагын җиде йөз дә сиксән ике ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 27Мәтушелах барлыгы тугыз йөз дә алтмыш тугыз ел яшәп вафат булды.
28Ләмехка йөз дә сиксән ике яшь булганда, аның да углы туды. 29«Раббы ләгънәтләгән бу туфракны эшкәртеп, кулларыбыз хезмәттән талчыккан вакытларда юатучыбыз булыр», – дип, Ләмех үзенең углына Нух#5:29 Нух – яһүдчә «юатучы» мәгънәсендә. дип исем кушты. 30Нух туганнан соң, Ләмех тагын биш йөз дә туксан биш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды. 31Ләмех барлыгы җиде йөз дә җитмеш җиде ел яшәп вафат булды.
32Биш йөз ел гомер кичергәннән соң, Нухның Шем, Хам вә Яфет исемле угыллары туды.

Currently Selected:

Яратылыш 5: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy