YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 4

4
Мәсих тәнендә бердәм булу
1Шулай итеп мин, Хаким Гайсә хакына тоткын буларак, Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәвегезне үтенәм. 2Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт белән түзеп торыгыз. 3Рух биргән бердәмлегегезне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз. 4Аллаһы сезне чакырган өмет бер генә булгандай, Мәсих тәне дә бер, Рух та бер. 5Хакимебез – бер, иман – бер, суга чумдыру йоласы – бер. 6Аллаһы – бер, Ул – барысының да Атасы. Ул барысыннан да өстен, барысы аркылы эш итә һәм һәркемдә дә бар.
7Мәсих, Үзе кирәк санаганча, һәрберебезгә бүләкләреннән өлеш чыгарган. 8Шуңа күрә Изге язмада:
«Югарыга күтәрелеп,
әсирләр төркемен Үзе белән алып барды
һәм кешеләргә бүләкләр өләште»#4:8 Карагыз: «Зәбур», 67:19. , – дип язылган.
9Ә «югарыга күтәрелеп» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Бу – Мәсих җирнең түбәнрәк урыннарына да төшкән иде, дигәнне аңлата. 10Түбәнгә төшкән Зат, Үзе белән бөтен галәмне тутыру өчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә. 11Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар#4:11 Башлыклар – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: көтүчеләр. һәм өйрәтүчеләр итеп куйды. 12Хезмәт итүгә һәм Үз тәнен ныгытуга изгеләрне әзерләү өчен эшләде моны Мәсих. 13Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булганга кадәр, бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.
14Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк. 15Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сөйләп, Аңа, тәннең Башы Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик. 16Бөтен тән берләшкән, һәртөрле бәйләнешләр белән беркетелгән һәм тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, Аңардан бөтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.
Мәсихтәге яңа тормыш
17Шуңа күрә, Хаким исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: инде буш уйлы мәҗүсиләрдәй яшәмәгез. 18Үзсүзле булганга күрә, алар белемсез, шунлыктан акыллары чуалган һәм Аллаһы бирә торган тормыштан читләштерелгәннәр. 19Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр. 20Ә сезне Мәсих хакында болай өйрәтмәделәр. 21Сез, әлбәттә, Аның турында ишеткәнсездер һәм, Аныкы буларак, Аңарда булган хакыйкатькә өйрәтелгәнсездер. 22Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешегезнең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. 23Фикерләү рәвешегез яңарсын, 24һәм Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенегез. Боларны хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышыгыз белән күрсәтегез.
25Ялганны кире кагып, бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, без барыбыз да бер тән әгъзалары бит. 26Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы, ачуыгыз басылсын. 27Иблискә урын бирмәгез. 28Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, мохтаҗларга бирерлеге булсын өчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен. 29Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, әмма тыңлаучыларга файда китерү өчен, кирәк вакытта үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр әйтегез. 30Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чөнки сезне йолып алу көне өчен тамгаланган мөһер – нәкъ Ул Үзе. 31Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз. 32Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергәндәй, бер-берегезне кичерегез.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in