YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 34

34
Динәнең намусы тапталуы. Абыйларының Шәкем халкыннан уч алуы
1Лиянең Ягъкубка тудырып биргән кызы Динә беркөнне, җирле халык кызларын күрергә дип, шәһәргә чыкты. 2Төбәкнең хакиме хивви Хамурның углы Шәкем, кызга күзе төшеп, аны көчләп алып китте дә намусын таптады. 3Ягъкубның кызы Динә егетнең күңелен яулап, Шәкем аңа тәмам гашыйк булган иде. Шуңа күрә ул кызга ягымлы мөгамәлә күрсәтергә тырышты. 4Атасы Хамурга исә:
– Бу кызны миңа хатынлыкка алып бир! – дип ялынды.
5Ягъкуб, кызы Динәнең мәсхәрә ителүен ишетсә дә, үзенең угыллары терлек көтүе белән утлауда булганлыктан, алар кайтканчы, бу хакта бер сүз дә дәшмәде.
6Шулай беркөнне Шәкемнең атасы Хамур, киңәш-табыш итәргә дип, Ягъкуб янына килде.
7Ягъкубның угыллары, хәлне ишетүгә үк, утлаудан кайттылар. Алар нәфрәт белән тәмам ярсыганнар иде. Чөнки Ягъкуб кызының намусын таптау Исраилне мәсхәрә итү белән бер – моңа юл куярга һич тә ярамый иде. 8Хамур аларга болай диде:
– Углым Шәкем бөтен җаны-тәне белән сезнең кызыгызга гашыйк. Зинһар, аны углыма хатынлыкка бирегез. 9Туганлашыйк шулай. Кызларыгызны безнең егетләргә кияүгә бирегез, безнең кызларны үзегезгә килен итеп алыгыз. 10Шулай бергәләшеп тату яшик. Җирләребез сезнең күз алдыгызда, шунда теләгән шөгыль-эшегезне эшләп, җирләр биләп яши бирегез.
11Шәкем дә Динәнең атасына һәм агаларына әйтте:
– Әгәр күңелегезгә хуш килсәм, мин сезгә теләгән нәрсәгезне бирергә әзермен, – диде. – 12Иң зур мәһәр һәм бүләк сорасагыз да, мин барысына риза, тик кызыгызны гына миңа хатынлыкка бирегез.
13Ягъкубның угыллары, сеңелләре Динәнең намусын таптаган Шәкемгә һәм аның атасы Хамурга хәйләле төстә җавап биреп:
14– Булмас эш бу! Кызыбызны сөннәтсез кешегә кияүгә бирә алмыйбыз, – диделәр. – Бу безнең өчен хурлык булыр иде. 15Әгәр без куйган шартка разый булсагыз, ягъни сезнең барлык ир затларыгыз безнең кебек үк сөннәткә утыртылган булса, 16менә шул чакны гына без кызларыбызны сезләргә бирербез, ә сез үз кызларыгызны безләргә бирерсез, шулай сезнең белән бер халык булып яши башларбыз. 17Инде безнең белән килешмисез, сөннәтле булырга теләмисез икән, ул чакны без кызыбызны алабыз да моннан китеп барабыз.
18Мондый сүзләр Хамурның күңеленә дә, углы Шәкемнең күңеленә дә хуш килде. 19Атасы гаиләсендә иң абруйлы кеше булган Шәкем әлеге шартны кичектерми гамәлгә ашырды, чөнки ул Ягъкубның кызына гашыйк иде. 20Хамур белән углы Шәкем, үзләренең шәһәр капкасы янына халыкны җыеп, аларга болай дип мөрәҗәгать иттеләр:
21– Бу адәмнәр – безнең белән дустанә мөнәсәбәт яклылар; илебездә җирләшеп, үз эш-шөгыльләре белән яши бирсеннәр. Аларның күз алдында күпме җирләр җәйрәп ята! Кызларын хатын итеп үзебезгә алыйк, кызларыбызны аларның егетләренә кияүгә бирик. 22Ләкин монда җирләшеп калыр һәм безнең белән бер халык булып яшәр өчен, алар шундый шарт куялар: бездәге барлык ир заты аларның үзләре кебек үк сөннәтле булырга тиеш. 23Аларның көтү-көтү маллары, хайваннары, бөтен мал-мөлкәте безнеке булмасмыни?! Ризалык кына бирик, алар безнең белән бергә яши башлаячаклар.
24Шәһәр капкасы янына җыелган һәркем Хамур белән аның углы Шәкем әйткән сүзләрне кабул итте – барлык ир заты бердәм төстә сөннәткә утыртылды.
25Шулай булды ки, сөннәткә утыртылганнарның сырхаулы өченче көнендә Ягъкубның ике углы, Динәнең агалары Шимун белән Леви, һәркайсы кулына кылыч алып, көтмәгәндә шәһәргә бәреп керделәр һәм барлык ир затларын суеп чыктылар. 26Хамур белән аның углы Шәкемне дә кылычтан кичерделәр һәм өйләреннән Динәне алып кайтып киттеләр. 27-28Аннан соң Ягъкубның угыллары, суеш урынына кире кайтып, шәһәр буйлап өйләрне талап йөрделәр, намусы тапталган Динә өчен шәһәр эчендәге һәм утлаулардагы барлык эре һәм вак терлекне, ишәкләрне үзләренә алдылар. 29Бөтен мал-туарны алдылар, бала-чаганы, хатыннарны әсир иттеләр, өйләрдә булган бар нәрсәне талап чыктылар.
30Ягъкуб үзенең угыллары Шимун белән Левигә әйтте:
– Сез бу җирләрдә яшәгән кәнганиләр белән фәризиләрнең барчасын миңа дошман ясадыгыз, башыма бәла тудырдыгыз! – диде. – Минем үз кешеләрем аз, шуңа күрә алар, миңа каршы тупланып, мине гаиләм-йортым белән юк итәчәкләр.
31Шимун белән Леви:
– Ә сеңелебезне фахишә кыздай мыскыл итү ярый идемени?! – дип җавап бирделәр.

Currently Selected:

Яратылыш 34: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy