YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 18

18
Өч кунак
1Көндезге челлә бер вакытта Мәмре имәнлегендәге үзенең чатыры ишеге төбендә утырган Ибраһимның алдында янә Раббы пәйда булды. 2Ибраһим, башын күтәреп, күзләрен йөртте һәм каршысында өч ир басып торганын күрде. Күргәч тә, чатыр ишеге төбендәге урыныннан җәһәт торып, тегеләрнең каршыларына ашыкты һәм, башын җиргә кадәр иеп:
3– И хуҗа әфәндем! Әгәр күңелеңә хуш килсәм, колың яныннан читләтеп үтмә, – диде. – 4Бераз су китереп, аякларыгызны юарлар; шушы агач күләгәсендә ял итеп алыгыз. 5Ә мин ашарыгызга икмәк алып килермен, йөрәкләрегезгә дәрман булыр, сез – мин колыгызның кунакларыдыр. Аннан юлыгызны дәвам итәрсез.
Юлчы адәмнәр: – Ярый, шулай эшлә, әйткәнеңчә булсын, – диделәр.
6Ибраһим чатырга таба – Сарасы янына ашыкты. Аңа:
– Өч үлчәм#18:6 …үлчәм… – Яһүдчә сүзгә-сүз: «сеа» (ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 7,3 л). сыйфатлы оннан тиз генә камыр куй да төче икмәк пешер, – диде.
7Аннан үзе сыер көтүенә таба китте, симез-көр һәм яхшы бер бозауны сайлап алып, хезмәтчесенә тапшырды. Хезмәтче адәм ашыга-ашыга бозау итеннән табын ашы әзерләде. 8Әзерләнгән азыкны Ибраһим сөт һәм май белән берлектә кунаклар алдына табынга китереп куйды. Кунаклар ашаганда, үзе аларның яннарында агач күләгәсендә басып торды. 9Кунаклар Ибраһимнан:
– Хатының Сара кайда соң? – дип сорадылар.
Ибраһим:
– Ул монда, чатыр эчендә, – дип җавап бирде.
10Кунаклардан берсе әйтте:
– Киләсе елны нәкъ шушы вакытта яныңа кабат киләчәкмен, – диде. – Ул вакытны инде хатының Сараның бер углы булыр.
Ә Сара арткы якта, чатыр ишеге ышыгында, моның сүзләрен ишетеп торды. 11Ибраһим белән Сара картайганнар, инде олы яшьтә иделәр. Сарада күрем килү гадәте тукталган иде. 12Сара үзалдына көлеп: «Картлык көнемдә кая инде миңа андый бәхет-юаныч насыйп булсын?! – дип уйлады. – Хуҗам-әфәндем дә андый яшьтән узган».
13Раббы Ибраһимнан:
– Сара ни өчен: «Картлык көнемдә кая инде миңа бала табу?!» – дип көлеп җибәрде? – дип сорады. – 14Раббы өчен мөмкин булмаган нәрсә бармыни?! Киләсе елны билгеләнгән вакытка Мин синең яныңа әйләнеп килгәндә Сараның бер углы булыр.
15Сара куркып калган иде. Ул:
– Мин көлмәдем, – дип акланып маташты.
Әмма Раббы әйтте:
– Юк, көлдең, – диде.
Ибраһимның Сәдүм өчен ялваруы
16Кунаклар, урыннарыннан торып, Сәдүмгә таба юл алдылар. Ибраһим аларны озата китте. 17Раббы әйтте: «Эшләргә җыенган эшемне нигә Миңа Ибраһимнан яшерергә?! – диде. – 18Ибраһим нәселеннән һичшиксез бөек һәм куәтле халык яралачак һәм җир йөзендәге халыкларның һәммәсе аның аша фатиха алачак. 19Үзенең угылларына һәм өй җәмәгатенә Раббы юлын күндерсен дип, аларны тугры һәм гадел булырга өйрәтсен дип, һәм аңа биргән вәгъдәмне үтәр өчен, Ибраһимны сайладым Мин». 20Ахырда Раббы әйтте:
– Сәдүм белән Гамура явызлыкка баткан, гөнаһлары бик авырдыр. 21Шунда иңеп, Миңа килеп ирешкәннең дөресме-түгелме, гөнаһлары бармы-юкмы икәнен беләчәкмен.
22Юлчылар, кузгалып китеп, Сәдүмгә таба юнәлделәр. Әмма Ибраһим Раббының хозурында калды. 23Ибраһим, Аңа якынлашып:
– Син тәкъваны да яман белән бергә юк итәрсеңме? – дип сорады. – 24Бәлки, бу шәһәрдә илле тәкъва кеше бардыр. Шул илле тәкъвага мәрхәмәт күрсәтмичә, алар яшәгән җирне юк итәрсеңмени? 25Мондый эш Синнән ерак торсын. Яманны да, тәкъваны да бер тиң күреп, тәкъваны яман кеше белән бергә һәлак итүең мөмкин түгел! Бөтен дөньяның Хөкемчесе мондый гаделсезлеккә юл куймас!
26Раббы әйтте:
– Әгәр Сәдүм шәһәрендә тәкъва илле адәм табылса, Мин бу урынны исән-имин калдырачакмын, – диде.
27Ибраһим:
– Менә мин, туфрак вә көл бер адәм, Син Хуҗа-Хакимем белән сөйләшеп сүз әйтергә җөрьәт итәм, – диде. – 28Бәлки, тәкъвалар иллегә тулып җитмәс, биш кешегә кимрәк булыр. Шул биш кешегә ким булган өчен, бөтен шәһәрне харап итәрсеңме?
Раббы:
– Әгәр анда кырык биш тәкъва кешене тапсам, шәһәрне харап итмәячәкмен, – дип җавап бирде.
29Ибраһим янә сорады:
– Әгәр кырык кына кеше булса?
Раббы:
– Кырык кына кеше булганда да, харап итмәячәкмен, – диде.
30Ибраһим:
– Һаман үз сүзен сөйли дип ачуланма, Хуҗа-Хакимем: бәлки анда утыз гына тәкъва кеше табылыр? – дип сорады.
Раббы:
– Утыз гына кеше булса да, андый эшне эшләмәячәкмен, – диде.
31– Инде менә янә Син Хуҗа-Хакимемнән сорарга җөрьәт итәм, – диде Ибраһим. – Әгәр анда егерме генә тәкъва кеше табылса?
Раббы:
– Егерме генә кеше булганда да, шәһәрне харап итмәячәкмен, – дип җавап бирде.
32– Тагын бер мәртәбә авыз ачып сүз әйткәнем өчен ачуланма, Хуҗа-Хакимем, – диде Ибраһим. – Бәлкем, анда тәкъвалардан ун гына кеше табылыр?
Раббы:
– Унау гына булганда да, шәһәрне юк итмәячәкмен, – диде.
33Шулай дип, Раббы Ибраһим белән әңгәмәсен тәмамлады да китеп барды. Ибраһим да чатырына кире кайтты.

Currently Selected:

Яратылыш 18: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy