Гәләтиялеләргә хат 4
4
Мәсихнең Кануннан йолып алуы
1Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта ук һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый. 2Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә һәм йорт идарәчеләренә буйсына. 3Без дә бала вакытта бу дөнья белән идарә итүче көчләр коллыгында идек. 4Билгеләнгән вакыт җиткәч исә, Аллаһы Үз Углын монда җибәрде. Углы хатын-кыздан туды һәм яһүдиләр Канунына буйсынды. 5Ул Канун хакимлегендәгеләрне йолып алып, аларны Аллаһы балалары итү өчен килде. 6Ә сез Аның балалары булганга, Аллаһы Үз Углының: «И газиз Атам!#4:6 Газиз Атам! – Грек телендәге төп нөсхәдә «Абба» дигән арамей сүзе кулланыла. » – дип чакыручы Рухын йөрәкләрегезгә җибәрде. 7Шуңа күрә син – инде кол түгел, Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, сине Аллаһы Үзенең варисы да итте.
Паулның гәләтиялеләр хакында кайгыртуы
8Элек, сез Аллаһыны белмәгәндә, чынлыкта илаһ булмаганнарга кол идегез. 9Хәзер исә, Аллаһыны танып белгәч, дөресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни өчен дөнья белән идарә итүче зәгыйфь һәм файдасыз көчләргә кабат борылып, яңадан аларның колы булырга телисез? 10Сез билгеле бер көннәр, айлар, еллар һәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез. 11Сезнең хакка файдасызга көч түктем дип куркам.
12Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чөнки мин дә сезнең кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнҗетмәдегез. 13Үзегез беләсез, мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем. 14Ләкин авыруым сезнең өчен сынау булса да, миңа чирканып карамадыгыз һәм кире какмадыгыз, Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнең Үзен кабул иткәндәй кабул иттегез. 15Куанычыгыз кая китте соң? Сезнең хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мөмкин булса, шунда үз күзләрегезне чокып алып, миңа биргән булыр идегез. 16Сезгә хакыйкать сөйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә?!
17Тегеләр сезнең белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. Сезне миннән аерып алып, үзләре белән бик нык кызыксынугызны телиләр. 18Яхшы ният белән кызыксыну әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, һәрвакыт шулай эшләү яхшы. 19Балаларым, Мәсих тормышыгызда чагыла башлаганчы, сезнең өчен мин бала тудыру газабын яңадан кичерәм! 20Хәзер мин яныгызда булырга һәм бөтенләй башкача сөйләшергә теләр идем, чөнки сезнең хакта ишетеп аптырашта калдым.
Киная: Һаҗәр һәм Сара
21Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миңа: сез әллә Канунны ишетмисезме? 22Анда: «Ибраһимның ике углы булган, аларның берсе – колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган. 23Әмма колдан туганы, балалар ничек дөньяга килсәләр, шул рәвешчә, ә ирекле хатынныкы Аллаһының вәгъдәсе белән туган.
24Бу – читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә. Берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Һаҗәр. 25Һаҗәр Гарәпләр җирендәге Синай тавын аңлата һәм хәзерге Иерусалимгә туры килә, чөнки хәзерге Иерусалим үзенең балалары белән бергә коллыкта. 26Ә күктәге Иерусалим ирекле, ул – безнең анабыз. 27Изге язмада болай дип язылган бит:
«Сөен, баласыз кысыр хаткын!
Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр,
тулгак авырлыгын кичермәгән хатын!
Чөнки ирле хатынныкына караганда
ире ташлаган хатында балалар күбрәк»#4:27 Карагыз: «Ишагыйя», 54:1. .
28Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары. 29Әмма теге вакыттагы кебек, гадәти рәвештә туган Рух белән туганны ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай. 30Әмма Изге язма нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның углын куып чыгар, чөнки кол хатынның углы ирекле хатын углының мирасын беркайчан да бүлешмәячәк»#4:30 Карагыз: «Яратылыш», 21:10. . 31Шулай итеп, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, ирекле хатын балалары.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 4: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: