YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 17

17
Килешүнең билгесе – сөннәткә утырту
1Ибрам туксан тугыз яшьтә чагында, аның хозурында янә Раббы күренеп:
– Мин – Кадир#17:1 Кадир – һәрнәрсәгә көче җитүче, көче чикләнмәгән. Алламын! – диде. – Минем юлымда йөр һәм кимчелексез бул! 2Синең белән төзегән килешүне үтәп, Мин сине бик тә, бик тә үрчемле итәчәкмен.
3Ибрам, сәҗдәгә китеп, йөзе белән җиргә орынды. Аллаһы Үзенең сүзен дәвам иттерде:
4– Менә, синең белән төзегән килешүем шулдыр: син бик күп халыкларның нәсел атасы булачаксың! 5Моннан соң синең исемең дә Ибрам#17:5 Ибрам (яһүдчә: Абрам) – «бөек ата» мәгънәсендә. түгел, ә Ибраһим#17:5 Ибраһим (яһүдчә: Абраһам) – «күпләрнең атасы» мәгънәсендә. булыр. Чөнки Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итәчәкмен. 6Син бик тә үрчемле нәселнең башы булырсың, нәселеңнең тармакларыннан күп халыклар туар, патшалар чыгар. 7Килешүемне Мин сиңа һәм синең токымыңа мәңгегә күндерәм. Мин – синең һәм токымыңның Алласымын. 8Син горбәттә гизеп йөргән шушы Кәнган җирләрен Мин сиңа һәм синең токымыңа мәңгелек милек итеп бирермен, Мин аларның барысының да Алласы булырмын.
9Аллаһы Ибрамга:
– Син һәм синең токымың Минем килешүемә тугры булыгыз! – диде. – 10Синең һәм токымың белән төзелгән килешүемнең шарты шулдыр: арагыздагы ир затларның барысы да сөннәткә утыртылырга тиеш! 11Сөннәтле булыгыз, сөннәтле булу Минем белән сезнең арада төзелгән килешүемнең галәмәте итеп каралыр. 12Арагызда өйдә туганнар да, чит ыругтан акчага сатып алынганнар да – һәрбер ир бала тумышының сигезенче көнендә сөннәткә утыртылсын! 13Сезнең өегездә туган яки акчага сатып алынган һәр ир баланың сөннәткә катгый утыртылуы – бәдәнегездәге менә шул тамга – Минем килешүемнең мәңгелек билгесе булыр. 14Сөннәткә утыртылмаган һәр ир заты үз халкыннан киселеп калыр, чөнки ул Минем килешүемне бозган буладыр.
Аллаһының Сараяга биргән вәгъдәсе
15Аллаһы Ибраһимга:
– Хатының Сараяга да бүтән Сарая дип дәшмә, – диде. – Моннан соң аның исеме Сара#17:15 Сара – яһүдчә «байбикә», «ханым» мәгънәсендә. булыр. 16Мин аны мөбарәк кылам. Аңардан синең бер углың туар. Хатыныңны шулкадәр мөбарәк кылам ки, ул күп халык-кавемнәрнең анасы булыр, аның нәсел варислары арасыннан патшалар чыгар.
17Ибраһим, сәҗдәгә китеп, йөзе белән җиргә орынды һәм көлеп куйды. Эченнән: «Йөз яшьлек кеше ничек инде бала таптыра алсын?! – диде. – Туксан яшьлек Сарага да ничек бала тудырмак кирәк?!» 18Һәм Ибраһим Аллаһыга әйтте:
– Синең хозурыңда һич югы Исмәгыйлем исән-имин булса иде! – диде.
19Аллаһы исә:
– Нәкъ менә хатының Сара сиңа угыл табып бирер, – диде. – Аңа син Исхак#17:19 Исхак – яһүдчә «ул көлә» мәгънәсендә. дип исем кушарсың. Мин аның белән һәм аның аша токымы белән килешүемне мәңгегә беркетеп куячакмын. 20Исмәгыйльгә килгәндә, Мин сине ишеттем. Аны мөбарәк кылып, нәселен бик үрчемле, бик ишле итәчәкмен. Аңардан унике идарәче туар, нәселеннән бөек халык барлыкка килер. 21Әмма килешүемне Мин Исхак белән – киләсе елда нәкъ шушы вакытта хатының Сарадан туачак углың белән беркетеп куячакмын.
22Шулай дип, Аллаһы сүздән туктады һәм, Ибраһимнан аерылып, күккә ашты. 23Ибраһим исә углы Исмәгыйльне һәм кул астындагы барлык ир затын – өендә туганнарны да, акчага сатып алынганнарны да җыеп, Аллаһы кушканча, шул көнне сөннәткә утыртты. 24Сөннәткә утыртылганда, Ибраһим туксан тугыз яшендә иде. 25Ә углы Исмәгыйль, сөннәткә утыртылганда, унөч яшьтә иде. 26Ибраһим да, углы Исмәгыйль дә бер үк көнне сөннәтле булдылар. 27Ибраһим өендәге барлык ир заты – шунда туганнар да, чит ыругтан сатып алынганнар да Ибраһим белән бергә сөннәт иясе булдылар.

Currently Selected:

Яратылыш 17: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy