II Тессалуникәлеләргә хат 1
1
1Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих өммәтенә#1:1 Гайсә Мәсих өммәте – Гайсә Мәсихкә иман итүче кешеләр. сәлам. 2Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Хаким Гайсәнең Аллаһының гадел хөкеме белән килүе
3Без һәрвакыт сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандашлар. Шулай эшләү дөрес, чөнки сезнең иманыгыз ныгыганнан ныгый, һәркайсыгызның бер-берегезгә булган мәхәббәте арта бара. 4Шуңа күрә, барлык эзәрлекләүләр һәм газаплар кичергәндәге түземлегегез, иманыгыз белән Аллаһының бердәмлекләре алдында мактанабыз. 5Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: аның хакына газап чигәсез дә бит инде. 6Аллаһы гадел: газап чигүегез өчен, гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирә, 7-8ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итә. Ул моны, Хаким Гайсә көчле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта пәйда булып, күкләрдән төшкәндә эшләр. Хаким Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Үзе турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. 9Җәзалары – мәңгелек һәлакәт, алар Хаким хозурыннан һәм Аның шөһрәтле кодрәтеннән аерып алынырлар. 10Хаким Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү өчен килгән көнне, сез дә алар арасында булырсыз, чөнки сөйләгән хәбәребезгә ышандыгыз.
11Шуңа күрә, без һәрвакыт сезнең өчен дога кылабыз, Аллабыз сезне Үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, һәр яхшы ниятне һәм иман эшен Үзенең кодрәте белән төгәлләсен, дип үтенәбез. 12Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән Хакимебез Гайсә исеме сездә шулай данланыр һәм үзегез дә Аның аша данланырсыз.
Currently Selected:
II Тессалуникәлеләргә хат 1: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015