Канун 9
9
Исраил халкының тыңламавы
1И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез, Үрдүн елгасын кичеп, шәһәрләре зур, ныгытмалары күккә кадәр ашкан, сездән күбрәк, көчлерәк халыкларның җирләрен яулап алырга барасыз. 2Анда озын буйлы, көчле халык – анакыймнар яши. «Берәү дә анакыймнарга каршы тора алмый», – дип әйткәнне ишеткәнегез бар инде. 3Тик белеп торыгыз: Раббы Аллагыз, елганы сездән алда кичеп, яндырып юк итүче ут кебек, алдыгыздан барыр. Сез һөҗүм итеп алга барганда, Раббы бу халыкларны буйсындырыр һәм кырып бетерер; Ул сезгә вәгъдә иткәнчә, сез аларны бик тиз куып таратырсыз һәм юк кылырсыз.
4Раббы Аллагыз бу халыкларны күз алдыгыздан кугач, эчегездән: «Без тугры халык булганга күрә, Раббы безне бу җиргә китерде», – дип уйламагыз. Раббы аларны, явыз булганнары өчен, күз алдыгыздан куар. 5Дөрес яшәгән, күңелегез тугры булган өчен түгел, ә бәлки Раббы Аллагыз ул халыкларны явызлыклары өчен күз алдыгыздан куган һәм ата-бабаларыгызга – Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка биргән антын үтәр өчен, аларның җирен алырга киләсез.
6Шуңа күрә белеп торыгыз: Раббы Аллагыз бу бәрәкәтле җирне сезгә тугры булганыгыз өчен биләргә бирми, чөнки сез бик кире халык. 7Раббы Аллагызны чүлдә ничек ярсытканыгызны онытмагыз, исегезгә төшерегез: Мисыр җиреннән чыккан көннән алып, шушы урынга килеп җиткәнче, сез Раббыга гел карышып тордыгыз. 8Хореб тавында сез Раббыны шул дәрәҗәдә ярсыттыгыз ки, Ул ачуыннан сезне юк итәргә әзер иде. 9Раббы сезнең белән төзегән килешүнең сүзләре язылган таш такталарны алырга дип тауга менгәч, мин анда кырык көн, кырык төн ашамый-эчми тордым, 10һәм Раббы миңа анда Үз кулы белән язган ике таш такта бирде: бу таш такталарда сез барыгыз бергә җыелган көнне тауда ут-ялкын эченнән Раббы сөйләгән сүзләр язылган иде. 11Кырык көн һәм кырык төн үткәч, Раббы миңа Килешү язылган шул ике таш тактаны бирде. 12Аннары болай диде: «Бар, тизрәк аска төш, чөнки Мисырдан алып чыккан халкың бозылды; Мин кушкан юлдан тиз тайпылды алар: үзләре өчен, коеп, сын ясадылар». 13Раббы миңа тагын: «Күреп торам: бу халык, чыннан да, бик үҗәт. 14Туктатма Мине, Мин аларны кырып бетерәм, җир йөзеннән исемнәрен юк итәм; ә синнән алардан да көчлерәк һәм ишлерәк халык булдырам», – диде.
15Мин, ике таш тактаны кулыма алып, таудан төшеп киттем. Тау ул чакта ялкынланып яна иде. 16Карасам, Раббы Аллагызга каршы гөнаһ кылгансыз: үзегезгә, коеп, үгез бозау сыны ясагансыз. Раббы кушкан юлдан бигрәк тиз тайпылгансыз! 17Кулымдагы ике таш тактаны күз алдыгызда җиргә атып бәрдем, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды. 18Сезнең барлык гөнаһларыгыз өчен, Раббы каршында явызлыклар кылып Аны ачуландырганыгыз өчен, элеккеге кебек кырык көн, кырык төн ашамый-эчми Раббы алдында җиргә капланган килеш тордым. 19Раббының нәфрәтеннән һәм ярсуыннан курыктым мин, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде. Әмма Раббы мине бу юлы да тыңлады. 20Һарунга бик каты ачуы килеп, Раббы аны да юк итәргә теләде, мин ул вакытта Һарун өчен дә ялвардым. 21Ясаган гөнаһлы әйберегезне – үгез бозауны алдым да утка салдым, аннары ваттым, тузан хәленә килгәнче ваклап, таудан агып төшкән инешкә сибеп җибәрдем.
22Сез Раббыны Табыгырада да, Массаһта да, Кыйбрут-Һаттавада да ярсыттыгыз. 23Раббы, сезне Кадыш-Барниадан җибәргәндә: «Барыгыз, Мин сезгә бирәсе җирне үзегезгә алыгыз», – дип әйтте, ләкин сез Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез, Аңа ышанмадыгыз, сүзен тыңламадыгыз. 24Мин сезне белә башлаган көннән бирле Раббыга гел карышып тордыгыз. 25Мин Раббы каршында кырык көн, кырык төн җиргә капланган килеш тордым, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде. 26Раббыга ялварып, мин: «И Хуҗам-Раббым, бөеклегең белән коткарган, кодрәтле кулың белән Мисырдан алып чыккан Үз халкыңны, Үз биләмәңне юк итмә, – дидем. – 27Колларың Ибраһим, Исхак, Ягъкубны исеңә төшер; бу халыкның үҗәтлегенә, яманлыгына, гөнаһына карама. 28Югыйсә Син безне алып чыккан җирдә яшәүчеләр: „Раббы аларны Үзе вәгъдә иткән җиргә алып килә алмады, аларга нәфрәтләнгәнгә күрә, чүлдә үтерер өчен, моннан алып чыгып китте“, – диярләр. 29Ә алар – Үзеңнең бөек көч-кодрәтең белән Мисыр җиреннән алып чыккан Үз халкың, Үз биләмәң».
Currently Selected:
Канун 9: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015