Рәсүлләр 15
15
Сөннәтле булу мәҗбүриме?
1Яһүдиядән Антиухиягә килгән ниндидер кешеләр имандашларны:
– Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип өйрәтә башладылар.
2Паул һәм Барнаб әлеге кешеләр белән килешмәделәр һәм алар арасында зур бәхәс чыкты. Шуңа күрә Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимгә рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәрергә булдылар.
3Шулай итеп, андагы бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея өлкәләрен үткәндә, алар, яһүди булмаган халыкларның Аллаһыга йөз тотулары турында сөйләп, барлык имандашлар арасында зур куаныч уяттылар. 4Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаһының нинди эшләр башкарганы турында сөйләп бирделәр. 5Шуннан соң фарисейлар арасыннан иманга килгән кайберәүләр, урыннарыннан торып:
– Яһүди булмаганнарны сөннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.
6Бу мәсьәләне тикшерү өчен, рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелдылар. 7Озак бәхәсләрдән соң Петер, урыныннан торып:
– Имандашлар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп, яһүди булмаган халыклар иманга килсеннәр өчен, Аллаһы мине сезнең арагыздан инде күптән сайлаган иде. 8Аллаһы кеше күңелен белә һәм Ул безгә биргән Изге Рухны яһүди булмаганнарга да биреп, аларны хуплавын күрсәтте. 9Алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, күңелләрен иман белән сафландырды. 10Шулай булгач, аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни өчен Аллаһыны сыныйсыз? 11Ә бит без дә алар кебек үк Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте аркылы котылуыбызга инанабыз.
12Бөтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйләделәр, халык аларны тыңлады. 13Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сөйли башлады:
– Имандашлар, мине тыңлагыз! 14Аллаһының яһүди булмаган халыкларны кайгыртуын беренче тапкыр күрсәтеп, алар арасыннан Үзенә Үз халкын алуы турында сөйләде Шимун. 15Пәйгамбәрләрнең Изге язмада язган сүзләре дә моңа туры килә:
16-17«Шуннан соң, – дигән Раббы, –
Минеке дип игълан ителгән барча халыклар,
кешеләрнең калганнары
Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтырмын.
Давытның җимерелгән йортын яңадан торгызырмын,
җимерекләрдән торгызып, әүвәлге хәленә кайтарырмын.
Шулай дип әйтә Раббы!
18Борынгыдан билгеле булган бу эшләрне Ул кыла»#15:16-18 Карагыз: «Амос», 9:11-12. .
19Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырырга кирәк түгел, 20ә аларга, потларга китерелгән хәрәм нәрсәләрдән, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк хатта, минемчә. 21Элек-электән Муса кануны һәр шәһәрдә вәгазьләнеп килә, һәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла бит.
Башка халыклардан булган имандашларга җавап
22Шуннан соң рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Антиухиягә Паул белән Барнабка ияртеп җибәрергә карар кылдылар. Имандашлар арасында җитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яһүдәне һәм Силасны сайладылар да 23алар белән шундый хат җибәрделәр:
«Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядәге башка халыклардан булган имандашларга сәлам.
24Бездән килгән кешеләр, аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек. 25-26Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, аларны сезнең янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнең янга үзләренең гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар. 27Шуңа күрә без Яһүдәне һәм Силасны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән аңлатып бирерләр.
28Изге Рух һәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнең өскә һичнинди йөк салырга кирәк түгел. 29Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр.
Сәламәт булыгыз!»
30Шулай итеп, җибәрелгән имандашлар Антиухиягә килеп җиттеләр һәм, андагы бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар. 31Хатны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә куандылар. 32Яһүдә һәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, имандашларны рухландырдылар һәм ныгыттылар. 33Шул рәвешле Антиухиядә күпмедер вакыт булганнан соң, имандашлар, иминлек теләп, аларны үзләрен җибәргән кешеләр янына озаттылар. [34Әмма Силас Антиухиядә калырга булды.]#15:34 Берничә кулъязмада бу җөмлә юк. 35Паул белән Барнаб исә Антиухиядә калдылар. Алар күп кешеләр белән бергә Раббы сүзен өйрәттеләр һәм вәгазьләделәр.
Паул белән Барнабның юллары аерылу
36Берникадәр вакыт үткәннән соң, Паул Барнабка: «Әйдә, без Раббы сүзен вәгазьләп йөргән барлык шәһәрләрдәге имандашлар янына барып, аларның хәлләрен белик», – диде. 37Барнаб исә Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде. 38Әмма Паул аны алырга теләмәде, чөнки Яхъя Памфулиядә алардан аерылып калган һәм тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән иде. 39Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте. 40Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды һәм имандашлар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соң юлга чыкты, 41бердәмлекләрне ныгытып, Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үтте.
Currently Selected:
Рәсүлләр 15: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015