I Тессалуникәлеләргә хат 5
5
1Бу хәлләрнең кайчан булачагы турында язуыбызның кирәге юк, имандашлар, 2чөнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә карак кергәндәй, көтмәгәндә килеп җитәчәк. 3Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – дип әйткәндә, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткәндәй, кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар. 4Ә сез, имандашлар, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезгә карак кебек көтмәгәндә килмәячәк. 5Сез барыгыз да – яктылык һәм көн балалары. Без төннеке һәм караңгылыкныкы түгел. 6Шулай итеп, башкалардай йоклап ятмыйк, уяу һәм аек булыйк. 7Йоклаучылар төнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр төнлә эчеп исерәләр. 8Ә без, яктылык балалары булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк. 9Аллаһы безне ачуга дучар итү өчен түгел, ә Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы котылу алу өчен билгеләде. 10Мәсих, исән булсак та, үлем йокысында булсак та, Аның белән бергә яшәвебезне теләп, безнең өчен үлде. 11Шуңа күрә хәзер ничек эшләсәгез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз.
Паулның үгет-нәсыйхәте
12Имандашлар, арагызда авыр хезмәт куючы, Хаким исеменнән сезгә үгет-нәсыйхәт һәм юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез. 13Хезмәтләре өчен аларга бик ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез.
14Сездән, имандашлар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарның күңелләрен күтәрегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз. 15Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән җавап бирмәсен. Һәрвакыт бер-берегезгә һәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз.
16Һәрвакыт шатланыгыз. 17Бертуктаусыз дога кылыгыз. 18Нинди генә хәлдә булсагыз да, Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез, чөнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны тели.
19Изге Рухны сүндермәгез. 20Пәйгамбәрлек итүгә кимсетеп карау булмасын. 21Аллаһыданмы, түгелме икәнен белү өчен, бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкта булыгыз, 22һәртөрле явызлыктан читкә китегез.
23Тынычлык чыганагы булган Аллаһы Үзе сезне бөтен килеш изге итсен. Хакимебез Гайсә Мәсих килгәндә, Ул бөтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын. 24Сезне Чакыручы моны эшләячәк, чөнки Ул ышанычлы.
25Имандашлар, безнең өчен дога кылыгыз. 26Бар имандашларны изге үбү белән сәламләгез. 27Хакимнең абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандашларга укыгыз. 28Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.
Currently Selected:
I Тессалуникәлеләргә хат 5: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015