Эфеслеләргә хат 4:11-13
Эфеслеләргә хат 4:11-13 TTRBBL
Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп куйды. Хезмәт итүгә һәм Үз тәнен ныгытуга изгеләрне әзерләү өчен эшләде моны Мәсих. Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булганга кадәр, бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.





