Яратылыш 33
33
Ягъкуб белән Эсауның очрашулары
1Ягъкуб, алга таба күзен төбәп, каршысына Эсау һәм аның дүрт йөз кешесе якынлашып килүен күрде. Лиянең, Рахиләнең һәм ике җариянең балаларын ул аерым-аерым төркемнәргә бүлде. 2Җарияләрне һәм аларның балаларын алга куйды, алар артына Лия белән аның балаларын, ә ахырга Рахилә белән Йосыфны бастырды.
3Ягъкуб үзе исә, төркем алдына чыгып, туган кардәше Эсауга таба атлады һәм, туктый-туктый, җиде тапкыр җиргә кадәр иелеп, итагатен белдерде. 4Эсау, аның каршысына йөгереп килеп, муенына сарылды, үбәргә тотынды. Икесе дә елап җибәрделәр. 5Эсау күз карашын хатыннарга һәм балаларга таба юнәлтте:
– Синең кемнәрең болар? – дип сорады ул.
– Мин колыңа Аллаһы насыйп иткән балаларым, – диде Ягъкуб.
6Җарияләр һәм балалары Эсау каршына килеп баш иделәр. 7Лия дә балалары белән берлектә, аннары, ниһаять, Рахилә белән Йосыф та, килеп, Эсау каршысында баш иеп, итагать күрсәттеләр. 8Эсау:
– Миңа юлда очраган көтү-көтү малның хикмәте нәрсәдә? – дип сорады.
– Син әфәндем миннән разый булсын өчен, бүләк ул, – дип җавап бирде Ягъкуб.
9Эсау әйтте:
– Миндә мал болай да җитәрлек, кардәшем, үз малың үзеңә булсын, – диде.
10– Юк, әгәр синең күңелеңә хуш килсәм, минем бүләгемне дә кабул ит, – диде Ягъкуб. – Синең йөзеңне күрү миңа Аллаһының йөзен күрү кебек булды – син бит миңа ягымлы мөнәсәбәтеңне күрсәттең. 11Алып килгән бүләгемне кабул итеп ал. Аллаһы миңа күп игелекләр насыйп итте, миндә бөтен нәрсә дә бар.
Эсау бүләкне кабул иткәнчегә кадәр, ул шулай кыставыннан туктамады. 12Эсау:
– Инде юлыбызны дәвам итик, – диде. – Мин синең белән бергә барырмын.
13Ягъкуб әйтте:
– Кардәшем әфәндегә мәгълүмдер ки, бала-чага иркә-назлы була, өстәвенә көтүемдә имезүче хайваннар да шактый – аларны көне буе тагы куалап барсак, бөтен көтү үлеп бетәчәк, – диде. – 14Кардәшем әфәнде, син алдан бара тор, мин исә, синең колың, хайваннар, бала-чага йөрешенә җайлашып, әкрен генә хәрәкәт итәрмен, шулай барып, Сәгыйрьдә син әфәндем белән кушылырмын, – диде.
15Эсау:
– Алайса, мин янымдагы берничә кешене синең белән калдырам, – диде.
– Нигә кирәк? – диде Ягъкуб. – Син миңа, кардәшем әфәнде, болай да ягымлы карашыңны күрсәттең.
16Эсау шул ук көнне Сәгыйрьгә кайту юлына борылды. 17Ә Ягъкуб Суккөткә карап юл тотты, анда үзенә йорт корды, мал-туары өчен утарлар булдырды. Шул сәбәптән бу урынга ул Суккөт#33:17 Суккөт – яһүдчә «утарлар» мәгънәсендә. дип исем кушты. 18-19Паддан-Арамнан кайтканнан соң, Ягъкуб, Кәнган җирендәге Шәкем шәһәренә исән-имин килеп җитеп, шәһәргә якын урында Шәкемнең атасы Хамурның угылларыннан йөз кесита#33:18-19 Кесита – акча берәмлеге, авырлыгы һәм кыйммәте билгеле түгел. бәрабәренә җир кисәге сатып алды да шунда чатырларын корды. 20Шул җирдә үк мәзбәх ясап, аңа Эл-Илаһи-Исраил#33:20 Эл-Илаһи-Исраил – яһүдчә «Эл – Исраил Алласы» мәгънәсендә. дип исем бирде.
Currently Selected:
Яратылыш 33: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015