Гәләтиялеләргә хат 2
2
Рәсүлләрнең Паулны кабул итүе
1Ундүрт ел үткәч, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимгә киттем. Титусны да үзебез белән алган идек. 2Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, яһүди булмаганнар арасында үзем тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мөхтәрәм кешеләргә аңлатып бирдем. 3Хәтта алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сөннәткә утырырга мәҗбүр итмәделәр. 4Без бу турыда сөйләшергә тиеш идек, чөнки Мәсих Гайсә биргән азатлыгыбыз турында сораштырып белергә һәм безне коллыкка төшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «имандашлар» килгән иде. 5Әмма Яхшы хәбәрнең хакыйкате сезнең белән калсын өчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык.
6Андагы мөхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә (алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем өчен мөһим түгел, чөнки Аллаһы кешенең йөзенә карамый) мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни өстәмәделәр. 7Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдиләргә белдерү эше Петергә тапшырылгандай, башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр бит. 8Чөнки яһүдиләр арасында рәсүллек итүдә Петергә көч бирүче Аллаһы яһүди булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да көч бирде. 9Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән махсус хезмәтне таныгач, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүди булмаганнар янына, ә алар яһүдиләр янына барырга дип килештек. 10Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында һәрвакыт истә тотуыбызны гына сорадылар, һәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыштым.
Паулның Кифаска каршы чыгуы
11Кифас Антиухиягә килгәч, мин аңа ачыктан-ачык каршы чыктым, чөнки ул хаклы түгел иде. 12Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яһүди булмаган иман итүчеләр белән бергә ашый торган иде, ә инде тегеләр килгәч, сөннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яһүди булмаганнардан кача һәм читләшә башлады. 13Аның белән бергә башка имандаш яһүдиләр дә икейөзлеләнделәр, хәтта Барнаб та аларның икейөзлелегенә бирелеп китте.
14Ә аларның Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин һәммәсе алдында Кифаска: «Син яһүди була торып, яһүдичә түгел, мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни өчен мәҗүсиләрне яһүдиләр кебек яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем.
Бары иман аша аклану
15Без – тумышыбыз белән яһүдиләр, гөнаһлы мәҗүсиләр түгел. 16Әмма шуны беләбез ки: кеше Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе белән Аллаһы тарафыннан аклана. Шуңа күрә без дә, Канун таләпләрен үтәп түгел, Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану өчен, Мәсих Гайсәгә иман китердек. Канун таләпләрен үтәп, беркем дә Аллаһы тарафыннан аклана алмас бит.
17Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гөнаһлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гөнаһ хезмәтчесемени? Һич тә алай түгел! 18Үзем җимергән нәрсәләрне яңадан торгызам икән, мин үз-үземне Канун бозучы итеп күрсәтәм. 19Канун үзе мине үлемгә дучар итте. Аллаһы өчен яшим дип, мин үлүем белән Канун хакимлегеннән котылдым. Мин Мәсих белән хачка кадакландым, 20инде мин үзем түгел, Мәсих миндә яши. Ә хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем өчен Үз гомерен биргән Аллаһы Углына иман белән яшим. 21Аллаһының мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше Канун аркылы аклана икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015