YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 38

38
Мәзбәхнең ясалуы
1Бесалел корбан яндыру мәзбәхен сәрви агачыннан ясады. Мәзбәх тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе бишәр терсәк, ә биеклеге өч терсәк булды. 2Мәзбәхнең һәр почмагына ул берәр мөгез әзерләде, һәм бу мөгезләр мәзбәх белән бербөтен итеп эшләнде. Бесалел мәзбәхнең өстен бакыр белән каплады. 3Әлеге мәзбәх өчен барлык әсбаплар – колашалар, көрәкләр, касәләр, чәнечкеләр һәм күмер алгычлар бакырдан эшләнде. 4Ул моның өчен рәшәткә, ягъни бакыр челтәр ясады һәм рәшәткәне мәзбәхнең эченә – өске кырыеннан түбәнрәк төшеп, уртасына урнаштырды. 5Бесалел, колгаларны кидерү өчен, бакыр рәшәткәнең һәр дүрт почмагына боҗра коеп ясады. 6Ул, сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны да бакыр белән каплады. 7Мәзбәхне күчереп йөртү өчен, аның ян-якларындагы боҗраларына әлеге колгаларны кидерде. Мәзбәхне, эчен куыш итеп, такталардан ясады.
Бакыр юынгычның ясалуы
8Бесалел Очрашу чатырына керә торган урында хезмәт күрсәтүче хатын-кызларның бакыр көзгеләреннән юынгыч һәм аның аскуймасын ясады.
Изге чатыр ишегалдының ясалуы
9Бесалел ишегалды ясады. Көньякка караган ягының озынлыгы йөз терсәк булып, әлеге якта нәфис җитеннән тукылган пәрдәләр эленеп торды. 10Пәрдәләрне элү өчен, Бесалел егерме багана һәм, аларны урнаштырыру өчен, егерме бакыр нигез ясады. Баганадагы ыргак һәм чыбыкларны көмештән эшләде. 11Ишегалдының төньякка караган ягы шулай ук йөз терсәк булды, һәм бу як өчен дә егерме багана һәм егерме бакыр нигез ясалды. Баганадагы ыргаклар да, чыбыклар да көмештән эшләнде. 12Ишегалдының көнбатыш ягына илле терсәк озынлыгындагы пәрдәләр эленеп, ун багана белән ун нигез куелды. Баганадагы ыргаклар да, чыбыклар да көмештән иделәр. 13Ишегалдының көнчыгыш ягы – ишегалдына керә торган як – буйга шулай ук илле терсәк иде. 14-15Ишегалды капкасының бер ягындагы пәрдәләр унбиш терсәк озынлыкта булып, алар өч нигез өстенә куелган өч баганага эленде; икенче ягында да пәрдәләрнең озынлыгы унбиш терсәк булып, алары да өч нигезгә куелган өч баганага эленде.
16Ишегалды әйләнәсендәге барлык пәрдәләр дә нәфис җитеннән тукылды. 17Баганаларның нигезләре – бакырдан, ә баганалардагы ыргак һәм чыбыклар көмештән эшләнде. Багана башлары шулай ук көмеш белән капланды. Ишегалдындагы барлык баганалар көмеш чыбыклар белән беркетелде. 18Ишегалды капкасы өчен пәрдә зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелде. Пәрдәнең озынлыгы – егерме терсәк, ә биеклеге, ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләрнеке кебек, биш терсәк булды. 19Пәрдә дүрт бакыр нигезгә урнашкан дүрт баганага эленде. Баганалардагы ыргак һәм чыбыклар көмештән эшләнеп, баганаларның башлары да көмеш белән капланды. 20Чатыр һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан эшләнделәр.
Изге чатыр өчен тотылган алтын, көмеш һәм бакырның күләме
21Левиләргә Муса чатырны, ягъни Боерыклар сандыгы куелачак чатырны коруга нәрсәләр киткәнен исәпкә алып, исемлек төзергә кушты; бу эштә җитәкчелекне рухани Һарун углы Итамарга йөкләде. 22Раббы Мусага нәрсә боерган булса, Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалел барын да эшләде, 23һәм бу эштә аңа Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиаб булышты. Ул һөнәр остасы, сызымчы, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен белән чигүче иде.
24Раббыга махсус бүләк итеп китерелгән һәм Изге чатырны коруга сарыф ителгән алтынның күләме егерме тугыз талант һәм җиде йөз утыз шәкыл булды. 25Халык тарафыннан исәпкә алынган көмешнең күләме йөз талант һәм бер мең җиде йөз җитмеш биш шәкыл булды: 26яше егермедән узган барлык ирләр (шул яшьтәге исәпкә алынган ирләрнең саны алты йөз өч мең дә биш йөз илле кеше иде) бер бека#38:26 Бека – 5 гр. , ягъни ярты шәкыл көмеш түләде. 27Чатыр һәм аның эчендәге пәрдәләрнең нигезләре өчен йөз талант – һәр нигезгә бер талант көмеш китте. 28Баганалардагы ыргак вә чыбыкларны ясауга һәм багана башларын каплауга калган мең җиде йөз дә җитмеш биш шәкыл көмеш тотылды. 29Махсус бүләк буларак, Раббыга җитмеш талант һәм ике мең дүрт йөз шәкыл бакыр багышланды, 30-31һәм бу бакыр Очрашу чатырына керү юлындагы нигезләрне әзерләүгә тотылды. Бакырдан шулай ук мәзбәх, аның челтәре, мәзбәх өчен барлык әсбаплар, ишегалды һәм аның капкасы өчен нигезләр, чатыр вә ишегалды өчен барлык казыклар ясалды.

Currently Selected:

Чыгыш 38: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in