Гәләтиялеләргә хат 3
3
Канун яки иман
1Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән?! Ә бит Гайсә Мәсих сезнең күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде! 2Сездән шуны гына белергә телим: сез Аллаһы Рухын Канун таләпләрен үтәп яки ишеткәнегезгә ышанып алдыгызмы? 3Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз көчегез белән генә ирешергә телисезме? 4Башыгыздан кичергәннәрнең барысы да файдасызга булдымыни? Чынлап та шулаймы?! 5Аллаһы сезгә Рухны бирә һәм арагызда могҗизалар тудыра. Ул моны сез Канунны үтәгәнгә яки ишеткәнегезгә ышанган өчен эшлиме?
6Ибраһимны исегезгә төшерегез. Изге язмада аның турында: «Ул Аллаһыга ышанды, һәм шуның белән тәкъва булып саналды»#3:6 Карагыз: «Яратылыш», 15:6. диелгән. 7Моннан шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары. 8Изге язма, Аллаһының башка халыкларны иман аркылы аклаячагын#3:8 «Тәкъва» һәм «аклау» дигән сүзләрнең тамыры грек телендәге төп нөсхәдә бер үк. алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатиха алачак»#3:8 Карагыз: «Яратылыш», 12:3; 18:18. дигән Яхшы хәбәрне белдерде. 9Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха алалар. 10Ә инде Канунны үтәүләренә таянучыларның барысына да каргыш төшкән. Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бөтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнгән»#3:10 Карагыз: «Канун», 27:26. , – дип язылган бит. 11Билгеле ки, Аллаһы алдында Канун белән һичкем аклана алмый, чөнки «Иман аша акланган кеше яшәячәк»#3:11 Карагыз: «Хабаккук», 2:4. . 12Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк»#3:12 Карагыз: «Левиләр», 18:5. . 13Мәсих безнең урынга ләгънәтләнеп, безне Канун ләгънәтеннән йолып алды, Изге язмада: «Агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән»#3:13 Карагыз: «Канун», 21:23. , – дип язылган бит. 14Ибраһимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша башка халыкларга да ирешсен һәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы алсыннар дип, Мәсих безнең хакка шулай эшләде.
Канун һәм вәгъдә
15Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең гамәлгә куелган васыятен дә һичкем юкка чыгара яки аңа һичбер нәрсә өсти алмагандай, бу очракта да шулай. 16Вәгъдәләр Ибраһимга һәм аның токымына бирелгән булган. Монда күпләр турында әйтелгәндәй, «токымнарына» түгел, берәүгә генә «токымыңа»#3:16 Карагыз: «Яратылыш», 12:7. диелгән, ә ул – Мәсих. 17Мин менә нәрсәне күздә тотам: Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йөз утыз елдан соң чыккан Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең көчен бетерә алмый. 18Аллаһының мирасы Канунны үтәүгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый бит. Әмма ләкин Аллаһы Ибраһимга мирасын нәкъ вәгъдә аркылы бүләк иткән.
19Канун ни өчен кирәк соң? Канун, явызлыкларны күрсәтү өчен, соңрак бирелгән. Вәгъдә бирелгән Токым килгәнче, бу Канун гамәлдә булган. Аны фәрештәләр арадашчы аша тапшырганнар. 20Берәү өчен генә арадашчы кирәк булмый, ә Аллаһы бер.
Канунның максаты
21Шулай булса, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше, чыннан да, канунны үтәү аркылы акланыр иде 22Әмма Изге язма бөтен дөньяны гөнаһ әсире дип игълан итә, шуңа күрә вәгъдә ителгән нәрсә иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә.
23Ә инде иман килгәнче һәм ул ачыласы вакытка кадәр, без Канун сагы астында, тоткынлыгында кала бирдек. 24Шулай итеп, безне иман аркылы Аллаһы акласын дип, Мәсих килгәнче, Канун безгә тәрбияче булды. 25Әмма хәзер иман килгәч, без инде тәрбияче кул астында түгел. 26Гайсә Мәсихкә булган иманыгыз аша барыгыз да – Аллаһы балалары. 27Суга чумдыру йоласын үтәп, Мәсихкә чумдырылган һәрберегез Мәсихне «кигән» булырсыз. 28Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. 29Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 3: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: